16+

Халык иминлегендә – хакимият җаваплы

Татарстан Президенты катнашында узган шимбә киңәшмәсендә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. 25 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында традицион республикакүләм шимбә киңәшмәсе узды.

Халык иминлегендә – хакимият җаваплы

Татарстан Президенты катнашында узган шимбә киңәшмәсендә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. 25 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында традицион республикакүләм шимбә киңәшмәсе узды.

Авырмагыз
Атна дәвамында Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 218 очрагы ачыкланган, Татарстанда 5404 кеше авырый. Әлеге саннарны киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, республиканың Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
– Авыру ачыклану узган атна дәрәҗәсендә диярлек. Яңа очраклар арту темпы асылда үзгәрми һәм 0,6 процент дәрәҗәсендә саклана, - дип аңлатты Марина Патяшина.

Регионнарның гомумроссия рейтингында Татарстан авыручылар саны буенча 79нчы урында (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – 13 нче урын) икәнлеге дә әйтелде.
– Җәй җитү белән безнең халык туганнарына, туризм максатыннан, башка регионнарга актив кунакка йөри башлады, һәм, кызганычка каршы, ялда профилактика чаралары турында беркем дә уйламый. Атна дәвамында гына да шундый 11 сәяхәтчедә коронавирус очрагы ачыкланды. Республикадан читтә ял итәргә җыенучылар белән коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында аңлату эшен активлаштырырга кирәк, –диде Патяшина.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен коронавирус белән бәйле чикләүләрнең 9 августка кадәр озайтылуын җиткерде.

Президент шулай ук “Халык контроле” системасына медицина хезмәтләре күрсәтелмәү яки тулысынча үтәлмәү, планлы медицина ярдәме күрсәтү буенча шикаятьләр күп килүенә дә тукталды. Планлы медицина ярдәме күрсәтүне узган елдан да ким булмаган дәрәҗәдә торгызырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. “Планлы медицина ярдәме штат режимында булырга тиеш”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 31 июльдә Корбан бәйрәме булачагын искә төшереп, төбәктә бәйрәм Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен һәм санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып үткәрелергә тиешлеген ассызыклады.

– Гражданнарның иминлек мәсьәләләре беренче урында булырга тиеш, – диде Миңнеханов. – Моңа контроль-күзәтчелек органнары ярдәмендә түгел, ә нәкъ менә кешеләрнең аңы белән ирешелүе аеруча мөһим. Гражданнар үзләре барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә, ә иң мөһиме – үз сәламәтлекләренә җаваплы карасын иде.

Интернетта хәвеф бар?
Татарстан Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы “Интернет челтәрендә виртуаль бергәлек аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәшнең өстәмә чаралары турында”гы мәсьәләгә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, виртуаль хакыйкать торган саен безнең тормышка үтеп керә. 2019 елда республикада социаль челтәрләрдән алынган мәгълүмат йогынтысында үсмерләр тарафыннан авыр хокук бозуларның 6 очрагы ачыкланган.
Соңгы елларда Татарстанда әлеге куркынычны киметү буенча күп дәрәҗәдә эш алып барыла.  

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ситуацияне кисәтү өчен барлык чараларны да кулланырга кирәк, төп бурыч – балаларның куркыныч зонага эләгүләрен башында ук кисәтү.

Рөстәм Миңнеханов интернет челтәре аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәшү өчен социаль челтәрләрне мониторинглау буенча махсуслаштырылган бүлек булдырылачагын да җиткерде.

Суда йөзә аласыңмы?
Татарстанда узган атнада сулыкларда 4 кеше батып үлгән. Аларның икесе – балалар. Аннан алдагы атнада – 14 кеше, шул исәптән 3 баланың гомере суда өзелгән иде. Татарстан сулыкларында ел башыннан – 60 кеше (7 бала), коену сезоны башланганнан бирле 47 кеше (7 бала) батып үлгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы тапкыр муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен хакимиятнең җаваплы булуына юнәлтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading