16+

Күңел күзең сау булсын икән

Минем әтиемнән дә мактауга лаеклы, сокланырлык ир-ат юктыр ул дөньяда. һәрхәлдә, миңа шулайдыр төсле. Нәсел-нәсәбебез белән бераз таныштырып үтәм.

Минем әтиемнән дә мактауга лаеклы, сокланырлык ир-ат юктыр ул дөньяда. һәрхәлдә, миңа шулайдыр төсле. Нәсел-нәсәбебез белән бераз таныштырып үтәм.

Безнең җиде буын ата-бабаларыбыз Тукай районы, элеккеге Чаллы районының Биклән дигән бик тә матур авылында яшәгән. Бабам Вәлиулла авылда данлыклы писер, бик тә алдынгы карашлы аксакал булган. Әтием Вәлиуллин Габделбәр Вәлиулла улы 1913 елда туган. хәрби заводта эшләгәндә, әтием бер күзсез калган, шуңа күрә аны фронтка алмаганнар. туган колхозында гомер буе бригадир булып эшләгән. Әтием эшли торган 11нче бригада һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Биклән– гомер-гомергә данлыклы кәсепчеләр авылы, тирә-юньдәгеләр безнең авылга көянтә, мичкә, бизәлеп эшләгән тәрәзә йөзлекләре алырга килгәннәр, чөнки кул осталары, балта осталары күп булган бездә. Сугыш вакытында шундый тормыш-көнкүрешкә кирәкле әйберләр ясаучы зур «Артель» ачылу да тикмәгә генә түгел. Сугыш чорында безнең «Молотов» исемендәге колхоз иң алдынгы миллионер колхозлардан саналган. 1943 елда колхозчылар самолет алырга дип акча җыйганнар. Ул изге гамәлләре өчен иптәш Сталин безнең колхоз һәм колхозчылар исеменә Рәхмәт хаты язган. Бу турыда миңа әтием горурланып сөйли торган иде. Туган җирен өзелеп яраткан, бөтен тырышлыгын шушы авыл өчен биргән алтын куллы, тырыш, изге зат иде ул.

Мин 1959 елда туганмын. Бу вакытта әтиемнең ике күзе дә күрмәгән инде. Аның мине бер генә мәртәбә дә күргәне булмады. Әмма кешенең күңел күзе күрсә, ул сукыр булмый икән! Аның беркайчан да күзем күрми дигәне, зарланганы булмады. Таягы белән чамалап үзе капка төбенә чыгып утырыр, кешеләр белән аралашыр иде. Үзе белән һәрчак транзистор йөртер иде. Бөтен дөнья яңалыгын күрше-күлән әтидән белә торган иде. Өйдә дә нәрсә югалса да әтидән сорадык, ул аны шул минутта кайда икәнлеген әйтеп бирер иде.

Башлангыч сыйныфта укыганда, безгә мәктәп турында шигырь язып килергә куштылар. Класслар арасындагы бәйге иде. Өйгә кайттым да әти яткан урын янында: «Мәктәп турында ничек шигырь язасы?» – дип сөйләнеп йөрим. Әти, минем моң-зарымны тыңлап-тыңлап ятканнан соң: «Кызым, карандаш, бер бит кәгазь ал әле», – диде. Шулчак әти күңеленнән миңа 20ләп куплет шигырь тезде:

«Безнең авыл уртасында
Бик матур йорт салынган:
«Биклән авыл мәктәбе» дип,
Матур итеп язылган!
Җылы, якты, нурлы, иркен
Аның заллары.
Алмагачлар, зифа таллар –
Безнең мәктәп яннары.
Бар да утыр, тырышып укы,
Белем ал!
Ленин бабай васыятен үтәр өчен,
Алдынгы булып кал!»

Бу шигырьнең калган юллары исемдә түгел инде. Без, шушы шигырьне сөйләп, мәктәптә беренчелеккә чыктык! Кызганычка, дәвамын сорарга инде дөньялыкта әтием дә юк. Әмма сукыр әтием мине тормыш матурлыгын күрергә, яшәргә, яхшыдан–яманны, актан караны аерырга өйрәтте.
Бүген инде үзем шагыйрә булып өлгердем. «Моң чишмәсе», «100 бүләккә – 100 теләк», «Күңелем сандыгы», «Күңелем догалары», «Түз, йөрәгем, түз..» дигән китапларымда әтиемнең күңел күзе аша күргән дөньяны тасвирлыйм. Әйтерсең лә аның күңел күзләре миндә, аның өстәвенә туры сүзле, үткен каләмен дә калдырып китте әтием. Әтием бик тә җырларга ярата иде. Ул яратып җырлый торган «Уракчы кыз», «Наратлар шаулый», «Арча көе» җырлары күңелемә сеңеп калган. Инде бүгенге көндә мин – 50ләп җыр авторы.

Горурланыр әтием-әнием булганга чиксез шатланам. Сез игълан иткән әлеге бәйге турында белгәч тә, әтиемә хәер-дога булып барып ирешсен дип, кулыма каләм алдым. Рәхмәт сезгә, әтиләрне зурларга мөмкинчелек биргәнегез өчен! Ничек итеп сукыр күз белән бөтен авыл өчен кирпечләр сугып саткан, салкын, караңгы мунчаларда авылдашларына каз оясы үргән, безне тәрбиялим дип, шунда икенче күзен дә югалткан әтиемне ничекләр мактамыйм да ничекләр горурланмыйм ди инде?.. Әтиемә багышлап язган җырым бүген радио-телевидениеләрдән еш яңгырый. Аны танылган автор-башкаручы Ринас Әхмәтов җырлый. «Күңел күзе» дип аталган әлеге җырны тыңлаган бер генә кеше дә битараф кала алмый. Минем өчен әти һәрвакыт исән, ул күңел түрендә, җырымда яши!

Рәзинә Сәетгәрәева, Тукай районы, Биклән авылы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading