16+

Кешегә өч куркыныч яный

Дөньяда кешегә куркыныч янаган әйберләрне тагын да күбрәк санарга була, әлбәттә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр өч куркыныч чыганактан аеруча сакланырга чакырды.

Кешегә өч куркыныч яный

Дөньяда кешегә куркыныч янаган әйберләрне тагын да күбрәк санарга була, әлбәттә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр өч куркыныч чыганактан аеруча сакланырга чакырды.

Татарстан республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтүенчә, сулыклар һәм боз өслеге кешенең “дошманы”.

– Быел 73 кеше суда батып үлде, 63 кешене коткардык. Хәзер су салкын. Суда кешенең гәүдәсе бик тиз туңа, ә коткару хезмәте алай тиз генә килеп җитә алмый. Су коенырга ярамый, инде кече күләмле көймәләрне дә кышкы саклауга урнаштырырга вакыт, – дип киңәш итте Юрий Венедиктов.

Әгәр дә инде кеше үҗәтләнеп көзге салкын һава торышына да карамастан, көймәдә балыкка китә икән, ул кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Көймәдә яктылык сигналы, коткару жилеты, кәрәзле телефон, навигатор булырга тиеш. Кайсы җиргә балык тотарга барырга җыенуыңны гаилә әгъзаларына, туганнарыңа әйтеп чыгып китәргә кирәк.

Онытма

Калынлыгы 7 сантиметрдан арткач кына кешегә боз өстенә керергә ярый. Бозның калынлыгы 10 сантиметрдан арткач, боз өслегендә бер урында берничә кеше дә басып тора ала. Калынлыгы 7 сантиметрдан азрак булган боз өстенә кергән кешегә 1500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салына. Рөхсәтсез урында машинада боз өстенә керсәң, штраф 3 мең сумнан 4500 сумга кадәр.

Кешегә куркыныч янаучы әйбернең икенчесе – янгыннар.
– Көзге айларда янгыннар – 20, ә янгыннарда үлүчеләр саны 15 процентка кискен артып китә. Быелның октябрь аенда гына да республикада 267 янгын очрагы теркәлде, ут 15 кешенең гомерен өзде, – диде Татарстан республикасының янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин. – Казанда 29 октябрьдә 1нче Дәүләки урамындагы шәхси йортта янгын чыкты. Ике яшь ярымлык сабыйның гәүдәсе 50 процентка пешкән. Әти-әнисе дә Республика клиник хастаханәсенә китерелде. Өйләрендә газ булмагач, электр җылыткычы кулланган булганнар.

Куен дәфтәренә:

Кулдан ясалган электр җиһазларын файдаланмагыз, мичкә утынны яки күмерне күп итеп тутырып якмагыз, мич таш нигезгә урнашкан булырга тиеш. Розеткага берьюлы берничә электр җиһазы тоташтырмагыз, электр җиһазларын озак эшләтмәгез (суыткычлар дәвамлы эшләүгә көйләнелгән), кечкенә балаларны электр җиһазы эшләгән яки мич янган өйдә ялгызларын гына калдырмагыз. Газ плитәсе өстендә кием киптермәгез, 5 литрдан зуррак газ баллонын өй эчендә кулланмагыз. Сыек ягулыкларны мич яки башка ут чыганакларына якын куймагыз.

Кешегә аеруча куркыныч тудыручы әйберләр өчлеген имгәнүләр йомгаклады. Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының травматология һәм ортопедия буенча штаттан тыш баш белгече Сергей Кривошапко сөйләгәнчә, дөньяда көч кулланып имгәтүләрдән һәм саксызлык аркасындагы имгәнүләрдән ел саен 5 миллионнан артык кеше үлә.

– Республикада быел төрле имгәнүләр алган 955 мең кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итте инде. Шулардан 47 меңе хастаханәгә салынды. Имгәнүләрнең 68 проценты көнкүреш төренә карый, урамда – 24, производствода – 2 һәм юл-транспорт һәлакәтендә – 1,6 процент. Татарстанда имгәнүләрдән ел саен уртача дүрт мең кеше үлә, – диде Сергей Кривошапко. – Дәвалау чараларына һәм имгәнү сәбәпле, эшкә яраксызлык түләүләренә республикада гына да елына 2,5 миллиард сум акча тотыла.
Европада, Россиядә һәм Татарстанда хезмәткә яраклылык яшеннән өлкәнрәкләр 18,5 процентны тәшкил итә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы экспертлары фаразлавынча, Европада һәм Россиядә 2050 елга алтмыш биш яшьтән өлкәнрәкләр халыкның 28 процентыннан артып китәчәк. Озын гомерлеләр саны артуы бик әйбәт, ләкин, сәламәтлекләре һәм хәтерләре начараю сәбәпле, өлкән яшьтәгеләр көнкүреш имгәнүләренә дучар булалар икән.
Бәла-казага юлыккан очракта, коткару хезмәте телефоны: 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading