16+

"Күбәләк кортлары белән көрәшергә хәзер инде соң...": Аксубайда агачларны яфраксыз калдырганнар

Аксубай районында яшәүче бер укучыбыз урмандагы агачларны кара төсле кортлар сырып алуын хәбәр итеп, видеоларын да җибәргән. Социаль челтәрдәге әлеге видеоны күреп, Мөслим районында да шул ук хәл, дип яздылар. Башкортстанның Чишмә районында да кортлар агачның яфракларын ашап бара, ди. 

"Күбәләк кортлары белән көрәшергә хәзер инде соң...": Аксубайда агачларны яфраксыз калдырганнар

Аксубай районында яшәүче бер укучыбыз урмандагы агачларны кара төсле кортлар сырып алуын хәбәр итеп, видеоларын да җибәргән. Социаль челтәрдәге әлеге видеоны күреп, Мөслим районында да шул ук хәл, дип яздылар. Башкортстанның Чишмә районында да кортлар агачның яфракларын ашап бара, ди. 

Казан университеты Фундаменталь медицина һәм биологии институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев әйтүенчә, бу кортлар ефәк күбәләгенең шелкопряд-монашенка дигән төре булырга тиеш. Һәрхәлдә, фотолардан күренгәнчә һәм чыршыга ияләшүләренә караганда, шулай дип әйтергә була, ди ул. 

Шелкопряд-монашенка урмандагы куркыныч кортларның берсе санала икән. Чыршы белән нараттан кала, яфраклы агачларга, аерым алганда имән, каен, шулай ук алмагачка да зыян китерә. Ә менә аларга каршы көрәшү бик читен.
– Күбәләк кортлары барлыкка килгәч үк юк итә башларга кирәк. Гадәттә, аларга каршы агач кәүсәсенә махсус ленталар куела һәм кортлар шуңа ябышып кала. Хәзер инде соң. Урманда корткычларга каршы нәрсәдер кулланып та булмый. Анда, корткычлардан тыш, файдалы бөҗәкләр, хайваннар да бар һәм аларга да зыян килергә мөмкин, – ди ул.  

Шелкопряд-монашенканың бигрәк тә ылыслыларны “яратуы” билгеле һәм, беренче чиратта, шулар белән туклана. Бик күп булсалар, яфраклы агачларга да күчә алалар. 
– Бу төр күбәләкләрнең иң якын туганы – непарный шелкопряд. Ул имән, юкә, каен белән туклана һәм шулай ук авыл хуҗалыгы өчен куркыныч корткыч булып тора. Быел алар бик күп. Һава торышы да әлеге күбәләкләр өчен уңайлы, чөнки артык эссене дә, салкынны да яратмыйлар. Узган елгы эсседә исә алай артык күренмәделәр, – ди университет доценты.    

Алмагачларга да куркыныч яныймы дигән сорауга ул, төп азык чыганагы бетсә, алмагачка да ияләшергә мөмкиннәр, дип җавап бирде. Андый вакытта инде күбәләк кортларын кул белән җыярга кала. Башка ысулы юк, чөнки махсус препаратларны чәчәк атканчы гына кулланырга ярый.

Әлеге кортларның кыланмышларын биредә карарга була: телеграм

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading