16+

Кем әйтә бай яшәмибез, дип?

Казанда эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 54 мең сум Башкалада быелның 9 аенда сәнәгать предприятиеләренең җитештерүчәнлеге 1,5 мәртәбәгә арткан, төп капиталга 64,1 миллиард сум инвестиция кергән.

Кем әйтә бай яшәмибез, дип?

Казанда эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 54 мең сум Башкалада быелның 9 аенда сәнәгать предприятиеләренең җитештерүчәнлеге 1,5 мәртәбәгә арткан, төп капиталга 64,1 миллиард сум инвестиция кергән.

- Инвестицияләр җәлеп итүдә Казан миллионлы шәһәрләр арасында беренче бишлектә, - диде “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева.

Казанда 792,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, халык үзе 9 айда 380,3 мең квадрат метр торак төзеп чыккан. Барлыгы 207 миллиард сумлык товар сатылган. Ләкин, коронавирус сәбәпле, быелның дүртенче кварталында үсеш күзәтелү шикле. Шунлыктан, товар сатуда онлайн ритейл, маркетплейс кебек базар алымнарын кулланып, интернет аша сәүдәне активлаштыру зарурлыгы искәртелде.

Бирешмәгез эшкуарлар
Казанда 75 мең 560 кече һәм урта предприятие исәпләнә. Үзмәшгульләр 52 мең 109 кеше.
- Һаман да урта һәм кече бизнеска авырга туры килә, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Шәһәр бюджетына өстәмә йөк булса да, муниципаль ярдәм чараларын башкарачакбыз.

Ярдәм дигәннән, аеруча зыян күргән предприятиеләргә һәм оешмаларга 1 ноябрьдән еллыкның 3 проценты күләмендә ташламалы кредитлар бирү кабаттан гамәлгә куелган. Хезмәткәрләргә 12 мең 792 сум күләмендә бер мәртәбә грант бирелә.
- Милек салымына “Аренда каникулы” муниципаль проекты эшли. Товарны рекламалауда ташламалар бар, - диде Гүзәл Минһаҗева.
Бер эшсезгә – ике эш

Республика башкаласында 1 октябрьгә рәсми рәвештә теркәлгән эш урынсызлар – 8021 кеше. Бу узган елның шул чорындагыдан 75 процентка кимрәк. Ул вакытта эшсезләр саны 32 мең 701 булган.
- Сентябрьдә Казанда бер эшсезгә 2,5 вакансия туры килә, - диде Гүзәл Минһаҗева. - Вакансияләрнең 63 проценты – эшче һөнәрләре. Төзүчеләр, “завод” эшчеләре, транспортчылар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы тармагы хезмәткәрләре кирәк. Шулай ук, табиблар һәм кече медицина персоналы таләп ителә.

Сөбханалла!
Казанда быелның 8 аенда эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 54 мең сумга җиткән. Республика буенча әлеге күрсәткеч 42 мең 539 сум.
Аеруча зур хезмәт хакы профессиональ, фәнни һәм техник эшчәнлек өлкәсенә карый, аларда – 80 мең 622,5 сум. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә – 78 мең 186,5 сум, финанс оешмаларында – 69 мең 309,5 сум һәм энергетикларда 66 мең 975 сум уртача хезмәт хакы алалар. Ай саен.

Мэр өметсезлеккә бирелми
Сөйләшүгә йомгак ясап мэр Илсур Метшин: “Катлаулы чор кичерүгә карамастан, икътисад тотрыклылана. Сәнәгать җитештерүе индексының үсеше, инвестицияләр күләме, ваклап сату әйләнеше күрсәткече предприятиеләрнең һәм шәһәр хуҗалыгы тармакларының алга баруын дәлилли”, - диде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading