16+

Кемдер икенче, йә алтынчы фатирын алып куя, яки янә кризис турында...

Телибезме без, теләмибезме, күрмибезме, күрәбезме, глобаль вирус көн саен яңадан-яңа “бүләкләрен” ташый... Инде “ковид юк ла ул”ларга да, “бөтендөнья заговор”ына да, “чиплаштыру теория”сенә дә ышанучылар калмады, диярлек, бугай. Тирә-якта пулемет утыннан егылган кебек кырылган халык күренеше кешеләргә башкача уйларга урын калдырмый, һәрхәлдә.

Кемдер икенче, йә алтынчы фатирын алып куя, яки янә кризис турында...

Телибезме без, теләмибезме, күрмибезме, күрәбезме, глобаль вирус көн саен яңадан-яңа “бүләкләрен” ташый... Инде “ковид юк ла ул”ларга да, “бөтендөнья заговор”ына да, “чиплаштыру теория”сенә дә ышанучылар калмады, диярлек, бугай. Тирә-якта пулемет утыннан егылган кебек кырылган халык күренеше кешеләргә башкача уйларга урын калдырмый, һәрхәлдә.

“Икенче дулкын” очрагы, болай да катлаулы икътисадый вазгыятне, тагын да катлауландырачак, яңа кризис алып киләчәк – монысы шиксез. Кризис вакытында кемдер берсүзсез кесәгә сугачак күренешләр алдыннан җыйган акчасын туздырып бетерергә ашыга, кемдер, киресенчә, барлы-юклы акчасын юкка-барга сарыф итмәскә теләп, экономия режимына күчә.

Һәрхәлдә, Росстат, безне аптыратып, II квартал нәтиҗәләре буенча, россиялеләр арасында артып киткән кулланучылык активлыгын күреп алды. Ягъни, күпләр, кризис белән ризалашып, ничарадан бичара, күпләп акча туздыра башлаган булып чыга. 

Бу күренешнең психологиясен аңларга була. Башта (яз көне) күпчелекнең җыйган “мая акчасы” “эреп бетте”, анан соң (җәй көне) бәгъзеләр “яңа маяга” акча җыя алмаячакларын аңладылар. Нәтиҗәдә, халык бөтен кергән керемен “бүген һәм хәзер” туздырырга кирәк, дигән карарга килде. Кибетләрдә – вак-төяк... концертлар, дискотекалар... кием-салым, аракы, колбаса... Бу – урта хәлле халыкның бүгенге шөгыльләре.

Акчалырак катлам вәкилләренең мәсьәләсе күпкә катлаулырак: аларга зуррак, кыйммәтлерәк, затлырак әйберләр сатып аласы. Юкса, евроны 100гә таба куган девальвациянең кәгазь акчаларны җилгә очыра баруын алардан да яхшырак күреп торучы кеше юк.

Менә бу урында инде акчалы кавем ике лагерьга аерыла. Кемдер икенче, йә алтынчы фатирын алып куя, ә кемдер яңа модель автомобиль хуҗасына әверелә... Тегесен дә, монысын да берьюлы алучы өченче бер кавем дә бар, тик алар турында монда сөйләшеп тормыйк, беренесен һәм икенчесен “чәйнәп” алыйк.

Беренче очракта, башында акылы булган кеше, акчасын очсызланудан саклау өчен бәясен югалтмый торган пассивларга урнаштырырга тырыша – фатир ала. Күчемсез милек бәясе беркайчан да төшмәячәк, монысы – тимер аксиома. Фатир бәяләре төшкән очракта, башлыча ипотека кредитларына корылган банк системасы зыян күрәчәк, шуңа күрә, дәүләт моны булдырмаска тырышачак. Торак бәясе һәрвакыт, йә артып торачак, йә (сорау бөтенләй булмаган очракта) бер урында таптаначак. Фатирга кеше кертеп, акча эшләү перспективасы да бу вариантны кулайрак итеп күрсәтә.

“Җилбәзәгерәк” кавем, йә булмаса, тулы фатирга акчасы җитмәгән халык, нәкъ беренче очрактагы мотивлар белән фикер йөртеп, үзен башкачарак тота. Акчасы “эреп” юкка чыкмасын дип, Россиядәге затлылык һәм байлыкның тагын бер күрсәткече – кыйммәтле иномарка сатып ала. Мондыйлар да хаклы, чөнки иномарка бәяләре валюта белән бергә үсә. Иртәгә артканчы, бүген алып калырга омтылучыларга да авыр сүз әйтеп булмый.

Аерма шунда гына: күчемсез милек гомерең буена синең җаныңны җылытачак, ә автомобиль гомере – 3-5 ел.

Сез кайсы вариант яклы?

Әмир Исламов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading