16+

Кем күбрәк йоклый: авылмы, шәһәрме?

Еш кына шәһәр кешесе белән авыл кешесен чагыштырам. Шәһәрлеләргә хас уртак сыйфатлар шактый. Авыл кешесенең дә бертөрлерәк булуы күзгә чалына. Аларның һәрберсенә бәя биргәндә гомуми күзаллауларга таянасың. Без үзебез ни авыл кешесе, ни шәһәр кешесе була алмадык. 

Кем күбрәк йоклый: авылмы, шәһәрме?

Еш кына шәһәр кешесе белән авыл кешесен чагыштырам. Шәһәрлеләргә хас уртак сыйфатлар шактый. Авыл кешесенең дә бертөрлерәк булуы күзгә чалына. Аларның һәрберсенә бәя биргәндә гомуми күзаллауларга таянасың. Без үзебез ни авыл кешесе, ни шәһәр кешесе була алмадык. 

Туган яктан китеп, калада эшләдек. Күңел дигәнең авылга тартты, анда 3 көн торсак – шәһәргә кайтасыбыз килде. Бөтен тормыш, дөнья мәшәкате шушында узганга да шулайдыр ул. Бервакыт иремнең 30 ел элек башлангычта укыткан, бер дә күрмәгән укытучысы Рузилә апаны очраттык. Безнең калада торуыбызны, бигрәк тә иптәшемнең шәһәрдә яшәвен белгәч бик гаҗәпләнде ул. “Һаваларга карап, тауда бөркет булып яши торган кеше бит ул. Синең хакка гына шәһәрдә тора торгандыр”, – диде. Укытучы укучысының нинди булуын гомер буе онытмаганга бер соклансам. Аның сүзләренең мең кат хаклы икәнен белүемнән телемне тешләдем. Әмма без барыбыз да далада яшәргә теләсәк тә, калада яшәргә күнегә башлаганбыз бугай инде. Бердән, авылда эшен дә, акчасын да табу кыенлаша бара. Чирек гасыр элек шәһәргә чыгып киткәндә, авылда яшьләргә мөмкинлекләр бөтенләй чамалы иде. Шәһәрдә киресенчә үзебезне кирәгрәк тойдык. Булдыра алганыбызны исбатладык. 

Хәзер авыл да үзгәрде. Соңгы вакытта авылга йөз белән борыла башлаганнарына шөкер генә итәсе килә. Торак шартларын яхшырталар. Яшьләргә, яшь гаиләләргә ял итәргә, күңел ачырга парк-скверлар, уен мәйданчыклары арта бара. Ул мөмкинлекләрне район үзәгендә генә түгел, һәрбер авылда эшләп була бит. Моның өчен хөкүмәтне акчасы җитәрлек. Казандагы “Ак чәчәкләр” паркына кергән саен  сөенеп тә, әрнеп тә чыгам. Авылда да шулай эшләп куйсалар, авыл балалары урамда каңгырып, кая барырга белмичә, аптырап йөрмәс иде дим. Туган авылым Тенекидә шундый балалар мәйданчыгы булдыру турында хыялларым чынга ашармы, белмим?! 

Дөрес, яшәү шартлары салада үзгәрде. Рәхәт хәзер: авылда да шәһәрдәге кебек яшәп була. Уты-газын әйтеп тормыйбыз инде. Бәдрәфе дә өйдә хәзер. Шәһәрдәге кебек ванна-душ куйдыручылар да шактый. Мал асраучылар, сыер тотучылар азая бара. Сөт-каймакны да кибеттән алыштан. 

...Тик әле авыл һаман да шәһәргә эшкә бара. Калага көн саен барып кайтучылар да күп. Бер тәүлек эшләп кайтып, ике тәүлек ял итүчеләр бар. Әлеге дә баягы эш сайлау мөмкинлеге шәһәрдә күбрәк шул. Без дә шулай шәһәргә бәйле шунда яшибез, шунда гомер узганын сизми дә калабыз. Иртә җитә дә, кич була.

Бәхәсләшәм инде абзый синең белән, без авылга караганда әзрәк йоклыйбыз. Авыл бүген күбрәк йоклый. Иртән иртүк торса да, кичке 9 да калмый ята ул. Кышын кичке 8 дә була торгандыр әле. Шунысы бар: авылда йокы тиз туя. Бер атналыкны бер көндә йоклап киләбез без. Йокы туйгач, тагы иртә торыла, бакчада эш бетереп булмый – соң ятыла. 

Бервакыт шәһәр кешесе иртәрәк торамы, авыл кешесеме дип бәхәс туган иде. Социаль челтәрдә кызыпмы-кызып минем белән бер абзый әрләште. “Авыл кешесе башкачарак темпта яши. Артыгын ашыкмый, ипләп-җайлап кына эшли. Соңрак ятып, соңрак торырга да мөмкин”, – дип язган идем. Шәһәрдә бит без төнге 11 җитмичә йокларга ята алмыйбыз. Иртән 5 инде аяк өстендә буласың. Көне буе ыгы-зыгы эчендә. Юк, абзыең бәхәсләшәме-бәхәсләшә. “Шәһәр кешесе иртә ята, соң тора”, – ди. Бу сөйләшүнең  азагы күренмәде. Мин үз фикеремдә, ул үз сүзендә калды. Бәлки икебез дә хаклы булгандыр. Һәркем үзеннән чыгып тирә-юньдәгеләргә бәя бирә бит. Әллә бу йокы авылга, шәһәргә карамый микән?! Тәмле йокы, тәмле төшләр...

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading