16+

Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин белән очрашты

14 мая 2025, 16:11
554
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин һәм Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин һәм Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Смоленск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән парламентара элемтәләр турында фикер алыштылар. Ике ел элек Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән Смоленск өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Анохин имза салды.

Икътисади элемтәләр ныгый. Татарстан Смоленск өлкәсенә йөк машиналары, азык-төлек продуктлары, медицина җиһазлары, ягулык, компьютер техникасы җибәрә. Үз чиратында, Смоленск өлкәсе Татарстанга ашламалар, медицина инструментлары, кабельләр, зәркән әйберләре кайтара. 

Регионнарның тыгыз хезмәттәшлеге ведомствоара дәрәҗәдә дә урнашкан. Смоленск өлкәсе вице-губернаторларының берсе Татарстаннан чыккан Алмаз Әхмәтшин иде, ул кичә кинәт кенә вафат булган. Губернатор Василий Анохин җитәкчелегендәге Смоленск өлкәсе делегациясе бүген Алмаз Әхмәтшин белән хушлашу мәрәсимендә  катнашты. 

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading