16+

Күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Кыскача йолдызнамә

Сез сайлау алдында торасыз. Башта уңай һәм тискәре якларын уйлагыз, карарыгызның нәтиҗәләрен бәяләгез, шуннан соң гына карар кабул итегез. 1-8 апрель көннәренә йолдызнамә.

Күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Кыскача йолдызнамә

Сез сайлау алдында торасыз. Башта уңай һәм тискәре якларын уйлагыз, карарыгызның нәтиҗәләрен бәяләгез, шуннан соң гына карар кабул итегез. 1-8 апрель көннәренә йолдызнамә.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Сез иң катлаулы  мәсьәләләрнең дә чишелеш таба һәм хәтта кайбер серләрне дә ача алачаксыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Барысын да тиз һәм озак уйлап тормыйча эшләргә кирәк. Сез уйлаган арада, бик мөһим нәрсәне кулдан ычкындыра аласыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Үгезне мөгезеннән алыгыз, эшегезне вакытында эшләгез, сүзегезне дә кирәкле җирдә, кирәгенчә әйтергә курыкмагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Тынычланырга һәм үзегез шөгыльләнгән нәрсәләрдән ләззәт алырга тырышыгыз. Күңел төшенкелегенә бирелмәгез.
Арыслан (23 июль – 23 август) Якын дуслар белән аралашу, барлык бәхәсләрне үз файдагызга хәл итү һәм низагларны җайга салу өчен уңайлы вакыт.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сез сайлау алдында торасыз. Башта уңай һәм тискәре якларын уйлагыз, карарыгызның нәтиҗәләрен бәяләгез, шуннан соң гына карар кабул итегез.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Курыкмагыз, барысын да мөстәкыйль хәл итәргә тырышыгыз, бу сезнең тормыш тәҗрибәгезне баетачак.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезнең әйләнә-тирәдәгеләрдә яхшы тәэсир калдырып, нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Нәрсә уйлыйсыз, шуны әйтегез. Үз интуициягезгә тулысынча ышаныгыз,  ул сезне  уңайсыз хәлдә калдырмас.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Буш сүзгә вакыт сарыф итәргә кирәкми, тимерне кызуында сугыгыз. Бәйрәм сезнең урамда булачак.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Яңа эшкә керешер өчен карар кабул итүе кыен икән, курыкмагыз, кыюрак булыгыз. Күз курка, кул эшли.
Балык (19 февраль – 20 март) Йолдызлар ялкауланырга һәм эшләрне озакка сузарга киңәш итми. Күбрәк эшләр башкарырга һәм башланган эшләрегезне тәмамларга тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading