16+

«Күңел» радиосының «Ел кешесе-2019» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Узган ел «Күңел» радиосында беренче тапкыр «Ел кешесе-2019» дигән бәйге игълан ителгән иде.

«Күңел» радиосының «Ел кешесе-2019» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Узган ел «Күңел» радиосында беренче тапкыр «Ел кешесе-2019» дигән бәйге игълан ителгән иде.

Кем ул? Ветеранмы, гади укытучы, табиб, я булмаса завод эшчесе, сабыр гына авыл хужалыгында эшләвен дәвам итүчеме?
 
Радиотыңлаучылар гомер буе игелек кылучы, башкаларга чын күңелдән ярдәм итүче изге җанлы, һәрьяктан үрнәк итеп куярлык кешеләрне үз араларыннан эзләп табып, хатлар язарга һәм аларны радиостанциягә юлларга тиеш иде.
92,6 FM ешлыгында сөйләүче радио интрига арты интрига корды, радиотыңлаучыларны канатландырды, тапшыруга килгән 37 хат та эфирда укылды…
 
Һәм менә әлеге гаять кызыклы бәйгегә 27 гыйнварда, ниһаять, йомгак ясадылар! «Яхшылык кылган — аш җыйган!» – дигән мәкаль дөрес инде. Редакция коллективы җиңүчеләрне һәм җанатарларны Яр Чаллы шәһәренең «Алан» ресторанында бергә туплады. Мәртәбәле жюри әгъзаларына тугыз номинация арасында жиңүчеләрне сайлау җинелләрдән булмады.Тик шулай да, уртак бер фикергә килеп нәтиҗэ ясалды.
 
София Гарифуллина – «Хезмәткә тугрылык», Миләүшә Хәсәнова, Рәзинә Сәетгәрәева  – «Рухи батырлык», Сергей Сапурин – «Табигать турында кайгырту» номинацияләрендә җиңүче дипломнарына һәм спонсорларның кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар.

Хәйриячелек номинацациясендэ «Кулон-агро» оешмасының генераль директоры Фәхретдинов Альберт Шамил улы, Айгөл Ханова, «Балалар һәм яшьләр белән эшләу» номинациясендә – Марат Мөхәммәдиев, «Кече туганнарыбыз турында кайгырту» номинациясендэ –  Гузәл Хәкимуллина, «Игелек кылучы» номинациясендэ Римма Крицкая жиңүче булдылар.
 
«Ел кешесе-2019» бәйгесенең Гран-при иясе булып КАМАЗ автомобильләр заводында слесарь-ремонтчы булып эшләүче Шәяхмәтов Мөжип Нәҗип улы танылды!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading