16+

Кешелекне коткару юлына басыйк!

Һәр чорның үз проблемалары, үз чире була. Без СПИД һәм венерик авырулар, наркомания, эчкечелек киң таралган чорда яшибез.

Кешелекне коткару юлына басыйк!

Һәр чорның үз проблемалары, үз чире була. Без СПИД һәм венерик авырулар, наркомания, эчкечелек киң таралган чорда яшибез.

Соңгы елларда алкоголизм, тәмәке тарту хатын-кызлар арасында да киң таралды. Мондый кыяфәттә аларны гүзәл кызлар дип әйтергә дә тел әйләнми хәтта. Шулай «кәеф күтәрү» әкренләп гадәткә, яшәү рәвешенә, төзәтә алмаслык авыруга әйләнергә мөмкин бит. Бу турыда аларга әти-әниләре, туганнары яки дуслары әйтми микәнни?
Әлеге гадәтләргә кемнән өйрәнә соң алар? Җавапны ерактан эзлисе юк. Шәһәр ярминкәләрендә, аерым кибет алларында тәмәке тартып торучы хатын-кызларны еш күрәбез. Алар бит әни булачак яшь кызлар яки уллары-кызлары үсеп җиткән әниләр. Алар – ана исемен пычратучы, җәмгыятебезгә гарип буын китерүчеләр. Кем булачак аларның балалары? Бу балалар тормышның әлеге тискәре күренешләрен һәркөнне күреп үсә ләбаса. Җитмәсә, тагын әллә каян «снюс» дигән зәхмәте килеп өстәлде.

Әйе, бу өлкәдә бер эш тә башкарылмый, бер чара да күрелми дип әйтмәс идем. Полиция хезмәткәрләре актив эш алып бара. Наркотик тартучыларны эзәрлекләү, тоту, җинаятьчеләрне вакытында кулга алу һәм тиешле хөкемгә тарту кебек эшләр – аларның төп вазифасы. Ярый әле алар бар! Алар булмаса, ялгызың гына урамга чыгу да куркыныч була башлар иде. Шуңа да полиция формасы кигән егетләргә сокланып карыйм, кайвакытта үзем дә алар һөнәренә кызыгып куям.
...«Алма агачыннан ерак төшми», «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» диелә халык мәкальләрендә. Бик хак сүзләр. Чөнки бала әти-әни­се үрнәгендә үсә. Ләкин барлык әти-әни­ләр дә баласына үрнәк булырлык­мы соң? Юк шул! Тирә-ягыбызда баласының кайдалыгын да белмичә, ни белән шөгыльләнүен дә күрмичә, бар тапканын күңел ачуга, хәмер эчүгә сарыф иткән әти-ән­и белән яшәүне күз алдына китереп карагыз.
Бу гаиләдә үсеп килүче бала үз ирегендә. Ныклы терәк булмагач, ул җил кая иссә, шунда ава. Ул, үзе кебек, вакытны ничек үткәрергә белмичә аптырап йөрүче яшьтәшләренә иярә. Нишләргә кала соң аларга? Җитмәсә, арада беркайда да укымаган, беркайда да эшләмәгән өлкәнрәкләр дә була. Алар инде үз чиратында әлеге «шәкертләрен» үз юлларына бастыралар. Тәмәке тарту, сыра эчү, әкренләп аракыга күчүнең беренче адымнары менә шунда башлана да инде.

Җинаятьчелеккә моннан бер адым. Бу хәлне ишеткән әти-әни хафага төшә. Әлеге хәлнең сәбәп­ләрен эзли башлый, ләкин инде соң була. Баласының язмышы суд залы, төрмә белән бәйләнә.
Яшьләребез тәрбияле, белемле булса, алар матур гаилә корып яшәсә, сәламәт балалар үстерсә, тормыш матур, яшәү рәхәт булыр иде. Җәмгыятебезгә күпсанлы балалар йортлары, тәрбия колонияләре, төрмәләр дә кирәк булмас иде.

Ралинә Нотфуллина,
Казан шәһәре 5нче гимназиясенең 9А сыйныфы укучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X