16+

Халидә Бигичева гаиләсендәге шатлыклы вакыйгасы, тиздән кыласы сәяхәте һәм элекке иренә нинди теләк теләве турында сөйләде

- Халидә апа, исәнмесез! Ничек хәлләрегез?

Халидә Бигичева гаиләсендәге шатлыклы вакыйгасы, тиздән кыласы сәяхәте һәм элекке иренә нинди теләк теләве турында сөйләде

- Халидә апа, исәнмесез! Ничек хәлләрегез?

- Исәнмесез. Бар да яхшы, Аллага шөкер. Туган авылым Чын Вәлидә туганнарым белән ял итәм. Бәрәңге, кишер, суган да утырткан идек, шуның белән мәш киләбез.
Августта туганнарым белән Мәккәгә хаҗга барырга дип торабыз. Без - биш бертуган, барыбыз да намазда. Өчебез быел бара, икесе әлегә әзерләнә тора.
Аннары, августта оныгым туачак. Иң зур шатлыклы вакыйга шул булачак. Ул көннәрне бик зарыгып көтәм.

- Сәхнәдә сирәк күренәсез. Соңгы арада бөтенләй дә күренмисез дип әйтергә була...
- Хәзер миңа гастрольдә йөрү артык рәхәтлек бирми. Ул яшьләр өчен күбрәк килешә. Безнең сәламәтлек тә мактанырлык, юлда йөрерлек түгел. Сәхнәгә бик сирәк һәм бары тик яраткан тамашачым белән генә очрашырга чыгам.

Хәзер игътибарым башка әйберләргә күчте. Минем өчен бишвакыт намаз уку күпкә мөһимрәк. Намазым калса, эчем поша, үземә урын таба алмыйм.

- Элекке ирегез, иҗатташыгыз Равил Кузнецов белән кабаттан кавышып, иҗат юлын дәвам итү теләге юкмы? Бәлки аңарда ул теләк бардыр?
- Юк. Без шалтыратышмыйбыз. Үткән, беткән, киткән... Ул кешегә мин бары тик бәхетләр генә телим. Бу яшемдә миңа бары тик тынычлык кирәк. Газапланып яшәүләр әллә кайда –  еракта калсын.

Язмага реакция белдерегез

46

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен жырларны да,узегенедэ бик яраттык.Бик зур рэхмэт Халидэ ханым.Хаерле юллар сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ИСЭН ИМИН ХАЖ ГАМЭЛЛЭРЕГЕЗНЕ КЫЛЫП КПЙТЫГЫЗ ХЭМ БЕЗЛЭРНЕ ШАТЛАНДЫРЫГЫЗ АМИН

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исэн-имин хаж кылып кайтырга насыйп булсын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэерле Хаж сэфэрлэре сезгэ, без сезне бик яратабыз, сез бик талантлы, эмма лэкин сезнен талатларга ниндидер киртэ куйдылармы кебек,сез Халык артисты дигэн исемгэ лаеклы артист, эмма....., Ярар хэерле булсын, безнен очен сез безнеке- халыкныкы, алдагы кондэ исэнлек, саулык, ижадый унышлар сезгэ!! Бэлки Казанга килеп чыгарсыз эле без сезне котэбез, матурым!!?????????️

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сөеклем җырчы минем! Юлларың уң булсын. Иса́н- тмин йо́реп кайтырга́ насыйп булсын. АК юллар телим!

            Мөһим

            loading
            2
            X