16+

«Кешене кабатларга яратмыйм»

Авылның бер читендә болын кадәрле зур, матур һәм купшы йортта яшәүче Рима Крицкая белән танышуыбыз очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Редакция коллективы белән Тукай районының Биклән авылына баргач, авыл халкы шушы йортның хуҗабикәсе белән очрашуыбызны теләде. Күп вакыт мондый очрашулардан соң күңелдә ниндидер бер бушлык кала. Тыштан ялтырап торган купшылык булса да, кеше белән аралаша башлагач, аның күп сыйфатлары күңелгә ятмый. Тик бу юлы алай булмады. Киресенчә, гади, рәхәт һәм җылы аралашу булды ул.

«Кешене кабатларга яратмыйм»

Авылның бер читендә болын кадәрле зур, матур һәм купшы йортта яшәүче Рима Крицкая белән танышуыбыз очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Редакция коллективы белән Тукай районының Биклән авылына баргач, авыл халкы шушы йортның хуҗабикәсе белән очрашуыбызны теләде. Күп вакыт мондый очрашулардан соң күңелдә ниндидер бер бушлык кала. Тыштан ялтырап торган купшылык булса да, кеше белән аралаша башлагач, аның күп сыйфатлары күңелгә ятмый. Тик бу юлы алай булмады. Киресенчә, гади, рәхәт һәм җылы аралашу булды ул.

Рима ханым – шактый гына зур авылның бик булдыклы, тәвәккәл, тырыш эшмәкәре. Хәзерге көндә азык-төлек, башка көндәлек кирәк-яраклар сата торган ике кибете бар. Без барганда, өченче ноктада тулы куәткә төзелеш эшләре бара иде. Рима ханымның планнары буенча, биредә даруханә, чәчтарашханә, балалар кафесын берләштергән комплекс булачак икән.

Яңа танышым 15 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, эшмәкәрлеккә кереп киткән ханым. Милләте буенча украинлыга кияүгә чыккач, алар гаиләләре белән Молдавияга күченәләр.

– Молдавиядә яшәвебез бик яхшы булды, чөнки мин анда күп нәрсәләргә өйрәндем. Каенанам да бик яхшы кеше иде. Гомумән, украинлылар бик тырыш, булдыклы халык. Ир-атлары кул эшләрен әйбәт башкарса, хатын-кызлары аш-суга бик оста. Табаларына кадәр һәрвакыт ялтырап тора аларның. Мин дә каенанамнан төрле тәмле сый-нигъмәтләр пешерергә өйрәндем. Тик анда күпмедер яшәгәч, күпләр өчен авыр вакытлар башланды. Безгә кире туган якларга әйләнеп кайтырга туры килде. Катлаулы чор җиткәч, һәр кеше ниндидер юллар эзли башлады. Күп кенә танылган артистлар та ул чакларда үзләрен тапты бит. Ирем Чаллыдан Себергә китеп эшли башлады. Ә мин нәрсә белән шөгыльләнергә икән, дип уйлап йөргән вакытларда Одессага барырга туры килде. Шунда вакытта базарга чыктым. Анда челтәр сатучыларны күреп, хәйран калган идем. Аларның матурлыкларын күрдем дә шушы эш белән шөгыльләнергә кирәклеген аңладым, – дип искә ала Рима ханым, эш башлаган елларын искә алып.

Шулай итеп, Одессадан үзе белән ике төргәк челтәр алып кайта ул. Бераздан товар артыннан Төркиягә бара башлый. Бу 1995-96 еллар була.

– Дефицит вакыт булса да, челтәрләрне зур бәя куеп сатмадым. Шунлыктан минем әйберләрем бик тиз сатылып бетте, һәрвакыт чират була торган иде. Беренче зур акчаларымны да шул вакытларда эшләдем. Барысын да үз көчебез белән булдырдык. Үз җилкәмдә бик күп товар ташыдым инде мин. Сарман, Чаллы, Зәй, Мөслимдә челтәр сату нокталарым бар иде. Товарларны машинама тагылган арбага төйи идем дә китә идем, – дип елмая ул.

Шактый гына саллы акчалар да туплана, тик иренең генә саулыгы китә. Йөрәк авыруы белән авыргач, аңа саф һава кирәк була. Шунлыктан гаилә Биклән авылына кайтып, ялгыз туганнарының кечкенә генә бер йортына урнаша. Аннан соң акрынлап шушы зур йортны тергезә башлыйлар. Челтәр кибетләрен бетереп, авылда бер-бер артлы ике кибет ачып җибәрә. Ә дүрт ел элек 40 ел иңне-иңгә куеп яшәгән ире дә бакыйлыкка күчә.

– Йортны без бик озак салдык. Йорт, койма, баскычларны, идәннәрне барысын да үзебез җәйдек. Ирем алтын куллы кеше иде. Ул чагында авылда су белән проблемалар иде. Без кое казыттык, бар халык суга килә иде, – ди эшмәкәр.

Хәер, ул хәзер дә хәйрия чараларында әледән-әле катнаша, ветераннарга, мохтаҗларга, авыл халкына ярдәм итеп яши. Кибетендә үзләре пешергән тәмле пироглар, икмәк саталар, мәҗлесләргә заказлар кабул итәләр. Социаль әһәмияткә ия булган товарларга ташламалар каралган. Ике кибеттә 13 кеше эшли.

– Миндә хезмәткәрләр бик озак эшли. Ачылганнан бирле, 22 ел эшләүче кеше дә бар. Эшкә белемнәренә, гаиләләренә, шәхси сыйфатларына карап алам. Минем өчен кешенең кешелеклелеге, яхшы күңелле булуы мөһим. Тәмәке тарта, аракы эчә торган кешеләр минем белән эшли алмый, – ди ул.

Рима ханымның һәр җирендә тәртип. Көне-төне эштә булса да, бакчасында да, ишегалдындагы җәйге ял итү бүлмәсендә дә чисталык, тәртип урнашкан.

– Матурлык яратам. Кайда нинди матур чәчәк, куак күрәм, шуны алып кайтып утыртам. Ишегалдына гына түгел, урамга да чыгарам. Авыл халкы да күрсен, матурлыкка соклансын дим, – ди ул.

Яңа танышымнан уңышка ирешү серен сорашам.

– Мин һәрвакыт беренче булырга тырышам. Кешене кабатларга яратмыйм. Минем хыялым – зур йортыбыз, матур бакчабыз, яхшы машинабыз, улым һәм кызым булу иде. Ходайга шөкер, барысы да тормышка ашты. Хәзерге вакытта минем беренче максатым күп итеп акча эшләү түгел, ә һәр җиремдә тәртип һәм чисталык булдыру, кешеләргә файда китерү. Бары тик шушылар гына миңа тулысынча канәгатьлек китерә. Уңышка ирешер өчен, эшеңне яратырга, шуның белән янып-көеп яшәргә кирәк. Мин көннәр буе кибеттә. Аннан соң, тагын бер мөһим нәрсә: йөргән юлларымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Кая барсам да, ярдәм итәргә теләүчеләр булды, – ди ул.

«Оныгым – горурлыгым»
Эш, карьера, уңышларга ирешү яхшы әйбер, әлбәттә. Ләкин гаиләң түгәрәк, балаларың акыллы булмаса, тапкан малларыңның рәхәте бетәр, бәрәкәте китәр иде. Рима ханымның исә монда да тәртип. Улы Вадимның үз эше бар. Ул гаиләсе белән Чаллыда яши. Кызы Оляның үзенең дә ике кызы үсеп килә. Алары Түбән Кама шәһәрендә яши. Оляның кызы Олеся исә – әбисенең горурлыгы.

Олеся Фардиева – модельлык һәм бию буенча бик күп конкурслар лауреаты. Болардан тыш, 10 яшьлек кыз – «Мини-мисс Татарстан-2018» конкурсы җиңүчесе.


Олеся Фардиева (Фото: шәхси архивыннан)

– Олеся – минем горурлыгым. Мин аның сәләтен үстерү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшлим. Бөтен буш вакытымны аңа багышлыйм. Ул кечкенәдән үк бик матур итеп бии, моның белән җитди шөгыльләнә. Сәләтен күреп, Түбән Кама шәһәрендә модельлык агентлыгына йөртә башладым. Монда уңышларга ирешкәч, Казандагы конкурсларда катнаша башлады. Узган ел фотомодель бәйгесендә җиңде. Шуннан соң Татарстан данын якларга Болгарияга барырга тәкъдим иттеләр. Анда Олеся Гран-При, модельлык һәм хореография буенча ике алтын медаль алды. Хәзер аны реклама роликларына, косметика презентацияләргә чакыралар, – дип, оныгының уңышларына сөенә эшмәкәр ханым.

Тик якыннары баланың киләчәген бу өлкәдә күрмиләр икән.

– Бу өлкәдә шактый уңышлары булса да, без аның киләчәген модельлык бизнесында итеп күрмибез. Бу аңа бары тик шәхес буларак ачылыр, үзенә ышанычы артыр өчен генә кирәк. Олеся төгәл фәннәрдән – химия белән кызыксына. Үзе әйтүе буенча, шушы тармак буенча китәргә тели, – ди Рима ханым.

Менә шундый булдыклы, тәвәккәл ханым белән танышып кайттык Бикләннән. Йортыннан кузгалып киткәндә дә аңа оныклар, балалар сөенечләренә куанып, тапкан малларының, кылган игелекләренең рәхәтен күреп яшәргә язсын иде дип теләдек.

Тукай, Биклән

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading