Җитәкчеләр кәбестә үстерүнең бик чыгымлы булуы турында да әйтте. Сыйфатлы орлык кыйммәт, су сиптерү, туфракны эшкәртү өчен күп акча таләп ителә. Ә керем очны-очка ялгап яшәргә генә җитә, диләр. Олег Солягин әйтүенчә, кәбестәнең килограммын алыпсатарлар 4-5 сумга гына алып китәләр икән. Аннан соң Казанга алып барып, 15-16 сумга саталар. Моның сәбәбен җитәкче, турыдан-туры алып барып сатар өчен мөмкинлекләр юк, дип аңлатты.
– Бик кызганыч, әлбәттә. Ләкин моның өчен махсус шөгыльләнә торган хезмәтләр булырга тиеш. Без бу турыда уйлыйбыз. Һәм иртәме-соңмы, бу эшне җайга да салырбыз кебек. Җитештерүченең үзеннән сатып алырга кирәклеген Марат Готович та (авыл хуҗалыгы министры. – авт.) әйткән иде. Кәбестәнең килограммын 15-16 сумга сатсак, рәхәтләнеп яшәр идек югыйсә. Тик әлегә көчкә очны-очка ялгап алып барабыз, – ди җитәкче.
Шулай да, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашкан вакытта, иң зур проблеманың эшчеләр җитмәвендә икәнлегенә төшендек. «Татплодоовощпром»ның данлыклы чорын күргән, алай гына да түгел, шушы системада 1987 елдан бирле эшләүче Рушания Фадеева-Вәлиеваны чын мәгънәсендә аяклы тарих дисәк тә була. Чабып бара торган атны да туктатырга сәләтле дип нәкъ менә аның кебекләргә әйтәләр. Төп вазифасы склад мөдире булса да, «Сезон вакытында каравылчы да, көтүче дә, эшче дә, шофер да булырга туры килә миңа», – дип көлә ул.
– Без гербицидлар кулланмаска тырышабыз. Экологик яктан чиста продукт үстерәсебез килә. Шуңа күрә бездә кул көче аеруча күп кирәк, – ди Олег Солягин.
Рушания апа да иң зур проблема дип эшчеләр җитмәүне әйтте. Һәр ата-анадан язмача рөхсәт алырга кирәк булганлыктан, мәктәп укучыларын да хезмәткә тартып булмый. Ә менә Лаеш техникумы студентлары, пенсионерлар һәм күрше авылдан килеп эшләүчеләр ярдәм итә икән. Уңыш җыеп алу чорына Чувашстаннан да 35 кешене алып килгәннәр. Гаиләләре белән төпләнеп калганнарны торак белән тәэмин иткәннәр. Ә вакытлыча эшләүчеләр тулай торакта яши.
Кырда вакытта ук, эшләүчеләр арасында ник бер авыл кешесе булсын, дип игътибар иткән идем. Барысы да – чувашлар.
– Безнекеләр болай эшләүдән бизгән инде. Алар ак кроссовки киеп эшкә барып кайта да, кесә тутырып, вакытында хезмәт хакын ала. Ә Чувашстанда эш юк. Алар теләсә нинди авыр хезмәттә бил бөгәргә әзер, – ди Фикус абый.
Хәер, бу турыда эшчеләр үзләре дә әйтә.
– Үзем монда ел буе эшлим. Көзен – кырда, кышын – складта. Уңыш җыю чорында вахта белән ел саен кешеләр алып киләм, – ди Чувашстаннан килгән бригадир Надежда Архипова. – Хуҗалар яхшы, зарланмыйбыз. Быел көз коры килде, эшләргә дә уңайлы булды. Көненә 130-140 тонна җыябыз. Без – эш сөючән халык. Начар эшләсәк, чакырмаслар иде. Өйгә кайтып бер атна торам да, кешеләр җыеп, тагын киләм. Кемдер бер генә тапкыр килә, кемдер – берничә мәртәбә. Һәрберсенең гаиләсе бар, үзебездә эш булса, болай йөрмәс тә идек.
Гаиләләреннән айдан артык аерылып торырга мәҗбүр булган кешеләр лаеклы хезмәт хакын да алырга тели шул.
– Хезмәт хакларында тоткарлыклар бар-барын, ләкин бөтен яшелчәне, итне яздырып алалар. Үзебезнең ашханәбез бар. Анда килгән кешеләрне бушлай ашаталар. Эшчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган, – ди Рушания апа.
Фикус абыйның исә фикере башка.
– Шартлар яхшы булса да, алар хезмәт хакына өметләнеп килә шул. Көнгә 1500 сум бирәләр. Узган ел тагын да яхшырак иде. 2000гә якын алган көннәре дә булды. Быел авыррак шул... – ди ул.
Дөрес, яшелчәчелектән тыш, «Нармонка» хуҗалыгы терлекчелек белән дә шөгыльләнә. 1100 мөгезле эре терлек бар. Аларга җитәрлек азык әзерләнгән. Шуңа күрә җитәкчелек яхшыга өметләнә. «Бездә барысы да яхшы», – дип сөйләгән җиреннән:
– Миңа калса, хуҗалыкның киләчәге бар. Ахырга кадәр өметне өзмибез әле, – дип әйтеп салды.
Комментарийлар