Бүген Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды. Ул 2018 елның 13 октябрендә арабыздан китте. Исән булса Тәслимә ханымга 67 тулган булыр иде..
Тәслимә Фәйзуллинаны мин “Шикәрем син, балым син” спектаклендә тәүге тапкыр күрдем. Балачакта ул спектакльне телевизордан еш күрсәтә иделәр. Интервьюлар вакытында укучыларыннан да аның турында күп ишетергә туры килде.
46 ел гомерен театр сәнгатенә, артистлар әзерләүгә багышлаган ханымның арабыздан китүенә дә ике ел була. Исән булса, аңа бүген, 17 июльдә 67 тулган булыр иде. Туган көненә турылап, актриса каберенә таш куелды. Бу эшне Тәслимә Фәйзуллина хезмәт иткән К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ярдәме белән улы Булат башкарып чыккан.
Кабер зират ишегеннән ерак түгел, беренче рәтләрдә урнашкан. Таш исә зур да түгел, кечкенә дә, чаклы гына итеп, бер читенә сәхнә пәрдәсе сурәте төшерелеп ясалган.
Чараны Казан театр училищесы педагогы Раил Мөхетдинов Коръән аятьләре укуы белән башланды. Тәслимә Фәйзуллина кабере янына аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм йөзләгән укучыларының бер өлеше килгән иде.
Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова сүзләренчә, Тәслимә ханым бик үзенчәлекле шәхес, кеше булган.
-Ул җанына теләсә кемне якын китерми иде, - дип искә ала мәрхүмәне хезмәттәше. -Тәслимәнең бүген туган көне. Аның йорты кырыеннан узып киткәндә, без сине онытмыйбыз, сагынабыз, урыннарың оҗмах түрләрендә булсын дип укып киттем. Аның белән иртәнге 4 ләргә кадәр сөйләшкән чаклар була иде. Бик сагындыра. Бөтен кеше аны кабул да итеп бетерә алмагандыр. Матур елмайса да, йөрәге белән бөтен кешене дә кабул итә алмады. Әни буларак ул искиткеч үрнәк булырлык шәхес. Үзем дә бала үстердем һәм күп вакытта анардан киңәш сорый идем. Тәслимә, ник син шулай эшлисең дип сорагач, ул әллә ничә төрле мисалларын китереп, шулай булырга җитеш, шулай итәргә кирәк, киләчәктә минем балам шулай булырга лаеклы дип аңлата иде. Ул педагог әни һәм искиткеч киңәшче дә була белде.
- Әлфия апа, белгәнебезчә, Тәслимә апа авырган. Ул моны белдертә идеме, әллә яшердеме?
- Юк, авырганын без аның белмәдек. Ничә еллар үтте, мин үземне бер очрак өчен һаман да битәрлим. Шундый бер сөйләшү булган иде. Без театрга ифтарга җыелган идек. Минем бер дустымда да шундый ук авыру иде. Тәслимә дә моны белә иде һәм миңа шундый сорау бирде. “Кара әле, Әлфия, синең шул дустың ни хәлләрдә? Ничек яши, нинди дарулар эчә ул?”, диде. Ә мин әй аның малае Кытайлардан кыйммәтле дарулар кайтарта, үзе дә халык медицинасына бик каты мөрәҗәгать итә, 90 шар меңлек дарулар эчә дип, өстән генә әйттем дә, никтер чыгып киттем. Ә миңа бит Тәслимәкәй, әллә берәрегез хасталанып киттеме? Ярдәм кирәкме әллә, дияргә тиеш идем. Шул сүзләремне әйтә алмавым һәрвакыт Тәслимә турында уйлаганда, йөрәгемне әчеттереп, чеметеп ала, - дип үкенечен белдерде Әлфия Хәсәнова.
Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова да мәрхүмәне яхшы яктан гына искә алды.
- Тәслимә эшкә килгәндә мин декрет ялында идем. Соңрак исә без “Сихерче”, “Шикәрем син, балым син”, “Элмәктәге язмыш” спектакльләрендә бергә уйнадык. Шул спектакльгә әзерләнгәндә мин аңа шаккаттым. Ул анда наркоман хатынны уйнады. Ул спектакль башланыр алдыннан сәхнәгә чыгып, япма астына ята да, шулай яртышар сәгать ятып, әзерләнә иде. Мин театр училищесын бетереп килсәм дә, мондый хәлне күрмәгән идем. Ул образларына шул кадәр әзерләнде. Аннан “Сихерче” спектаклен әзерләдек. Бу аның иҗатының иң югары ноктасы булгандыр. Соңгы елларда театрда без аның белән соңрак аралаша башладык, ә тормышта киресенчә, күбрәк. Театрда ул бик күп сөйләшми иде. Син чынлап да чын татар артисткасы идең. Безгә синнән үрнәк алырга кирәк. Әгәр дә кирәкмәгән сүзләр ишетеп, үпкәләрең булган булса — гафу ит, - ди Люция Галләмова.
Тәслимә Фәйзуллинаның, әйткәнемчә, республикадагы һәр театрында да укучылары бар. Театраль Сабан туе вакытында театрлар мәйдан әйләнгәндә элеккеге укучылары аңа “Тәслимә апа, сәлам!”, дип кул болгап китә иделәр. Тәслимә исә: “Болар бит минекеләр!” дип сөенә иде дип искә ала тинчуринлылар.
Кайсы гына укучысы янына барсаң да, Тәслимә Фәйзуллина аларга сәхнә серләренә генә түгел, ә тормыш дәресләренә дә төшенергә ярдәм итүен искәртә.
Гүзәл Гайнуллина укытучысы белән озак еллар бергә эшли һәм һәр спектакль аның өчен имтихан тоткан төсле була.
-Тәслимә апа хәзер дә төшемә керә. Янәсе мин начар уйнаганмын да, әй мине сүгер инде хәзер, дим. Ул бит безне уйнарга гына түгел, яшәргә дә өйрәтте. Мине ашарга пешерергә, хәтта кер үтүкләргә дә өйрәтте. Булатның (Тәслимә Фәйзуллинаның улы — авт. ) күлмәкләрендә “тренировать” итә иде, ул читен болай үтүклә, бу җирен калдырма дип, кулдан тотып өйрәтте. Ник ул күлмәкне кидең, салып ат, муеныңа нәрсә тактың, нишләттең чәчеңне, кая үкчәң, дип бездә зәвык тәрбияли иде. Үзе һәрвакыт матур киенә иде, озын пәлтәләр, эшләпәләр киеп йөри, һәрвакыт үкчәле аяк киеменнән булыр иде. Хатын-кызга, актрисага чалбар киеп йөрүне ул гомумән дә килешле әйбер дип санамады.
Корсакка узгач ничек бала табарга, ничек суларга, баланы ничек имезергә, төрергә, юындырырга — барысына да өйрәтте. Ул безнең әни урынына иде. Миңа гына түгел, барлык укучыларына да шулай булды. Кем хастаханәдә ята, кем бала таба — иң беренче Тәслимә Хәләфовна йөгереп килеп җитә иде. Операциядән соң мине дә карап, тәрбияләгән кеше ул булды. Соңгы елларда сезгә игътибарым да азрак булгандыр бәлки, гафу итегез мине, - дип Гүзәл укытучысы кабере каршында гафу сорады.
Мәрхүмә Хәния Фәрхи башкаруындагы “Соңгы сөю” җырын хәтерлисезме? Бу Тәслимә Фәйзуллина иҗат иткән җырларның иң популярларының берсе. Ул җырларны хәтта лифтта да яза торган булган.
Татарстанның халык артисты Зөләйха Хәкимҗанова шундый бер кызыклы очракны искә алды.
-Берсендә Тәслимәне кунакка, чәйгә чакырдым. Бу миңа килеп җиттем, подъездга керәм, дип хәбәр бирде. Мин алтынчы катта торам. Көтәм моны, керми дә керми. Фатир каршындагы мәйданга чыктым. Лифт аска да, өскә йөри. Әллә җимерелгән дә, шунда калганмы дип уйлыйм үземчә. Бер заман лифт ачылды да, Тәслимә килеп чыкты. “Сезнең лифтыгыз әллә нинди шунда, илһам килде”, ди. Лифт төймәсенә басып, өскә дә аска йөреп, шигырь язган икән шунда. Ул шигырен кергәч миңа укыды. Шаккаткан идем үзенә шул вакыт, - дип хәтирәләр яңартты Зөләйха апа да.
Бүген Тәслимә Фәйзуллина хакында бик күп матур сүзләр яңгырады. Театр җитәкчелеге исә киләчәктә мәрхүмәнең юбилей елларында тагын да зуррак чаралар уздырырга вәгъдә бирде.
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар