16+

«Хаҗда 41 градус температура белән авырып үләргә җыенган идем, ләкин икенче көнне могҗиза булды» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Үзе белән булган әлеге вакыйганы Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылы имам-хатыйбы Бәширов Мияссәр Борһан улы сөйләде.

«Хаҗда 41 градус температура белән авырып үләргә җыенган идем, ләкин икенче көнне могҗиза булды» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Үзе белән булган әлеге вакыйганы Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылы имам-хатыйбы Бәширов Мияссәр Борһан улы сөйләде.

Мияссәр хәзрәт бүген Мәккәдә. Икенче тапкыр хаҗ кылуы. Беренче мәртәбә изге сәфәрне ул 2013 елда башкарган. Шул елны хаҗда аның белән гаҗәеп хәл була да инде.

Мияссәр хәзрәт "Шәһри Казан" хәбәрчесенә менә ниләр сөйләде:

- Минага барып җиткәч, урынымнан кузгала алмаслык булып, бик нык авырып егылдым. Тән температурам 41 градуска күтәрелде. Шушында изге җирдә үләм икән, дип Ходайга ялвардым.

Кем хаҗ вакытында вафат булса, Кыямәт көненә кадәр һәр елны хаҗ кылган шикелле савапка ия санала дип ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә курыкмадым, "Хәерле хаҗ гамәлләрен кылырга насыйп итсәң иде,  Раббым" дип сорадым. Аллаһы Тәгалә безне шулай сыный бит. Ышансызмы, икенче көнне могҗиза булды: берни булмагандай торып аякка бастым. Температурам 36,6га калган иде. Раббыбызның кодрәте чиксез!

Ислам диненең 5 нче нигезе - хаҗ. Ә хаҗ гыйбадәтләрнең иң олысы. Үзен мөселман санаган һәр кеше монда булырга хыяллана. Хаҗ гамәле кылудагы зур саваплар Аллаһка якынайта һәм җәннәткә юл ача. Шуңа күрә үзен мөселман санаган һәр кеше тормышындагы бөтен уңайлыкларын, туган җирен, гаиләсен, дусларын, яраткан эшен калдырып, шушы изге юлга чыга.

Бүген Татарстан Диния нәзарәте тырышлыгы белән республикабыздан 1800 хаҗи Мәккә каласында. Мияссәр хәзрәткә дә, башка мөселман кардәшләребезгә дә хаҗны җиңеллек белән башкарып чыгарга насыйп кылсын Раббыбыз.

Данил Сәфәров

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading