16+

Кеше китә – кыры кала

Бу очрашуга, бу бәйрәмгә мин аеруча ашкынып, канатланып кайттым. Туган авылыңа кайту үзе бер зур шатлык булса, күптән күрешмәгән дуслар, классташлар, авылдашлар белән очрашу күңелгә бер рәхәтлек, җылылык бирә.

Кеше китә – кыры кала

Бу очрашуга, бу бәйрәмгә мин аеруча ашкынып, канатланып кайттым. Туган авылыңа кайту үзе бер зур шатлык булса, күптән күрешмәгән дуслар, классташлар, авылдашлар белән очрашу күңелгә бер рәхәтлек, җылылык бирә.

Авылыма кайтуның сәбәбе дә җитди, тантаналы вакыйга – озак еллар колхозыбызны житәкләгән Аппаков Сәгадәт Шәрифҗан улына истәлек тактасы кую. Тынгысыз җанлы китапханәче, шушы вакыйгаларны оештыручыларның берсе булган Рәсимә ханым Шәйхулова шалтыратып кичәгә чакыргач, мин бик шатланып риза булдым. Без анда апам Роза Садыйкова белән бергәләп кайттык. Ул – авылыбызга матди ярдәм күрсәтүче, нотариаль палатаның вице-президенты, атказанган юристы, нотариус.

Бу бәйрәмдә авылыбызның күренекле кешеләре, ветераннар, район җитәкчеләре дә катнашты. Авылдашларыбыз да бу матур вакыйганы көтеп алдылар.

Сәгадәт ага Аппаков – чынлап та зур хөрмәткә лаек легендар шәхес. Ул 1928 елның 22 октябрендә Мөслим районы, Баланлы авылында дөньяга килә. Анда – башлангыч, ә Тымытыкта урта мәктәпне тәмамлый. 1950 елларда Казан механика-техникумында укый. Чистайда тире заводында технолог булып эшли. 1955 елда ул Камышлы авылына җитәкче итеп сайлана.
Мәскәүнең югары партия мәктәбендә белем алганда, аны җиде авылны берләштергән Азнакай районы «Коммунизмга» колхозына рәис итеп куялар һәм ул анда 26 ел җитәкчелек итә. Оста оештыручы, таләпчән җитәкче, талантлы белгеч, олы җанлы шәхес буларак истә кала. Аны хезмәтләре өчен «Хезмәт кызыл байрак» ордены, Ленин ордены, Почет билгесе ордены, ВДНХның алтын медале, «Фидакарь хезмәт өчен», Ленин тууга 100 ел уңаеннан медальләре белән бүләкләнә. Аңа Татарстанның «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә.

Бу мактаулы исемнәргә ул чынлап та бик лаек шәхес. Сәгадәт ага Аппаков җитәкчелек иткән чорда бик күп корылмалар – тегермән, сыер тораклары, ремонт мастерскойлары, колхозчылар өчен бөтен унайлыклары булган кирпеч йортлар, балалар бакчасы, больница, мәктәп һәм башкалар төзелә. Урамнарга асфальт җәелә. Ул чорда кайсы авылда сәүдә үзәкләре, аптекалар, кафелар бар иде? Ә безнең Чалпы авылында, Сәгадәт ага тырышлыгы белән, болар барысы да булдырылды. Татарстанда бердәнбер булган мәһабәт мәдәният сарае – аның горурлыгы иде. Уен кораллары, белгечләр кайтартып, ул авылда инструменталь ансамбль оештырырга ярдәм итте. Кичке авыл өстендә, гармун моңнары белән бергә, саксофон тавышы да янгырый иде.

Ә аның яраткан кырлары, болыннары, үзенә дә ярату белән җавап кайтаралар иде. Ул җитәкчелек иткән чорда, колхозыбызда игенчелек-терлекчелектән алган саф табыш миллионнан артып китә. Колхозыбызны «миллионер колхоз» дип атап йөртәләр.
РСФСР күләмендә тәҗрибә уртаклашу конференцияләре да биредә уза, РСФСРның һәм Татарстанның күчмә байраклары «Коммунизмга» колхозыннан күчми. Иң беренчеләрдән булып карабодайдан, шикәр чөгендереннән мул уңыш алучы да безнең колхоз була. Минем әле дә хәтердә, Сәгадәт ага белән озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән, колхозның баш агрономы, минем абыем Мортазин Ринатның, карабодайдан мул уңыш алган өчен, ВДНХның алтын медале белән бүләкләнүе турында шатланып сөйләгәне.

Социалистик хезмәт герое, игенче-механизатор Фәхразый Кәримов һәм башка орден, медальләр белән бүләкләнгән тырыш игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр – колхозның данын күтәрүче уңган Чалпы кешеләре, «Коммунизмга» колхозының маяклары иде.
Ул, киләчәк турында да уйлап, кадрлар әзерләү өчен, колхоз стипендиатларын югары уку йортларына җибәрә иде.
Аның тормыш иптәше Хафса ханым – безнең яраткан укытучыбыз, мәктәптә завуч иде. Моңлы, матур җырлары, көләч, мөлаем йөзе, җылы сүзләре белән истә калган Хафса апа. Аларның балалары да – улы Марат, кызлары Фәридә – югары белемле, тырыш белгечләр. Марат Аппаков – Татарстан Республикасының атказанган табибы, орден, медальләр белән бүләкләнгән (Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен ордены, «Илдәге тормыш өчен», «Дөньяның шәфкатьле кешеләре», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре). Кызлары Фәридә дә үзенә табиб һөнәрен сайлый. Гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши, стоматология бүлеген җитәкли.

Истәлек тактасын ачу тантанасында Азнакай район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашып, мондый чараларның бик тә кирәк икәнен әйттеләр, Сәгадәт ага турындагы җылы сүзләрен халыкка житкерделәр. Авылыбызның хөрмәтле имамы Зөфәр хәзрәт, Сәгадәт Шәрифҗан улы рухына дога багышлап, Коръән укыды. Ә балалары, әтиләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Мемориаль такта ачылып, анда чәчәкләр куйганнан соң, кунаклар, авыл халкы мәдәният сарае залына юнәлде.
Биредә тантананың икенче өлеше, жыр, бию, истәлекләр, шигыйрь сөйләү башланды. «Җир улы» видео-фильмы күрсәтелеп, халык, күңеле белән, узган көннәргә кайтып килде. Кичәнең икенче өлешен алып баручы Ландыш Шәрәфиева, Зинфира Кашапова җыр-моң өләшүчеләрне, биючеләрне берәм-берәм сәхнәгә чакырдылар. Авыл һәм район үзешчәннәре катнашкан бу концерт күңелләрдә әле озак сакланыр.

Ә авылыбызның күркәм егетләренең, кызларының, еракта яшәсәләр дә, кайтып биредә чыгыш ясаулары нур өстенә нур булды. Талантлар бик күп бит минем туган авылымда. Җыр белән бию арасында, Сәгадәт аганың чордашлары да истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бу тантаналы чараны әзерләүче, оештыручы авыл үзидарә башлыгы Альянус Мөхәммәтшинга, китапханәче Рәсимә Шәйхуловага, видеофильмны эшләүдә ярдәм иткән Рушания Ибраһимовага зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Мемориаль тактаны эшләүче Мөнир Әхмәдишин дә мактауга лаек.
Авылыбыз, авылдашларыбыз өчен бик тә истәлекле, җылы, матур бер чара булды бу тантана. Күңел түренә сайрар кош оялагандай булды, аның тавышы кырлар җырчысы тургайныкы кебек дәртле дә, моңлы да, тынгысыз да иде.

Сәгадәт ага Аппаков та үзенең кыр-басуларында йөргәндә, өзелеп, тургай тавышын тыңлагандыр, башакларның башларыннан сыйпагандыр, яраткан Чалпы авылының матур киләчәге турында хыяллангандыр. Үзеннән авыл халкына олы мирас калдырган легендар шәхес Аппаков Сәгадәт Шәрифжан улының хезмәтләре беркайчан да онытылмас, юкка чыкмас, киләчәк буыннар да горурланып яшәрләр дип калам. Бу язмамны Сәгадәт агага багышлап язган шигырьнең бер куплеты белән тәмамлыйсым килә.
Кеше китә – кыры кала икән,
Кала икән якты хатирә.
Зур хөрмәткә лаек кеше булып,
Сез яшәрсез безнең хәтердә.

 

Рәсемдә: Сәгадәт Аппаковның улы Марат белән кызы Фәридә.

Альбина Мортазина, Азнакай районы, Чалпы авылы – Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading