Көтмәгәндә-уйламаганда кемнедер рәнҗетермен дип тә уйламадым. Шулай килеп чыкты. Танышым хакында ишеткән сүзне нәкъ менә үзеннән сорарга булдым. Сүз артыннан сүз эзләп йөрү дә түгел иде ул. Гайбәт сату турында сүз дә бармый. Тик һәр нәрсәнең чамасы бар дигәндәй, бәлки дәшми калу дөресрәк тә булгандыр. Әйттем дә, үпкәләттем – шуны үзем дә сизми калдым.
Гайбәт турында чынлап торып уйланганым да юк иде. Кеше турында сүз ишетү, хакмы-нахакмы икәнлеген тәгаенләп йөрү өчен кемнеңдер вакыты бик күптер, сүз дә юк. Әмма эш кешесе юк-бар сүз артыннан чабып йөрми.
Ялгыш сүз әйтеп рәнҗеткән вакытларыгыз булдымы? Үзе турындагы сүзне кеше белеп торырга тиешме?
Ризәлә Исмәгыйлова, “Тәртип” радиосының баш мөхәррире:
– Бик четерекле тема бу. Гайбәткә, гомумән, каршы мин. Кызганыч, күпме тыелырга тырышсак та, үзең уйламыйча гайбәткә керәсең инде кайбер чакта. Бу хакта эштәгеләргә дә әйттем әле. Стенага “Монда гайбәт сөйләнми” дигән бер картина элеп куярга кирәк әле дим. Килгән кешене сөйләгәнне тыңлап утырсаң да, син инде гайбәтче саналасың. Ә бездән кеше өзелми. Олы кешеләр дә, күренекле шәхесләр дә, радиотыңлаучылар да күп килә. Син бит инде аларга әйдә, кирәклесен генә сөйләшик, гайбәт сөйләмәгез, сезне тыңлап утырырга вакытым юк дип әйтә алмыйсың...
Кайбер хәбәрне белми торуы да хәерле булырга мөмкин. Әмма, кайберсен әйтми торсаң, якын кешеңнең хаталануы бар. Монда хәбәрне психолог кебек җиткерергә кирәктер. Үзем турында читтән карап, бармак төртеп, көлеп йөргән кешеләрне янымда бер секунд та тотмас идем. Йомшак итеп булса да, сине якын иткән кеше сиңа зыян килмәсен өчен, яхшы ният белән кисәтеп әйтергә тиеш дип уйлыйм. Начар уй белән, синең бәгыреңне чеметү өчен, махсус әйтелсә, дөрес түгелдер. Кайбер гайбәтне белмәвең дә хәерле булырга мөмкин. Үзара мөнәсәбәтне бозмас өчен күзне йома торганнары да була. Гайбәт ярамаган эш булса да, аннан сабак алырга була. Мәсьәлән, кайбер хәлне соңарып кына беләсең. Янәшәңдә йөрүче якын кешең исә, мин моны ишеткән идем инде, сине өйрәтәсе юк, үзе беләдер дип уйладым ди. Ә ул ситуация сине авыр хәлгә китереп җиткергән була. Бу очрактан шулай ук берьюлы ике нәтиҗә ясап була. Беренчесе – син якын дип йөргән кешеңнең якын түгеллеге! Димәк, зирәгрәк булырга кирәк. Икенчедән, үз репутациясен саклар өчен, сиңа тиешле мәгълүматны җиткермәүчеләр дә бар.
Ильяс Халиков, дини җырлар башкаручы:
– Бу – бик көчле тема. Идеаль кеше бар микән ул гайбәт сөйләшми торган?! Булса да, бик сирәктер. Аллам сакласын, гайбәтнең гөнаһысы бик зур. Сөйләшмәскә тырышабыз. Үземә дөресен, күзгә карап әйткәннәрен яратам. Арттан мин булмаганда сөйләшкәннәре белән килешмим. Шуңа күрә дә, килеп әйтсеннәр, чакырып әйтсеннәр, шулай-шулай дип. Теге ни, болай ни, тегеләй инде – кеше булмаганда сөйләү уңайсыз килеп чыга. Гайбәт сөйләү пыялада йөргән шикелле, шуңа гөнаһысы да бик зур. Әбүзәр радыяллаһу ганһе бервакытны Билал радыяллаһу ганһегә карап торган да: “Әй син кара хатынның баласы”, дип рәнҗеткән. Шуннан соң пәйгамбәребез: “Син дөрес эшләмәдең, Әбүзәр” дип әйткән. Әбүзәр халык арасыннан Билалны тапкан. Каршына тезләнеп, аягын кочаклаган. “Башыма аягың белән бас, мин сине рәнҗеттем!”– дигән. Билал аның башыннан үпкән дә, мин Аллаһ ризалыгы өчен гафу иттем диеп, алар ризалашканнар. Хәзер без үзебез турында сүз ишетсәк, нишлибез? Безнең халык башта барып ызгыша-талаша, аннан сугыша. Ә менә бу хәдисне беркем дә искә төшерми. Беренче булып гафу үтенсә, хәерлерәк. Әлбәттә, бу кешенең эчке дөньясыннан тора. Ситуацияләр турында сөйлисем килми. Тормышта төрле хәлләр була. Кешенекен сөйләсәң, гайбәт. Үзеңнекен сөйләсәң, хатирәләргә чумасың.
Альбина Нигъмәтҗанова, Апас районы Карамасар авылы китапханәчесе:
– Гайбәт сөйләр өчен вакыт буш, проблемасыз баш һәм яхшы хәтер кирәк бит ул! Миндә берсе дә юк. Кеше үзе турындагы хәлләрне болай да ишетәчәк. Һәм аны нәкъ менә синнән ишетүе принципиаль түгел. Бик якын аралаша торган кешем булса, әлбәттә: “Шундый сүз ишеттем, дөресме соң?” дип сорарга мөмкинмен. Һәм ул миңа аның өчен үпкәләмәячәк, чөнки минем начар ният белән, я гади кызыксыну өчен генә түгел, ә борчылып сораганымны беләчәк. Гел үзе турында сөйли, мактана дигән сүз чыгу ихтималы булса да, гайбәт сөйләгәнче, мин үз хәлемне сөйлим кешегә – барыбер ни турында булса да сөйләшергә кирәк бит инде очрашкач.
Данил Салихов, драматург:
– Мин бер дә гайбәт сөйләмим дигән кеше бармы икән ул? Без үзебез дә сизмәстән сөйләм телендә еш кына гайбәткә кереп китәбез. Аны тыңлап утыру да диндә дөрес түгел. Ниндидер гайбәт, ниндидер информация сиңа килеп керә икән, аны тирә-якка чәчмәү ул дөрестер. Без аның дөресме-түгелме икәнен белмибез бит. Чынлыкта, гайбәттән китү – халыкның чистарынуы ул. Без шуны аңлыйбыз икән, гайбәт дигән төшенчәдән китеп барачакбыз. Гайбәт сөйләшмичә дә аралашырга була. Тормышта сөйләшер сүзләр күп. Әгәр дә сиңа кагылышлы гайбәт була икән, теләсә кайдан белешкәнче, шуны сөйләгән кешедән сез шушы фикерне әйттегезме дип сорау дөрестер. Ни өчен дигәндә, шикләнүгә шик калдырмаска кирәк. Әгәр дә шул гайбәтне үткәреп җибәрәсең икән, син чыннан та аны эшләмәгәнсең икән, син үзеңнең хаклыгыңны беләсең икән, аны сорамау дөресрәктер. Син үзеңне беләсең, гайбәтне таратмаганыңны, синнән чыккан сүз гайбәт түгел икәнен беләсең, шуңа күрә рәхәтләнеп чиста күңел белән яши аласың. Барысын да Аллаһы Тәгалә күреп тора.
Рөстәм Гайзуллин, Кәрим Тинчурин театры артисты:
– Гайбәт – нәрсә соң ул? Әйтик, берәр мәсьәлә, я берәр кеше турында бер төркем хезмәттәшләрең белән белән сөйләшү һәрвакыт гайбәт тә булып бетмидер ул. Мәсәлән, кеше турында берәр нәрсә ишетәм икән, туп-туры аңа барып бу хакта әйтергә ашыйкмыйм. Һәрвакыт бергә аралаша торган, уртак фикер йөртүче дуслар белән киңәшеп, шундый сүз ишеттем әле дип, уртага салып киңәшкәннән соң, уртак фикергә килгәч кенә әйтеп тә буладыр. Әгәр дә ул синең якын кешең икән инде, шундый сүз ишеттем – хакмы дип, сорап була. Белә-ишетә торып та, белмәмешкә салышып йөреп булмый бит инде. Җайлап кына сорап карыйсың. Үпкәләтәсең икән, гафу үтенүдән курыкмаска кирәк.
Ашыкмаска да кирәктер. Нинди генә очрак булса да, уйлап эш итәргә кирәк. Дәшми генә йөрүгә караганда, уртага салып сөйләшү дөресрәктер. Гайбәт итеп таратып йөргәнче, үзенә әйтү яхшырак та. Башка кешегә сөйләп йөрисең икән, бу очракта гайбәткә әйләнә инде. Мин дә кемнедер рәнҗетермен дип уйламадым дигәннән, әйткәнче уйларга кирәк. Минем белән юл транспорт һәлакәте булган иде. Машинама арттан Газель машинасы килеп керде. Үзем башка машиналарны үткәрергә туктаган идем. Шуннан соң, Газельнең йөртүчесе син кузгалырсың, дип уйладым ди. Монда уйларга түгел, карарга кирәк иде, дидем. Монда киресенчә, нәрсәдер хәл иткәнчә, башта яхшылап уйларга кирәк.
Алия Исрафилова, җырчы:
– Махсус кемнеңдер турында начар сүз чыгарыйм әле дип, сүз башлаганым, гайбәт таратканым юк. Ләкин кайвакытта компаниядә кемнедер искә төшереп, көлеп алу була бит инде ул. Аңардан качып булмый, шулай да андый сөйләшүләрдән ераграк торам. Катнашмаска кирәклеген беләм. Кайчак баш селкеп куйсаң да, “Алия синең турында әйтте”, дип әйтмәгән сүзеңне дә җиткерә алалар. Ә болай, киресенчә, кешеләрнең яхшы якларын гына күрергә тырышам. Бу – үземнең көнчелегем белән көрәш тә кебек. Һәркемнең уңай сыйфатларын турында ихластан сөйләп тә, әйтеп тә бирү яхшырак. Гомумән, энергияне шул яхшы якка борырга кирәк.
Фото: https://pixabay.com/ru
Комментарийлар