Узган гасырдагы авыл балалары өйдә ташбакалар, тутый кошлар (попугай) асрау турында хыялланмады да хәтта. Экзотик җәнлекләрне ишетеп кенә белә идек. Безнең өчен көчек белән песи дә бәхет иде.
Хәзерге заман балалары бөтенләй башка шул: шәһәрнекеме яки авылныкымы – аерма юк. Безнең дә малай 5нче сыйныфта укыган чагында тутый кош күтәреп кайтты, тимер читлеген дә сатып алган берочтан.
– Улым, ник алып кайттың аны, өйдә үлә бит ул. Ашарына да икенче төрле ризыклар кирәк аңа, – дип, хатын белән беравыздан, ах-вах килдек.
– Юк, үлми. Мин попугайны үзем карыйм. Безнең класста бөтенесенең попугае бар, минеке генә юк, – дип, мөлдерәде улыбыз.
– Ашарына нәрсә бирәсең соң менә хәзер? – дим.
Дәшми. Анысын уйламаган. Хатын белән икәүләшеп чыгып, кош ризыгы алып кайттык. Малай тавык йомыркасыннан да кечкенә кошчыкка Кеша дип кушамат бирде. Савытка катнаш азык салып, читлек эченә куйдык. Кеша бер почмакка поскан, тыны да чыкмый, ризык янына да килми. Өйгә ияләшкәч ашар әле, дип сөйләнәбез. Дөрестән дә, берәр сәгатьтән чырык-чырык килеп, азыкны чемченәсе итте бу.
Кешаны кичләрен «иреккә» җибәрәбез. Бүлмәдән-бүлмәгә пыр килеп оча, мин сиңа әйтим. Кошчык безгә тәмам ияләште. Кеша, дип, кул чәбәкләгәч, кулга ук куна башлады. Бер кызыкның бер михнәте дә бар шул. Ризыкка шактый акча тотылганын исәпкә алу юк инде. Кошчык кая кунса, шунда тизәк тамызып калдыра мөртәт. Хатын шкаф, телевизор, суыткыч, челтәр таягы өсләрендәге кош тизәген сөртеп мәш килә. Биек урыннарга мин дә менәм. Монысы инде ярар, Кеша өстәлгә һәм, игътибарсыз калдырсаң, аш тәлинкәсенә, чәй ясалган чокырга да секунд эчендә тәрәт итеп өлгерә. Чәеңне эчеп бетерәсең, ә чокыр төбендә – тизәк.
– Кош гриппы йоктырып, бөтен гаиләбез белән үтереп бетерә бу безне, – дим.
Без – авыл балалары, ял җиттеме, туган якка ашыгабыз. Кеша ике көнгә җитәрлек ризыгы һәм суы белән шәһәрдә кала. Атлар, этләр, дельфиннар, лачыннар акыллы инде. Бер чеметем мамык кебек кечкенә тутый кошта да адәм акыллары бар, әй. Кеша үзен генә калдырганны яратмый иде: без кайткач, дәшми, үпкәләп-турсаеп утыра. Хәтта күрше әбигә калдырып торганны да яратмый.
Җәй җиткәч, Кешаны да авылга кунакка алып кайттык. Малай: «Кеша», – дип чакырганда, кошчык моның кулына очып куна. Авылдагы әбисе шаккатып күзәтә бу тамашаны. Кешаның авылга чираттагы бер сәфәре күңелсез тәмамланды. Әби, ашыгып чыкканда, өй ишеген ачык калдырган. Кеша исә, шул мөмкинлектән файдаланып, урамга очкан. Өй тирәсендә бөтерелеп йөрде, чакырып кычкырабыз. Бәлки кулыбызга килеп тә кунган булыр иде. Ят тавышлы кошчыкны карга куркытты. Кеша гаҗәп каты тизлектә агачлыклар тарафына очты. Аннан яңгыр да ява башлады. Шул рәвешле күз уңыбыздан югалды, тавышы да тынды.
– Кеша үлдеме инде, – дип мөлдерәде малай.
Салкын яңгырдан туңып җан биргәндер яки карга тоткандыр, дип шикләнсәк тә, баланы дәррәү тынычландырырга тырыштык.
– Үлмәде, ник үлсен. Күрдең бит ничек каты оча. Карга да куып җитә алмый үзен. Иректә яшисе килә бит аның. Кышка кадәр җылы якларга очып барып җитә инде ул, – дип тынычландырдык.
Һәлакәтен үз күзләребез белән күрмәгәч, Кеша һаман исәндер төсле. Шәһәрдән авылга кайткан чакта безне күреп алыр да, элеккегедәй, малайның башына яки безнең кулларга очып кунар кебек.
Кечкенә генә булса да, хәтәр каты чукый иде мәгәр. Озак кайтмадыгыз, дип, чукып та алыр иде әле.
фото - pixabay.co
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар