16+

Кечкенә хатын

Өченче курста укып йөргән чак. Тулай торак бүлмәсендә дүрт кыз торабыз. Дүртебезнең берсе – беренче курстан чая мишәр кызы Рамилә. Үзенең үткерлеге, туры сүзле, үз-үзенә нык ышанган булуы белән шаккатыра иде ул безне.

Кечкенә хатын

Өченче курста укып йөргән чак. Тулай торак бүлмәсендә дүрт кыз торабыз. Дүртебезнең берсе – беренче курстан чая мишәр кызы Рамилә. Үзенең үткерлеге, туры сүзле, үз-үзенә нык ышанган булуы белән шаккатыра иде ул безне.

Бүлмәдә бөтен нәрсә аныңча бара: ашау-эчү тәртибе дә, дежур тору буенча да ул хуҗа. Без аңардан олырак булсак та, эчтән генә сөенеп, дилбегәне аңа тапшырдык. Тора-бара аның биләмәләренә без торган катның гомуми кухня, душ, бәдрәф бүлмәләре дә керә башлады. Тәртип урнаштырды бөтен җирдә. Таләпчән, кыю булганлыгын күреп, аны җиденче катның старостасы итеп куйдылар. Шуннан тагын да күңеллерәк тормыш башланды безнең өчен. Гомуми кухняга бүлмәдәге өстәлләрне алып чыгып тездереп, табын көйләп, бөтен бәйрәмне, туган көннәрне гөрләтеп уздыра башладык. Ник берәр кеше каршы килсен! СССР оешуның юбилее уңаеннан Таҗикстан республикасын тәкъдим итү жирәбә буенча безгә чыкты. Таҗикча җыр, бию әзерләдек, берничә милли ризыкларын пешерергә өйрәндек; колхоз базарында сатучы таҗикларны эзләп табып, аларның милли киемнәре – чапаннарын, баш киемнәрен алып кайтты Рамиләбез. Кыскасы, ары чапты, бире чапты Рамилә, институт күләмендә узучы финалга илтеп җиткерде безне. Шушы чаралардан соң озак та үтмәде, төрледән-төрле җиләк-җимеш өелгән кәрзин күтәреп, бүлмәбезгә бик чибәр генә урта яшьләрдәге таҗик абзаң килеп кермәсенме! Без булсак, җебеп төшәр идек, мөгаен, Рамилә җайлы гына сөйләшеп, алдап-йолдап, тегенең ресторанга чакыруларын кире кагып озатты мәҗнүнне ипле генә.

Шушы эшләре белән параллель рәвештә спортсменка да иде әле ул: факультетның иң шәп йөгерешчесе һәм чаңгыда чабучысы. Кыш азагында уздырылган бер чаңгы ярышыннан соң каты гына авырып китте Рамиләбез. Хәлен белергә дип беренче көнне үк дистәләп спортсмен егет кереп чыккандыр. Ахыр чиктә буе ике метрдан артып киткән, ул елларда бик популяр булган волейболчы да килеп керде, дәү генә пакетка күчтәнәчләр төяп. Без инде «аһ» иттек. Кай арада моның белән дә танышып өлгергән инде бу! Озак утырды егет Рамиләнең караваты янындагы урындыкта. Бик гашыйк иде, ахрысы, кызга, гәрчә пар да түгел үзләре. Рамилә аның бер боты чаклы гына, чагыштырып карасаң. Көн дә, хәтта көненә икешәр тапкыр килеп йөрде егет хәл белергә. И көнләштек тә инде без ул вакытта старостабыздан. Егетләргә бик кытлык иде ул елларда пединститутта. Авырып ятсак та, үзебезнең янга бер кеше дә килмәячәген төгәл белә идек. Чибәр шул «чукынчык» кыз Рамилә! Гәүдәсе дә җыйнак, килешле, биткә-йөзгә дә коеп куйган, киемнәрен дә сайлап кына ала белә. Укуында бик алдынгы булмаса да, шул сөйкемлелеген эшкә җигеп, сессияләрен вакытында яба иде безнең белән. Азып-тузып та йөрмәде, институтның бик актив, бик популяр кешесенә әйләнде дә куйды. Ник без андый була алмадык соң дип сөйләшкәләп тә ала идек кызлар белән. Һәрберебезнең дә саллы гына сәбәбе табыла иде. Янәсе, беренчедән, безнең теләк юк икән, икенчедән, бөтен кеше дә спортсмен булып тумый дөньяга, өченчедән, кыюлык җитми һ.б., һ.б.

Инде олыгаеп барган көннәребез. Юк-юкта Рамиләне бик еш искә төшергәлим. «Унесенные ветром»дагы Скарлеттка да охшатам үзен кайчакта. Ә менә аның шундый булуының сәбәбен әле күптән түгел генә ачтым үземә. Телевизордан сериал карап утырганда, бер героиня: «Мин моны булдырырга тиеш, чөнки мин чибәр, кечкенә хатын, ә кечкенә, чибәр хатыннарга бар нәрсә дә рөхсәт ителә», – дип, үзенең матурлыгына сокланып, көзге алдында бөтерелде.

Менә нәрсәдә булган бит Рамиләбезнең сере. Әйләнә-тирәдәгеләр аны гел мактап, матурлыгына, кечкенәлегенә сокланып, яратып, сөеп торганнар инде, димәк. Гел мактап торсалар, күңел үзеннән-үзе үсеп китә бит ул яшәргә дә, эшләргә дә.

Бүлмәдәге, группадагы кызлар арасында, гомумән, курстагы кызлар арасында да Рамилә кебек бар яктан да матуры юк иде шул. Минем кечкенәдән үк җилкәм киң иде, мәсәлән. И ояла идем, яшерергә тырыша идем җилкәләремне. Кая инде чекерәеп йөрү, кеше генә игътибар итмәсен миңа. Хәзер инде гәүдәгә «киңәйгән» башка әйберләр дә өстәлгәч, хәйран гына түгәрәк ханымга әйләндем, җилкәнең киңлеге алай нык беленми. Рухым, тәнем сәламәт булгангадыр, матур, кечкенә хатын булып та күренәсе килми, картаелды, акыл керде, ахрысы.

Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш районы, Имәнкискә авылы.

Фото: politeka.net

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading