16+

Халык санын алу тәмамланырга 3 көн калды: утырма йоклап, МФЦга йөгер

Россиядә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр халык санын алу кампаниясе бара. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында электрон җанисәп битен үзең дә тутырырга була.

Халык санын алу тәмамланырга 3 көн калды: утырма йоклап, МФЦга йөгер

Россиядә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр халык санын алу кампаниясе бара. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында электрон җанисәп битен үзең дә тутырырга була.

-Татарстан цифрлаштыруда Россия төбәкләре арасында әйдаман. Күп кешеләр интернет аша теркәлде. Республикада 7 меңнән артык кеше җанисәп алу үткәрә. Җанисәпнең беренчел йомгаклары 2022 ел башында әйтеләчәк, ә тулы мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителәчәк, - диде Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Казанда җанисәп алучы хезмәткәр планшетын югалткан булган. “Планшетны табып, полициягә хәбәр иткән кешегә, шулай ук волонтерларга рәхмәт!” - диде Наталья Гатауллина. Җанисәп алучы хезмәткәрләргә берничә бәйләнү-һөҗүм очрагы да теркәлгән, әлеге очраклар тикшерелә. 

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева волонтерларның җанисәп алучыларга теләп булышулары турында сөйләде. 

- Республиканың 45 муниципаль берәмлегендәге МФЦларда волонтерлар өлкәннәргә ярдәм итеп торды. Яшьләр дә җанисәптә активлык һәм җаваплылык күрсәтте, аларның күбесе онлайн рәвештә язылды, - диде Алла Кондратьева.

Татарстанның икътисад министры урынбасары-социаль-икътисади мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов әйткәнчә, муниципаль берәмлекләр оештыру эшләренә зур игътибар биргән.

- Җанисәп мәгълүматлары социаль эчтәлекле эшчәнлек юнәлешләрен барларга ярдәм итәчәк, шунлыктан җанисәптә катнашу бик мөһим. Кемнәр әле язылырга өлгермәгән бу эшне башкарсын иде, - диде Роман Әмирханов.

Җанисәп чарасында катнашуның ахыргы көне - 14 ноябрь. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында яки, җанисәп алучылар килмәгән очракта, МФЦга барып язылырга була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading