16+

Күңелем Ленин белән сөйләшми

Ни генә юк биредә?! Австрия, Франция, Германия, Америка товарлары белән шыплап тулган. Бәяләрен күреп булса да, сугылып чыгыгыз әле. 290 сумлык тәмәке, данәсе 77 сумлык конфет, килосы 3255 сумлык колбасаның тәме нинди була икән аның?

Күңелем Ленин белән сөйләшми

Ни генә юк биредә?! Австрия, Франция, Германия, Америка товарлары белән шыплап тулган. Бәяләрен күреп булса да, сугылып чыгыгыз әле. 290 сумлык тәмәке, данәсе 77 сумлык конфет, килосы 3255 сумлык колбасаның тәме нинди була икән аның?

И, бар иде дә соң бу урамнан үткән саен күңелләрнең Ленин белән сөйләшкән чаклары! Урман эченнән тәпилисеңмени! Ике яктан юкәләр озата бара. Җәйләрен хуш исле, кышларын сыкыга төренеп. Ә хәзер... Кем иренми, шул үзгәртеп кырды юкәләрне. Браконьерыңны көнләштерерлек итеп. Төбе-тамыры белән. Менә шуннан бирле җиргә “перестройка” афәте килгәч, күңелкәйләр Ленин белән сөйләшүдән туктады. Адәм күбрәк үз-үзе белән сөйләшүчән булып китте. Бу әшәке итеп сүгенүгә кайтып кала. Ни булган соң? Серләрен беләсез бит инде болай да. Яңа ел алдыннан шул урамнан бер урап кайтыйк әле. Кем идек тә, кем булдык, дип шәп-шәрә күкрәк кагарлык булдык та калдык... Итәккә ут капты.

“Бегемот”
Ленин урамыннан Кремльгә кереп киткәндә сул якта су буе бер ярым-җемерек бина кала. “Бегемот” дип йөртә иделәр аны. Заманында ачуым да килмәгәе, бер район халкы сыешлы иде аңа. Тора хәзер башсыз бака кебек моңланып вә серләрен яшереп. Монда ни соң хәзер? Сүтеләсе бинамы бу, төзеләсеме? Чаты саен туктап алган эт тә белми аны. Без дә көч-хәл белән чамалый алдык.

Янды бу “Бегемот”, җәмәгать, кара күмергә калганчы. Башкаланың иң зур янгыннарның берсе булган. “Бегемот”ның кызыл әтәч эчендә калып, кыска гына вакыт эчендә харап булган көнен, аен, һич югы елын-әйтеп бирә белмәделәр, белсә, министрлык буламыни ул?! Янгынчыларның үзләренә хәбәр итәбез: бу хәл 1987 елның 9 декабрендә булды. Төнге икенче яртыда. Урамда бер адәм заты юк. Мин килеп җиткәндә түбә калае кып-кызыл иде. Дүртенче номер! Мондый приказ белән янгынчылар бары тик завод-фабрика, вокзал, халык тулы бинага ут капкач кына күтәрелә. 600 квадрат метр мәйдан ут эчендә. Бөтен курыкканыбыз беренче каттагы Дәүләт музее иде. Сөенечкә, музейның ул чактагы бүлек мөдире Н.Курынов әйткәнчә, тиңе булмаган экспонатлар коткарып калынды.

Ә заманында бу бинада дистәләрчә учреждение урнашкан иде. Ут-күз чардактан чыккан, эретеп ябыштыручылар гаебе белән, диделәр. Ә халык хәзер, Мәскәү кушуы белән яндырылган, дип бара. Имеш, монда КГБ архивы булган, шуны юкка чыгару кирәк булган. Гөнаһысына керәсем килми, белмим. Әмма КГБның төнлә эш итәргә яратканын беләбез. Бу бинага ике гасыр, илле мәртәбә янган.

Биредә, белүегезчә, Дәүләт музее бар иде. Ә хәзер? Янганчы музей 4 мең квадрат метр мәйдан биләде. Ике ел үткәч (музейга 100 тулу көнендә), ул янә ачылачак. Бөтен бинаны (24 мең квадрат метр) супер-музей биләр, диләр. Ул Эрмитаждан гына калышачак. Әлегә биредә 150 кеше эшли, штат ике мәртәбә үсәчәк. Ишегалдында инженерлык корпусы төзелә. Ул... 9 метр җир астында. Генераль директор Геннадий Муханов әйтмешли, бу музей Татарстан Җөмһүриятенең йөзек кашы булачак. 

“Пассаж”. Заманында кибетләре, “Пионер” кинотеатры булган бу бинаның да гөрләп торган чаклары бар иде бит. Архитектура һәйкәле моннан 20 еллар элек шулай ук янган иде. Ташландык көе ятты да ятты. Әле күптән түгел коммерция кибетен ачу тантанасы булган иде. Ни генә юк биредә?! Австрия, Франция, Германия, Америка товарлары белән шыплап тулган. Бәяләрен күреп булса да, сугылып чыгыгыз әле. 290 сумлык тәмәке, данәсе 77 сумлык конфет, килосы 3255 сумлык колбасаның тәме нинди була икән аның?

Р.Рахман.
30 декабрь, 1992 ел.

Фото: Рамил Гали

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading