Аны хатын-кыз үз гомерендә өч тапкыр әзерли, ә ирләргә бер тапкыр әзерләү дә җитә. Анда да үзе түгел, йә хатыны, йә кызы, йә туганы әзерли. Хәер, ир-ат чүпрәк-чапракта русча әйткәндә не разбирается инде ул.
Шулай бит инде, дуслар, кыз бала тәүге бирнәсен кияүгә чыкканда хәстәрли, икенчесен беренче баласын көткәндә, ә өченчесен – кәфенлекне – соңгы юлына, соңгы сәфәренә әзерли, үзенә генә түгел әле, гомер иткән җәмәгатенә дә. Ир-атлар чүпрәк-чапрак рәтен беләмени соң ул?
Кемдер, кәфенлекне алдан әзерләп куйсаң, ул сиңа гомер теләп торыр ди, кемдер, киресенчә әҗәлеңне якынайтыр ди. Менә бу бит инде чып-чын ырым-шырым, абсурд. Соң кәфенлек шкафыңда йә сандыгыңда күлмәк тектерергә дип алып куйган күлмәклек материал шикелле бит инде. Тик соңгы юлга чыгасы күлмәклек. Ничек ул гомер йә үлем теләп торсын инде? Без кайвакыт әнә шундый кирәкмәгән ырымнарга күбрәк ышанабыз. Ә кәфенлекне алдан алып куюга карата мин шулай дип уйлыйм, дөнья бит бу, туу булган кебек, үлем-җитем дә бар. Элек кибетләрдә бернәрсә юк заманда шул унбиш метр кәфенлек белән ун метр "шадра" сөлгегә авыл советыннан справка алып, аннан шул ак материал белән сөлгелекнең универмагка кайтканын айлар буе көткән заман бар иде, ә үлгән кешене айлар буе җирләмичә торып булмый бит. Менә бу пандемия башында күпме кибетләр ябылып торды. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде, һәркемгә баш шуның өчен бирелгән.
Ә үзеңнеке дисезме? Үземнеке теге зур “Эссен” пакетына тутырып язып куелган. Әйе, янында тагын берсе, нәкъ шундый зур пакетта. Пакетларга кәгазь дә ябыштырган. Берсенә – Рәйсә, берсенә Хәмзә дип язылган.
Шкафта торалар, Рәйсә дигәне алдарак, Хәмзә дигәне эчтәрәк. Йөрәгеңә авыр түгелме дип, юк, бер дә авыр түгел. Әле мин ул пакетны ачып кайсын өстим, кайсын алып куям. Шунда соңгы юлга чыгасы күлмәгем белән сөйләшеп тә алам. "Без бит синең белән тегендә дә бергә буласы, ә болар монда каласы”, – дим бер өем сөлге яулыкларга күрсәтеп.
Шулай, яши-яши үлем дә куркытмый башлый икән адәм баласын, чөнки ул котылгысыз. Аннан уйланып йөри торгач, башка уй керде бит.
Әле бит синең соңгы йортыңа имән-сайгак та кирәк. Хөршит җиңги әйтмешли, низашту, бабай, мин әйтәм, мин сиңа бер пакет бирнә әзерләдем. Монысы минем көчтән килми, давай имән терәүләр белән сайгаклар әзерләп куй. Теге Әҗәлетдин абзаң килеп җитсә, сайгак әзерләгәнеңне көтеп тормас, живо кул куйдырыр.
Һәм менә берничә ел элек инде, август аеның матур бер көнендә бакчада мәш киләбез. Мин Хәнифә алмагачы янында чеби чистартам, ә бабай Башкирская красавица янында сайгак кисеп ышкылый.
Көн шундый матур, җылы, алмагач яфраклары лепер-лепер килеп нидер серләшә. Җиле дә шундый җылы-назлы, җәйнең иркә җиле. Тик менә эшеңнән бүленеп шул назлы җилгә битеңне куйсаң, әллә нинди мизгелдә инде көз сулышы тоемлана. Ә бүгенгә без бабайның сөеп-назлап үстергән бакчасында һәркайсыбыз үз эше белән мәшгуль. Бүгенгә... ә алдагысы...
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар