16+

Халыкның актив булуы кирәк

Мин Мәскәү районында яшим, безнең тирәдә урнашкан кайбер йортларда йорт белән идарә итү буенча иҗтимагый совет оешкан дип ишеттем. Күп фатирлы йортта мондый советны ничек оештырырга? Үземне һәм күршеләремне борчыган калган сорауларга да җавап ишетәсем килә. Мәдинә Габдуллина, Казан.

Халыкның актив булуы кирәк

Мин Мәскәү районында яшим, безнең тирәдә урнашкан кайбер йортларда йорт белән идарә итү буенча иҗтимагый совет оешкан дип ишеттем. Күп фатирлы йортта мондый советны ничек оештырырга? Үземне һәм күршеләремне борчыган калган сорауларга да җавап ишетәсем килә. Мәдинә Габдуллина, Казан.

– Күп фатирлы йортта иҗтимагый совет булдыру – Торак кодексында беркетелгән норма. Торак милекчеләре, җыелышып, советны үзләре сайлап куя ала. Әмма халыкның активлыгы түбән булу аркасында, мондый советлар йортларның 30 процентында гына оешкан. Совет белән эшләү йортта яшәүчеләр белән диалог урнаштырырга булыша. Бер кеше авызыннан без бөтен бер йортның мәнфәгатьләрен ишетәбез. Үзара шундый эшчәнлек нәтиҗәсендә, йортларда булган зур проблемалар да, ваграклары да чишелә. Нинди генә сораулары туса да, халык иң беренче совет рәисенә мөрәҗәгать итә. Халык белән очрашканда, идарәче компаниядә кабул итүләр вакытында да без гел иҗтимагый совет оештырырга өндибез. 

– Йортлардагы шәхси җылылык пунктының уңайлы яклары турында сөйләгез әле?

– Шәхси җылылык пункты 222 йортка урнаштырылды, калган йортларда аны куяр өчен техник мөмкинлек юк. Кайнар су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү программасы 2014 елда гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге җайланмалар һәр йортка яраклаштырылган. Кайнар су бер кыенлыксыз өске каттагы фатирларга барып җитә, суның җылынуын көткәндә, су агызып тору кирәкми. Үзәк җылылык пунктында сезонлы эшләр вакытында кайнар су бирү туктатылмый. Шәхси җылылык пункты урнаштырылганнан соң, бер фатирда кайнар суны куллану уртача 4 кубометрга кимүе ачыкланды, акчага әйләндерсәк, бу – аена якынча 500 сум дигән сүз. 
 

– Район буенча күпме йортта капиталь ремонт үткәрелгән? Күпме ишегалды төзекләндерелгән?

– Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе күп фатирлы йортлар белән 2006 елның сентябреннән идарә итә. Шушы вакыт аралыгында 392 йортта капиталь ремонт үткәрелде, бу – 61 процент дигән сүз. Ел саен 20дән артык йортка ремонт ясала. Шуның кадәр йортта фатирларга һава торышына карап көйләнә торган җайланмалар куела. Шуның нәтиҗәсендә, фатирларда тиешле температура саклана. Ремонт вакытында үзәк җылылык тапшыру пунктларының, электр, су белән тәэмин итү, канализация инженерлык системалары, йортның түбәсе алыштырыла.
Ишегалларына килгәндә, ел саен асфальт алыштырыла. Бу эшләр бюджет акчасына алып барыла. Моның өчен халыктан акча алынмый. Төрле чыганаклардан кергән акчага ишегалларына архитектура формалары, балалар өчен таучыклар, таганнар урнаштырыла. Быел бер йортта яшәүчеләр үзләренең җыелышында ишегалларын төзекләндерүгә ярдәм итәргә дигән карарга килде. Ай саен ишегалдындагы балалар өчен бер җайланмага бер квадрат метрга бер сум исәбеннән акча бирәләр. 
 

– Мәскәү районының торак фондында электр энергиясен янга калдыру буенча нинди эшләр башкарыла?

– Подъездларга пластик тәрәзәләр, металл ишекләр, һава торышына карап көйләнә торган җайланмалар куела, фасадлар пенополистирол плитәләре белән җылытыла. Чормаларда боз катулар булмасын өчен, температура-дымлылык режимы саклана. Капиталь ремонт барышында яңа җылыту приборлары урнаштырыла. Чуен радиаторлар урынына биметалликлары, фатирларда металлопластик торбалар куела.

Сорауларга Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading