16+

Келәмнәр чиккәндә математика белемнәрен кулланмыйча булмый. Булыша

Ислам динен кабул итүгә кадәр, ата-бабаларыбыз мәҗүси булган. Алар төрле Аллаларга ышанып, гыйбәдәт кылган. Ул елларда чигү бизәк буларак кына түгел, ә кием хуҗасының дәрәҗәсен күрсәтүче, аны яман көчләрдән саклаучы әйбер булып торган, диләр. Татар туйлары да чиккән мендәр, сөлгесез узмаган. Әгәр кәләшнең әтисе ризалык бирсә, кыз сөйгәненә чиккән япма бүләк иткән. 

Заманалар үзгәрсә дә, татар халкында кич утырып яулык, алъяпкычлар чигү гореф-гадәте әле дә сакланып кала.

Мамадышта гомер итүче Йолдыз Мөһәммәдиева буш вакытын кул эшләренә багышлый. Кечкенәдән чигүгә гашыйк ул, үзе бәйләгән киемнәрне бүләк итеп, сеңелләрен дә шатландыра. Белеме буенча Йолдыз апа математика укытучысы. Хәзерге вакытта ул район мәгариф бүлегендә эшли, келәм, кулъяулык, итәкләр чигүне бүген дә яратып башкара. “Балалар үстергәндә чигүгә вакыт бүлеп булмады. Хәзер үсеп беттеләр, рәхәтләнеп чигеп утырып була”, – диде Йолдыз Мөһәммәдиева. 

Шома, элмәкле, келәмле чигү – оста кул боларның барысын да эшендә куллана. Әлбәттә, яраткан шөгыльгә вакыт һәрвакыт табылмый. Әгәр көне буе келәм чигү белән генә утырсаң, берсен 1-2 атнада башкарып була икән. Йолдыз апа эштән бушаган араны, куллары тик тора алмаганга күрә, чигү белән шөгыльләнеп уздыра. “Тыныч кына кино карап утыра алмыйм, кулларның эшлисе килә”, – дип уртаклаша ул. 

Өйрәнчекләр өчен иң җайлысы – элмәкле чигү. Энә яки элмәк һәм тукыма гына кирәк. Элмәкле чигү белән мендәр тышы, сөлге, ашъяулыклар чигеп була. 
Кемдер җырлый, бии, шигырь яза, ә кемдер кул эшләре белән шөгыльләнә. Шигырь язу кебек, кул эшләре белән шөгыльләнү өчен дә аерым күңел халәте кирәк. Ә менә Йолдыз апага һөнәри белеме ярдәмгә килгән. Ул аны эштә генә түгел, көнкүрештә дә уңышлы куллана. “Чигү белән шөгыльләнер өчен, төгәл булырга кирәк. Келәмнәр чиккәндә математика белемнәрен кулланмыйча булмый. Булыша”, – дип уртаклаша кул остасы. 

Йолдыз Мөһәммәдиева Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрендә остаханәләр булдыра. Теләгән кешеләрне чигәргә өйрәтә. Аның  сүзләренчә, кул эшләре белән кызыксынган кешеләр шактый. Димәк, гореф-гадәтнең сакланып калуына да ышаныч зурдан.

Илгизә Галиуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading