16+

Кем син, Зәки Зәйнуллин?

Шәхси архивымнан Зәки ага Зәйнуллин белән үткәрелгән әңгәмәм “тәгәрәп” килеп чыкты. Моннан ун ел элек бу әңгәмәдә бик кызыклы һәм тамчы да искерми торган фикерләр дә әйтелә. Шунлыктан аны “Шәһри Казан” гәҗитен укып баручылар игътибарына тәкъдим итәсем килде...

Кем син, Зәки Зәйнуллин?

Шәхси архивымнан Зәки ага Зәйнуллин белән үткәрелгән әңгәмәм “тәгәрәп” килеп чыкты. Моннан ун ел элек бу әңгәмәдә бик кызыклы һәм тамчы да искерми торган фикерләр дә әйтелә. Шунлыктан аны “Шәһри Казан” гәҗитен укып баручылар игътибарына тәкъдим итәсем килде...

Каюм Насыйри урамы. Мәрҗәни мәчетенә җиткәнче әллә ничаклы тарихи йортлар янәшәсеннән узам. Татар хәятенә кагылышлы бу йортларны нинди язмыш көтә? Тукай яшәгән “Болгар” номерлары сыман, болар да тузан-төтен булып бакыйлыкка очмасмы? Уйландыра шул.
***
Зәки Зәйнуллин янына барам. Менә аның йорты. Капка келәсен ансат кына ачам да ишегалдына узам. Чирәмлек. Шундагы аркалы урындыкта китап укып утыра. Исәнләшәбез. Сөйләшенгәнчә, безнең турыдан-туры әңгәмәбез башлана?
Студент чакларда “Кто вы, доктор Зорге?” дигән фильмны караган вакытлар бик нык хәтердә. Менә шуңа охшатыбрак беренче сорауны бирәм:    
–    Кем син, Зәки Зәйнуллин? – дип сүз кушам.
– Үземне чын татар егете дип саныйм. Ачыграк итеп әйткәндә, мин атаклы Эстәрлебаш егете. Бик белемле, мәдрәсәле, тарихи авыл булган ул заманында. Үзем элек-электән белемгә омтылдым. Әле бүген дә һаман бик күп китаплар, әдәбият укыйм. Чөнки Россиядә аң-белемең югары булса гына үз халкыңның хәлен аңларга, аңа ярдәм итәргә мөмкин. Безнең илдә гап-гади көтүче дә, эреле-ваклы чиновниклар да татар халкы өчен бик кирәкле. Аннары, мактану булмасын, мин бик эшчән кеше. Аллага шөкер, тәүлегенә 15-16 сәгать эшли алам.

Аның күзләренә текәлеп карыйм. Ул бер дә уңайсызланмый, үзе дә эчке уйларыңны сүтеп ташлардай итеп сиңа текәлә. Совет Армиясе полковнигы. Ригада хезмәт иткән чаклары. Менә шунда ул милли хәрәкәт агымына татардан бер дулкын булып кушылып китә дә инде... Анда ул милли герой дәрәҗәсенә күтәрелә.
Болар – егерме-утыз еллап элек. Сорау бирәм:
 

– Яшьлегең-юләрлегең эзләреннән чын азатлык алган Латвия илләренә барып чыгасың килмиме?
– Мин анда ел саен булам. Үзләре чакыралар, үзләре килеп алалар. Хәтта гарәб илләренә илче итеп җибәрергә дә кыстадылар. Юк, дидем, Казаннан аерылып китәсем килмәде. Мин үземне Татарстанда күбрәк кирәк дип саныйм.
 

– Тәрҗемәи хәл дигән нәрсә бар кеше тормышында. Сезнеке гади генә түгел кебек...
–1952 елны самолет техниклары әзерли торган Иркутск хәрби училищесына укырга кердем. 4-5 ай эчендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, лидергә әйләндем дияргә була. Миндә уку таланты көчле иде, ялкау булмадым. Безнең нәсел шундый. Училищеда укыганда күп нәрсәләргә күзем ачылды. Кайбер егетләр иртән юньләп юынмыйлар, эшкә чапсалар – эшләренең юне-рәте юк. Гомумән, рус халкы белән татар тиңдәш түгел, ахрысы, увольнениягә чыксалар, эчеп кайтудан башканы белмиләр. Шуңа күрә һич кенә дә урыслашырга теләмәдем, татар егете булып калуны горурлык санадым.

– Милли-азатлык хәрәкәте, дибез. Безнең татарда борын-борыннан бердәмлек юк ич. Элек тә, хәзер дә шулай. Бу хатаны төзәтеп булмас микәнни?
– Алайга китсә, бер генә халыкта да юньле бердәмлек булмаган. Тарихта моның мисаллары байтак. Һәрбер юлбашчы-азаматлар күбрәк үз ягына каерган. “Гарасы” дигән төрки бер сүз бар, аны Тукай да кулланган. Бу – читтән кергән бәла, дигәнне аңлата. Безнең татарны 450 ел буена шулкадәр изгәннәр, чапканнар, куркытканнар – аның туксан проценты әле дә булса куркаклыкта яши.

– Зәки абый, сез заманында, 19 кеше, ачлык майданы тоттыгыз. Әйтегез әле, моның нәтиҗәсе ни дәрәҗә булды?
– Безнең бит максат бик ачык куелган иде: Татарстанда Россия президентын сайлауларда катнашмаска! Үзебезгә үзебез хуҗа булып яшәмәкче без, янәсе. Татарстанда ул чакта Ельцин кандидатурасына бик аз тавыш бирде. Ләкин аның: “Суверенитетны теләгәнчә алыгыз”, – дигән сүзләренә рәхмәт әйтергә кирәк.
***
Зәки абый – 11 китап авторы, аның каләменнән күп кенә повесть һәм романнар төшкән. Аның үзенең тоткан юлы, иҗат принциплары, геройлары бар. Бу уңайдан Әмирхан ага Еникинең әйткән сүзләре хәтергә төшә. Әңгәмәләрнең берсендә ул: “Мин табигыйлекне яратам. Геройлар тормышчан булсын. Ләкин табигыйлекне натурализм белән бутамаска кирәк”, – дигән иде миңа.
– Миңа калса, кемнәрдер сиңа тартыла, кемнәрдер синнән курка шикелле...
– Казанда язучыларның күбесе симпатия белән карый миңа. Очрашканда мактыйлар, ачылып сөйләшәләр. Трибунага чыктылармы – ләм-мим, минем әсәрләр турында берни әйтмиләр. Кайбер җитәкчеләрнең мине тапаганын да беләләр югыйсә. Каләмдәш буларак яклаучы күренми. Ә инде сорауның икенче өлешенә килсәк... Миннән карьеристлар гына куркырга мөмкин. Минем бит берәүгә дә начарлык эшләгәнем юк.

– Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә хәзер күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнезң күзе “кыза”. Синең үзеңә дә вакыт түгел микән?
– Бүләкне сорап алмыйлар, андый гадәтем юк. Дәүләт бүләгенә минем исемне, иҗатымны беркайда да күтәреп чыкканнары юк. Ә яшьләр, дөрес әйтәсең, төрле-төрле бүләкләргә ашкынып торалар. Алсыннар. Чын бәяне бит вакыт бирәчәк...

– Татар укучысы кими бара, диләр. Син моның белән килешәсеңме? Югыйсә бит СССР заманында без “самая читаемая страна” дип санала идек.
– Килешәм. Татар мәктәпләрен бетерә барган, милли төбәк компонентларын юкка чыгарган заманда китап укучылар, әдәбият сөючеләребез кими барачак. Аннары... глобальләшү, интернет-сайт-компьютер уеннары да бик нык аяк чала безгә. Вәләкин... татар телен бетерергә тырышу – зур ахмаклык.

Шушы урында әңгәмәне туктатабыз. Форсаттан файдаланып, мин язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның хуҗалыгы белән танышам. Ике катлы таза агач йорт, янкормасы ак кирпечтән. Дүрт-биш сутыйлык ишегалдында май чирәме тантана итә.

Койма буенда миләш, шомырт, имән, каен агачлары рәте. Барысын да үз куллары белән утырткан. 29 төп каен санадым. Соңгысы, иң карты – шул заман байларыннан бер истәлек булып калган.

Мунчасы да шәп күренә, төтене туры чыга булса кирәк. Менә шундый хуҗалыкта ялгызы яшәп ята икән ул. Ялгызлык, бер караганда, язучы, әдип кеше өчен зур бәхет инде ул. Аңа бит өч кенә нәрсә – өстәл, ак кәгазь һәм тылсымлы каләм кирәк. Болары бар аның. Күбрәк язсын, татар укучысын күбрәк шатландырсын ул. Язасы план-ниятләре күп аның. Каләменнән тарихыбыз аһәңнәре, йомры-йөгерек сүзләр тамып кына торсын.

Рашат Низами, Июнь, 2011 ел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading