16+

Кешеләр никтер тар күңеллегә әйләнде...

Бу арада өйдә берүзем калдым, вакытлыча гына. Көннәр буе үз-үзем белән сөйләшәм, киңәшләшәм, әрләшәм. Мондый халәтем бер-ике көннән туйдыра башлады. Урамга да чыгып карыйм, кеше әсәре күренми, яңгыр явып торгангадыр инде, бикләнеп өйдә утыра халык.

Кешеләр никтер тар күңеллегә әйләнде...

Бу арада өйдә берүзем калдым, вакытлыча гына. Көннәр буе үз-үзем белән сөйләшәм, киңәшләшәм, әрләшәм. Мондый халәтем бер-ике көннән туйдыра башлады. Урамга да чыгып карыйм, кеше әсәре күренми, яңгыр явып торгангадыр инде, бикләнеп өйдә утыра халык.

Хәер, яңгыр яумаганда да һәр кешенең капкасы эчтән биккә куела торган заман, сер дә түгел, яңалык та түгел. Ирексездән, балачак урамнарым күз алдыма килә башлады ялгызлыктан туеп. Без бер яклы гына, халык телендә тау башы дип йөртелгән урамда үстек. Үзәк су үткәргеч менеп җитә алмаганга, суны тау астындагы чишмәдән ташый идек. Көтүләр куып, чәйләр эчкәч, бөтен урам хатыннары су китереп ала иде. Хәлләр белешү, авыл яңалыклары белән уртак­лашу нәкъ менә чишмә буенда башлана. Безнең Баулы якларына гына хас салмак кына сөйләм белән хәл-әхвәл белешеү, кем нәрсә пешергән, пешерәсе, кая барасы, кайтасын белешкәч, тыныч күңел белән кайсысы эшкә китә халыкның, кайсысы юл биштәренә сөтен, каймагын, катыгын, үзе салган бер-ике ипиен салып, шәһәрдә торучы балаларына юл ала, кыс­касы, эш бетәмени инде авыл кешесенә.

Минем өчен иң рәхәте әниемнең күрше авылда яшәүче сеңелләренә кунакка бару була иде. Бер урамлы гына кечкенә авыл булгангамы, анда халык бер гаилә кебек яшәде. Нәкъ апалар өе каршысында тәмле сулы сиртмәле кое бар иде. Менә кайда иде ул чын бәйрәм. Кое­дан ерак түгел генә өйдә Шәйхулла бабай яшәде. Ул бик матур итеп скрипкада уйный торган иде. Коега хатын-кызлар суга килә башлауга Шәйхулла бабай сыздырып уйнап җибәрә скрипкасын... Ун-унбиш көянтә суын «ых» та итмичә ташып куя иде халык, скрипка тавышына дәртләнеп китеп...

– «Айт-ти-ти!» – дип гаҗәпләнә торган гадәте булганга, Шәйхулла исеменә «ти-ти» дигән кушамат тага халык.
Әйтерсең скрипкасы белән бергә туган инде, хәзерге профессионаллардан да остарак уйный иде ул кайбер халык көйләрен. Бер кеше гаепләми дә аны, шулай тиеш дип кабул ителә иде. Капка төбенә чыгып гармун тарту гадәте дә бар иде, хәтерләсәгез, кич утырулар симәнке чиртеп...
Эше дә күп иде халыкның, үзара аралашу бер дөнья рәхәте иде.

Алай да өч хатын күрешеп алдык әле урамда бер көнне. Биш минутлап сөйләштек микән, артыгы ычкынмасын дигән сыманрак, стартта басып торган йөгерүчеләрнеке кебек, өчебезнең дә бер аягы өйләребезгә таба борылган иде, «ватсап», «инстаграм» ягына.
Мәрхүм Шәйхулла бабай әйтмешли, «айт-ти-ти» димичә, нәрсә диясең инде бу мохиткә. Их, дип куям үзем дә. Хәзер Шәйхулла бабай исән-сау булса, халыкны кое янына барыбер җыяр иде. Кешеләр никтер тар күңеллегә әйләнде, ахрысы, хәзер...

Гөлфия Солтанова, Лаеш, Имәнкискә.

фото - pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading