16+

Кече Шырданда Шүрәле каршы ала

Кечкенә генә булса да, Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында зур эшләр башкарыла. Әле күптән түгел генә анда Президент гранты буенча «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы» дип аталган туристлар маршруты эшли башлады.

Кече Шырданда Шүрәле каршы ала

Кечкенә генә булса да, Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында зур эшләр башкарыла. Әле күптән түгел генә анда Президент гранты буенча «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы» дип аталган туристлар маршруты эшли башлады.

Билгеле булганча, Кече Шырдан – тарихи авыл. Аның барлыкка килүе Болгар чорларына ук барып тоташа. Авыл кырыендагы изгеләр зиратында 14-15нче йөзгә караган каберлекләр дә бар. Ул Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Кече Шырдан – галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы.

Туристик маршрут кысаларында, шырданлылар «Шүрәледә кунакта» дип исемләнгән программа төзегәннәр. Монысы кечкенә балалар өчен. Иң беренче булып туристларны Шүрәле каршы ала. Моның хикмәте дә бар икән. Авыл халкы аңлатуынча, беренче татар этнографы, якташлары Каюм Насыйри халыктан фольклор үрнәкләре җыйганнан соң, «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» дип аталган хезмәт язган. Анда ул укучыларны су ияләре, убырлар, шүрәлеләр, юха һәм бичуралар белән таныштыра. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исә шактый еллар узгач, Шүрәлене әдәби персонажга әйләндергән. Шуңа да туристларны нәкъ менә Шүрәле каршы алуы символик образга ия. Шүрәлесе дә нинди генә әле. Олы Шырдан мәдәният йорты директоры Наҗия Хәсәнова ул образны шулкадәр оста башкара, балалар аны хәтта чын дип кабул итә.

 Кунаклар Каюм Насыйри эзләре буйлап сәяхәт итә ала. Кече Шырданда мәгърифәтченең эзләрен саклаган тарихи урыннар җитәрлек. 500 еллык тал, Каюм коесы дисеңме. Моннан тыш туристлар өчен бары бу авылда гына сакланып калган Сабан туенда хатын-кызларның капчык сугышы уенын тәкъдим иттеләр. Шырданның катыгы да үзенчәлекле. Аны хәтта үз вакытында Александр Пушкин да авыз итеп караган булган, ди.

«Капитанская дочка» әсәрендә язучы нәкъ менә Шырдан катыгы турында язган, диләр.
Кунакларны каршы алырга авыл халкы да ныклап әзерләнгән.  Әнә Ринат һәм Рамил Шакировлар тау битләренә никадәр чыршы, нарат агачлары утыртканнар. Шамил абый Шәриповлар гаиләсе белән утырткан безнең якларда сирәк очрый торган каштаннар әллә кайдан күренеп тора. Зөлфия Гыйбадуллина Тал чишмәсе буен куралардан чистартып чыккан. Марсель Шәрипов чишмә тирәсен гел күзәтеп тора. Әнә шулай бергә эшләгәндә, тату яшәгәндә генә уңышларга ирешеп буладыр ул, бердәм булганда гына кечкенә авылның да данын еракларга танытырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading