16+

Казансу ярлары ничек төзекләндерелер?

Быел Казанда паркларны, скверларны төзекләндерү һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру эшләре дәвам итәчәк. Якындагы елларда иң мөһим бурычларның берсе Казансуны үстерү стратегиясе һәм аның яр буе зонасында 12 паркны төзекләндерү булачак. Эшләрнең бер өлеше инде үтәлгән. 9 майга Җиңү паркында хәрби техника үрнәкләрен ремонтладылар, киртәләрне буядылар һәм гранит плитәне торгыздылар.

Казансу ярлары ничек төзекләндерелер?

Быел Казанда паркларны, скверларны төзекләндерү һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру эшләре дәвам итәчәк. Якындагы елларда иң мөһим бурычларның берсе Казансуны үстерү стратегиясе һәм аның яр буе зонасында 12 паркны төзекләндерү булачак. Эшләрнең бер өлеше инде үтәлгән. 9 майга Җиңү паркында хәрби техника үрнәкләрен ремонтладылар, киртәләрне буядылар һәм гранит плитәне торгыздылар.

Барлык битараф булмаган шәһәрлеләрне, экспертларны һәм архитектура югары уку йортлары укучыларын проект буенча фикер алышуга җәлеп итәргә чакырды Казан Мэры Илсур Метшин. «Безнең халыкны, җәмәгатьчелекне, экологларны һәм архитекторларның, дизайнерларның яшь көчләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итегез – эшләүчеләрне генә түгел, ә укучыларны да», – диде шәһәр башлыгы бүген Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә.

Быел «Черек күл» паркын реконструкцияләү тәмамланачак һәм «Салават күпере» торак комплексында парк төзелеше башланачак
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү республика программасы буенча бу җәйге сезонда «Черек күл» паркын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. Биредә торгызылган ике павильон арасындагы территорияне төзекләндерергә, коммуникацияләр белән эшне төгәлләргә, навигация ясарга, өстәмә кече архитектура формалары урнаштырырга, парк тирәли койманы яңартырга кирәк булачак, дип белдерде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов.
 
«Паркларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын көн саен эксплуатацияләү ремонт эшләрен таләп итә: кайдадыр балалар таганына тулысынча алмаш кирәк, ә кайдадыр ниндидер детальләрне ремонтларга яисә матурларга кирәк, – дип өстәде ул. – Парк-менеджерлар көн саен территорияләрне урап чыгалар, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен мәйданчыкларның куркынычсызлыгын һәм торышын күзәтәләр».

Бу сезонда Лядской бакчасында койманың штукатур япмасын һәм «Крылья Советов» паркында үзәк арканы яңарту, Урицкий исемендәге паркта койманы буяу, «Калейдоскоп» һәм «Крылья Советов»тагы шугалак тауларны ремонтлау, «Сосновая роща» паркында эскәмияләрне ремонтлау планлаштырылган.

Эшләрнең бер өлеше инде үтәлгән. 9 майга Җиңү паркында хәрби техника үрнәкләрен ремонтладылар, киртәләрне буядылар һәм гранит плитәне торгыздылар. Ә 12 июньгә сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачу планлаштырыла, дип өстәде Р.Гарипов.

Шулай ук быел яңа парк «Салават Купере» торак комплексында төзеләчәк, хәзер объектны проектлау алып барыла. «Без архитекторлар белән берлектә эшлибез, булачак территория шәһәр халкы өчен максималь уңайлы һәм комфортлы булсын, шулай ук барлык таләпләргә җавап бирсен өчен», – дип билгеләде спикер.

«Бурыч – территорияләрне саклап калу һәм экологик агарту эшен башлау»
Якындагы елларга иң мөһим бурычларның берсе булып Казансу елгасын үстерү стратегиясе кала, аны гамәлгә ашыру 12 яңа парк төзергә һәм яр буйларын төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Эш хәзер үк алып барыла, – дип искә төшерде Р.Гарипов. – Апрель һәм май айларында Зәңгәр күлне һәм «Спорт паркы»н төзекләндерү буенча шәһәр халкы белән очрашулар үткәрелде. Архитекторлар һәм район администрацияләре белән берлектә хәзер булачак паркларның кадастр чикләре буенча эш бара, территорияләрне проектлау өчен техник биремнәр төзелә».

Шунысы мөһим, Казансу буендагы кайбер паркларда инде хәзер үк тормыш кайный, дип ассызыклады спикер. Халык Рус-Немец Швейцариясендә йөри, «Манзара»да волейбол турнирлары оештыралар, велосипедларда йөриләр һәм Зәңгәр күлләрдә су коеналар. «Безнең бурыч – бу территорияләрне саклап калу, экологик агарту эшен башлау, шәһәрлеләр өчен төрле чаралар оештыру», – дип өстәде ул.

«Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасында ел саен яңа мәсьәләләр һәм бурычлар барлыкка килә. Хәзер без Казансу елгасын үстерү стратегиясе, 12 паркны төзекләндерү турында сөйлибез, – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин. – Дирекция, традиция буенча, реконструкцияләнгән объектларны файдалануга гына кабул итеп калмыйча, фикер алышуда, проектлауда, шәһәр халкын да җәлеп итеп катнашуын сорыйм».

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading