Шәһри Казан

«Казларны ит өчен дә, акча өчен дә түгел, күңел өчен асрыйм»

Узган елларда бу вакытта авылларда инде каз өмәләре гөрли иде. Быел кыш кыстатып кына килү сәбәпле, халык каз суярга да ашыкмый. Авылның уңган киленнәре җир туңганын, пычракны кар каплаганын көтә. Чын-чынлап кыш килү белән, алар да эшкә тотыначак.

Зәлифә Мостафина, Азнакай районы, Беренче Май авылы:

– Быел асрарга 35 каз алдык. Әлегә суймыйбыз, иртәрәк. Һава торышы бераз суыткач, карлар яугач дип исәпләп торабыз. Хәзер аларны сакларга да урын юк. Күптән түгел зур мал чалдык, ларыбыз ит белән тулган әле. Казны күбрәк үзебез өчен генә асрыйм. Кайвакыт туйларга, никахларга да сорап киләләр, аларны кире борып җибәргән юк. Авылда каз өмәсе үткәрү гадәте бар. 30 казны ике көндә эшкәртеп бетерәбез. Кызганыч, каз асраучыларның саны кими хәзер. Өмәләргә чыгучылар да сирәгәйде. Авылда каз эшкәртергә 55-60 яшьлекләр йөри, яшьләр ул эшләрне белми, өмә белән эшләү гадәте юк аларда.

Талия Хәйретдинова, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы:

– Ел саен 30га якын каз алабыз. Аларны мин кияүгә чыкканнан бирле асрыйм. 30 елдан артык вакыт узгандыр инде бу эш белән шөгыльләнүемә.  Без казларны сатып кына алмыйбыз, үзебез үрчетәбез дә. Ел саен кышка ана белән ата казны калдырабыз. Сайланып тормыйбыз, кайсысына бәхет елмая, шулар кала инде. Күкәй салыр алдыннан ул казларга бөртек бирмибез, ипи генә ашатабыз. Алайса аларның күкәйләреннән бәпкә чыкмый. Бәпкәләрне ияртеп йөрергә ата-ана бик әйбәт инде. Сатып алган бәпкәләрне дә җайлап кына үзләренә кушабыз. Сатабыз да, күчтәнәчкә дә күп бирәм. Күбрәк каклап сатам, алай әйбәтрәк китә. Каклаганының килосы – 400 сум. Казларны үз кешеләремә генә бирәм. Аларны суеп бетергәч, капка төбе күңелсез кала. Лапаска чык­кач та, тавышын ишетәсем килеп тилмерәм.  

Рәзинә Әхмәтҗанова, Биектау районы:

– Ел саен күпләп каз ала идем. Эше дә, мәшәкате дә күп. Шулай да май айларында каз бәпкәләренең чирәм чүпләп йөрүен күрү, су буенда аларның каңгылдашканын ишетү күңелгә рәхәтлек бирә. Быел сәламәтлегем начараеп китү аркасында, бәпкәләр алмаган идем. Балалар да: «әни, бу эшнең кереме юк, мәшәкатьләнеп йөрмә», – дип үгетләде. Хәзер су буеннан күршеләремнең казлары тезелешеп кайтканын карап торам да ямансу булып китә. Алар белән сөйләшә-сөйләшә ипи ашатып йөрү дә үзе бер рәхәт иде бит. Киләсе елга, бер дистә генә булса да, бәпкә алырга исәпләп йөрим. Ит өчен дә, акча өчен дә түгел, күңел өчен алам мин аларны.

Реклама

Сания Тимершина, Яшел Үзән районы, Мамадыш–Әкил авылы:

– Ел саен казлар ала торган идем, быел каз-үрдәк асрап карарга булдым. Казларны асрар өчен күп җир, су кирәк бит. Күрше-күлән дә алар янына килгән казны бик яратып бетерми. Районыбызда инде халык казларны суя башлады. Мин исә балалар кайтканын көтәм, бергәләп өмә ясап эшлибез без. Быел казларны килосын 350 сумнан бирәләр, берсен 1500гә бирүчеләр дә бар. Каз-үрдәкне әле беренче генә ас­рыйм, бик матур итеп, дүртәр килолы булып үсеп җиттеләр. Бер айлык бибиләрне Чувашия­дән 220-250 сумга сатып алган идек. Аларны үстерү дә бик җайлы икән, урамга да үзләре чыгып йөриләр. Алгач та башта комбикорма, соңыннан пешкән бодай белән бәрәңге ашатабыз. Үзләре урамга чыгып йөргәч, ризыкка да экономия. Суяр вакытлары җиткәч, өйдә генә тотабыз. Быел тавык та асрап карадык. Авыл кешесе өчен кош-кортның файдасы күп инде аның. Зур малны икешәр ел асрарга кирәк бит аны.

Артур Гибадуллин, «Карповка» хуҗалыгы идарә рәисе урынбасары:

– Казларны иткә әкренләп әзерли башладык инде. Башка җирләрдәге кебек, без дә казның килосын 350 сумнан бирәбез. Хәзер кешеләр әзер ит алу яклы. Күбесе бәпкә асрап азапланасы килми. Шуңа да асрау өчен бәпкәне сатып алучылар кими. Күпләп Башкортстан Республикасы, Чаллы якларыннан бәпкәләр алалар. Аларны без 120 сумнан сата башлыйбыз.

Алисә САБИРОВА сораштырды

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: