16+

«Халыкның җаны – фольклорда...»

«Әлеге сүзләрдә мең хаклык бар. Чынлап та, халык аваз иҗаты безнең күңелебездә, һәрберебезгә милли йолалар иң якын, кадерле әйбер ул», – ди Саба районының Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова. Шуңа да моннан сигез ел элек, әлеге җирлектәге уеннар, тапкыр сүз, җырлар, гореф-гадәтләр, йолалар югалмасын, аларны торгызып халыкка җиткерик дип, «Зиләйлүк» үзешчән фольклор коллективын оештыра ул.

«Халыкның җаны – фольклорда...»

«Әлеге сүзләрдә мең хаклык бар. Чынлап та, халык аваз иҗаты безнең күңелебездә, һәрберебезгә милли йолалар иң якын, кадерле әйбер ул», – ди Саба районының Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова. Шуңа да моннан сигез ел элек, әлеге җирлектәге уеннар, тапкыр сүз, җырлар, гореф-гадәтләр, йолалар югалмасын, аларны торгызып халыкка җиткерик дип, «Зиләйлүк» үзешчән фольклор коллективын оештыра ул.

Баштагы мәлдә авыл концертларында гына чыгыш ясыйлар. Аннары инде үзләрен районның төрле мәдәни чараларында таныталар. «Туган җиребездә генә бәхетле без», «Кабак бәйрәме», «Халкыбыз җәүһәрләре», «Балкыш-Сияние» кебек конкурс-фестивальләрдә катнашып диплом-бүләкләр алалар. Иң зур казанышлары – быел алтынчы тапкыр уздырылган «Иске Казан түгәрәк уены» дип аталучы Республика татар фольклоры фестивалендә 50 коллектив арасында I дәрәҗә лауреат дипломы яулыйлар.
– Әлеге фестивальдә катнашу безнең өчен бик мөһим иде. Үзебезнең әзерлекне, иҗатны күрсәтү өчен зур мәйдан бу. Башкаларны да күрү, чагыштыру, яңа гореф-гадәтләр белән танышу өчен шәп мөмкинлек, – ди Ләйсән ханым.

Коллектив үзенең чыгышларында җыр, бию, такмак, табышмак, тапкыр сүз әйтү, төрле уеннар кергән шушы җирлектәге йолаларны чагылдыра. Әйтик, «Кич утыру», «Орчык бәйрәме», «Кызлар ашы»... Бирнә әзерләү йоласын Кремльдә чит илдән, төрле төбәкләрдән килгән вәкилләргә дә күрсәткәннәр. Шулай ук районга эш сәфәре белән килгән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына да әлеге йоланы тәкъдим иткәннәр. 
– Фольклор ул – катлаулы, зур хезмәт таләп ителә торган эш. Әзер сценарий белән генә эшләмибез бит. Халыктан ишеткәнне төрле фәнни хезмәтләрдән, җыр китапларыннан да эзләп табып, кирәкле материаллар белән баетып күрсәтәбез. Мәсәлән, «Бирнә әзерләү» күренешенә Җәннәтнур апа башкаруында «Шекше чабатасы» биюен керттек. Аның чынлап та безнең авылда булганлыгын интернет чыганактан таптым. Ә быелгы фестивальдә «Бодай юу» күренеше бөтенләй дә яңалык булды. Аны төркемебезнең алыштыргысыз иҗади җанлы Гүзәлия апа тәкъдиме белән бергә төзедек, – ди Ләйсән апа. – Ул балачакта инеш буена төшеп бодай юып, шунда киптергәннәрен сөйләде. Шулай ук ялкау кыз образын да ул әйтте. Аның әнисе сөйләве буенча элек эш яратмаучыларга авыл җыелышларында тигәнәк мендәр бүләк итә торган булганнар. Ул вакыттагы җырны да исендә калдырган Гүзәлия апа. Безнең өмәдә эшләми йөргән кызга да шуны җырладык:
«Менә сиңа бер бүләк –
Эче-тышы тигәнәк.
Ятсаң, башыңа кадалыр,
Ялкау өчен бик әйбәт».

Әлеге күренештә эшче кызлар чүрәк белән дә сыйланалар. Ул кабартма формасында ак оннан басылган күпереп пешкән ипи икән. Әлеге ризык авыл халкының табын күрке булган. Аны да яңалык буларак шатланып кабул иттеләр. 

Ләйсән апаның төп артистлары шушы авылның абый-апалары булуы сокландыра. Авылда бит эш күп. Чын күңелдән яратып йөрмәсәләр, вакыт та җиткерә алмаслар иде. 

Коллективның сценарийларын төзергә булышучы, идеяләр бирүче Гүзәлия апа да әлеге фикерне раслады:
– Бик яратып йөрибез, эш бар дип тә, кар-буран, яңгыр дип тә тормыйбыз, репетицияләрне көтеп алабыз, кайвакыт, ара ерак булса да, конкурсларга да теләп йөрибез. Берсендә бер кызыбыздан көлдек тә әле. Ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмыйча йөрде ул. Аның урынына башка берәүне тәкъдим иттеләр. Йөгереп килеп җитмәсенме! – дип сөйли Ләйсән апа. 

Һәрберсе коллективны тулыландыра. Мәсәлән, костюмнарны күбрәк бар яктан булган Нурания белән Сәвия, Алсу тегә. Күлмәкләр күз явын алырлык. Кремльдә чыгыш ясаганда, туристлар туктатып үзләре белән фотога да төшкәннәр, татарның милли киемнәре белән кызыксынганнар. 
– Алар минем уң кулым. Нинди генә чара оештырсам да, кая гына барсак та, алардан башка уздырмыйбыз хәзер. Баштарак 70-75 яшьләр тирәсендәге Дулкыния, Тәслимә, Йөзлебикә, Зәйнәп, Нуркыя, шулай ук Әлфирә апалар бар иде. Кайсы авырып, кайсы башка сәбәпләр белән китеп тора, аларга алмашка яшьрәкләр килә, – ди Ләйсән апа. 

Чынлап та, авылның иҗатка якын иң асыл хатыннары, ирләре җыелган әлеге коллективка. Фирдәүсә Нәзирова, Җәннәтнур Рахматуллина, Флюра Ханнанова, Рәйхана Зиннәтова лаеклы ялга кадәр терлекчелектә хезмәт куялар. Фирдәүсә апа гомер буе сәхнәдән төшмәде. Төрле кичәләрдә, авыл сәхнәсендә генә түгел, республика залларында да гел җырлады ул. Гүзәлия Нотфуллина укучыларга математика фәненнән белем бирде. Наилә Сафина китапханә хезмәткәре вазифасын башкарды. Зәлилә Әхмәтшина Түбән Камадан күчеп кайтып авыл җирен бик яратып яши. Яшьрәкләрдән укытучы Алсу Гарипова, кибетчеләр Рәйсә Габделхакова, Фәридә Минибаева – коллективның яраткан артистлары хәзер. Ә Рәкыйп Шәрипов – коллективның алыштыргысыз гармунчысы. Шат күңелле, җор телле, сәнгатьне ярата ул. Юкка гына кечкенә вакытында, мунчада качып, гармун уйнарга өйрәнмәгәндер. Шулай ук Кадыйр Тазиев та – әлеге төркемнең әйдәп баручы гармунчысы.

Авылны матур итеп иҗатка күмеп яшәтүче абый-апаларыбыз әнә шулай иҗат казанында кайнаудан туктамасыннар иде. Алда әле күпме чыгышлар, юллар көтә.

Лилия Гатауллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading