Соңгы вакытта Татарстанда суд процессларында присяжный утырышчылар катнашында эшләрне карау турында үтенеч очраклары ешайган. Бу бигрәк тә җинаятьчел төркемдә катнашучылар һәм башка эшләр буенча гаепләнүчеләрдән килә икән. Мондый эшләрнең нечкәлекләре турында Татарстан Югары Суды судьясы Илфир Салихов белән сөйләшәбез.
— Илфир Зилбирович, присяжныйлар катнашындагы эшләрне еш карарга туры киләме?
— Присяжныйлар катнашындагы эшләрне карау турында гаризалар саны чыннан да арта. Нигездә, бу — оешкан җинаятьчелек, бандитлык, белә торып үтерү һәм җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр белән бәйле эшләр.
— Ни өчен гаепләнүчеләр җинаять эшен присяжный утырышчылар катнашында карауны сорый?
— Әйтүе кыен. Беренчедән, алар мәрхәмәтлелек мөмкинлегенә өметләнә. Әгәр эш суд тарафыннан каралса, ул канун буенча тиешле. Икенчедән, кайчагында гаепләнүчеләр присяжный утырышчыларга ниндидер шәхси мәгълүматларны җиткерә алачакбыз дип уйлый. Гадәттә, бу процессуаль нормалар буенча тыела. Без аларга әлеге мәгълүматларны җиткермибез. Присяжный утырышчыларга тикшерү алып бару процедурасының детальләре дә җиткерелми. Җинаять эшен тикшерүнең ничек алып барылуы турында сөйләгәч, гаепләнүчеләр ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешерләр дип фаразлый. Бәлки, присяжныйларга ничектер йогынты ясап булыр (чөнки аларның профессиональ юридик белемнәре юк), шул рәвешле гаепләнүче үзен якларга, акларга өметләнә. Моннан тыш, гаепләү эскәмиясендә утыручы зат хөкемдарның дәлилләре җитәрлек булганда аппелляциягә бирүнең авыр икәнен аңлый. Гаепләнүче фикеренчә, присяжныйлар тарафыннан аклану ихтималы күбрәк.
— Шәхси фикерегезнең присяжный утырышчылар фикереннән аерылган очраклар сезнең эш тәҗрибәгездә булдымы?
— Сорау бераз дөрес үк түгел. Без— хокукны кулланучылар. Әгәр дә присяжный утырышчылар карар чыгарган булса, канун буенча ике як (гаепләүче һәм гаепләнүче) тарафыннан да, рәислек итүче судья ягыннан да фикер алышуга куелырга тиеш түгел. Судья буларак, мин -законны үтәүче генә. Гаепләнүчеләр өчен ике сорау мөһим: акландыгызмы яки гаепле дип танылдыгызмы? Нинди җәза бирелер? Икенче сорауны судья үзе хәл итә. Процессуаль яктан кыенлыклар күбрәк. Россия Җинаять-процессуаль кодексында присяжный утырышчылар эшен җайлаучы аерым бүлек бар. Ә хөкемдарга бары тик җитәрлек дәлилләр китерелгәнме, гаеп исбатланганмы — юкмы икәнен генә хәл итәргә кирәк. Барлык өстәмә аспектлар судья игътибарыннан читтә кала. Присяжный утырышчылар өчен кайвакыт шәхес турында мәгълүмат кызыклы тоела: ни булган, гаепләнүченең тормыш шартлары. Мәсәлән, ул ятим, берүзе үскән, авыр тормыш шартлары аркасында кыек юлга кереп киткән. Моннан чыгып, гаепләү эскәмиясендә утыручы затның шәхесе турындагы мәгълүматларны карый һәм карар чыгара алалар.
— Присяжный утырышчыларны ничек сайлыйлар, сез бу эштә катнашасызмы?
— Юк, алар очраклы сайлау ысулы белән сайлана. ТР Дәүләт Советы сайлаучылар исемлегеннән кандидатлар исемлеген раслый (30 меңгә якын кеше). Присяжный утырышчыларны кешеләр түгел, ә компьютер сайлап ала. Беренче эш итеп җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр, алкоголизмнан интегүчеләр исемлектән алып ташлана. Аннары шәхси сәбәпләр дә роль уйнарга мөмкин: кемдер җитештерү белән бәйле эшеннән китә алмый, кемнеңдер балалары белән яки гаилә проблемалары бар. Присяжный утырышчылар исемлегенә төрле кеше керергә мөмкин: төзүчеләр, укытучылар, эшмәкәрләр, урта звено җитәкчеләре, пенсионерлар. Алар хәтта хезмәт хакы да ала. Мондый процессның бер көне казнага якынча 40 мең сумга төшә. Бу хезмәт хакы, җиһаз, туклану, канцелярия, электр, җылыту чыгымнарын үз эченә ала. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында эшне карау өчен 18 кешедән кимрәк кандидат булса, без шул ук процедура буенча сайлап алуны башлыйбыз.
— Хөкем ителгәннәр присяжный утырышчылардан үч алам дип янаса, аларны саклау системасы булдырылганмы?
— Хөкем ителүчеләр җинаять эше белән, шул исәптән присяжный утырышчылар исемлеге белән дә танышырга хокуклы. Ләкин алар турында фамилиясе, исеме генә билгеле. Калган идентификацион мәгълүмат юк, туган көне дә, адресы да бирелми. Фамилия һәм исем буенча кешене табу мөмкин түгел диярлек. Ә төп сәбәп - җинаятьчеләр бу кешеләрне үзләре сайлаган. Аларга барлык хокуклар аңлатыла. Сайлау процессында алар үзләре хөкем итәчәк кешеләр исемлеге белән таныша.
— Присяжный утырышчылар процесста катнашудан нинди сәбәпләр буенча читләштерелергә мөмкин?
— Гаепләнүче белән туганлык мөнәсәбәтләре ачыкланса, яисә присяжный үзенә ниндидер файда артыннан йөрсә. Присяжный утырышчыга җинаять эшен караганда дәлилләр табу тыела. Суд практикасында, хәлне бәяләү өчен вакыйга урынына утырышчының мөстәкыйль рәвештә, үз белдеге белән бару очраклары да бар иде һәм ул кеше коллегиядән чыгарылды. Присяжный утырышчы тикшерү алып барырга тиеш түгел.
Шулай ук присяжныйны авырган очракта яки судка килә алмаган башка сәбәпләр буенча алыштырырга мөмкиннәр.
— Присяжныйлар катнашындагы суд ничек уза? Аның үзенчәлекләре бармы?
— Суд тарафыннан эшне карау берничә этапка бүленә. Барысы да гаепләнүченең үз эшен присяжный утырышчылар суды тарафыннан карау турындагы үтенечен канәгатьләндерүдән башлана, аннары турыдан-туры утырышчылар сайлап алына.
Присяжныйлар сайлаганнан соң без эшне тикшерүгә керешәбез, утырышчылар катнашында гаепләү һәм яклау ягы тыңланыла, дәлилләр тикшерелә.
Иң мөһиме, присяжныйлар бер сорауга җавап бирергә тиеш: бу вакыйгада гаепләнүченең катнашы бармы.
Һәм мин, рәис буларак, гаепләү һәм яклау ягының процессуаль канун таләпләрен үтәвен күзәтергә тиеш. Әгәр хокук бозулар ачыкланса, мин чыгыш ясаучы якны туктатам һәм жюрига мөрәҗәгать итәм: «Хөрмәтле жюри, хәзер әйтелгәннәрне исәпкә алмавыгызны сорыйм, чөнки бу сезнең компетенциягә кагылмый».
Бик нечкә моментлар бар. Әгәр дә берәр мәгълүматны жюрига җиткерми калсаң, бу да канун бозу дип саналачак. Шуңа күрә процесска бик җитди карарга кирәк.
Киләсе этап — суд фикер алышуы (прении). Прокурор һәм адвокатлар чыгыш ясый.
Фикер алышулардан соң, гаепләнүче присяжныйлар алдында соңгы сүз белән чыгыш ясый, шуннан соң рәислек итүче тәнәфес игълан итә һәм, гаепләнүчегә карата гаепләү һәм якларның позициясен исәпкә алып, сорау кәгазе проектын әзерли. Башта сорау таблицасы гаепләү һәм яклау ягына гына бирелә. Алар кисәтү ясарга хокуклы. Шуннан соң рәислек итүче судья бу кисәтүләрне җыя, киңәшмә бүлмәсенә чыга, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, сорау кәгазен төзи һәм аны янә киңәшмә бүлмәсенә алып керә, аны карар чыгаручы присяжныйларга тапшыра. Хөкем карарын чыгаруда төп составка керүче присяжныйлар катнаша.
Сорау кәгазен тутырганнан соң, судья присяжныйлар җавапларында эчке каршылыклар булмавын тикшерә. Әгәр андыйлар юк икән, карарны игълан итү өчен сорау битен старшинага бирә.
— Бу биттә нинди сораулар бар?
— Һәр эпизод буенча дүрт мәсьәлә куела. Мәсәлән, бу вакыйганың шарты исбатланганмы? Гаепләнүче бу вакыйгада гаеплеме? Мәрхәмәткә лаекмы? Җинаятькә катнашы исбатланганмы?
— Вердиктны чыгару ничек бара?
— Вердиктны старшина укый. Әгәр дә ул акланса, кеше шунда ук сак астыннан азат ителә. Монда жюри үз эшләрен тәмамлый. Алга таба суд тикшерүе присяжныйлардан башка гына бара. Монда шәхесне характерлаучы мәсьәләләр карала: гражданлык дәгъвалары, процессуаль чыгымнар. Чыгарылган карарның дөреслек мәсьәләсе инде тикшерелми. Шуннан соң җинаять кылуда гаепле дип табылса, гаепләнүчегә җәза билгеләнә.
Анна Арахамия фотолары
Комментарийлар