16+

“Хаммер” җыю агач урындык ясау гына түгел ул”

Чыннан да техника җене кагылган, теләсә кайсы машинаны башкага үзгәртеп кору сәләтенә ия Рәфыйк Һадиев “Саба” дип аталган хаммерны җыеп чыккан. Алай гына түгел, бүген дә район буйлап шәп кенә җилдерә ул.

“Хаммер” җыю агач урындык ясау гына түгел ул”

Чыннан да техника җене кагылган, теләсә кайсы машинаны башкага үзгәртеп кору сәләтенә ия Рәфыйк Һадиев “Саба” дип аталган хаммерны җыеп чыккан. Алай гына түгел, бүген дә район буйлап шәп кенә җилдерә ул.

Сабада “Хаммер” машинасы җыйганнар. Бу хакта ишетү белән барып күрү теләге дә туды.

Чыннан да техника җене кагылган, теләсә кайсы машинаны башкага үзгәртеп кору сәләтенә ия Рәфыйк Һадиев “Саба” дип аталган хаммерны җыеп чыккан. Алай гына түгел, бүген дә район буйлап шәп кенә җилдерә ул.

– Моны кайдадыр ясаганнарын ишеткән идем инде. Дус малайлар белән шул хакта сөйләшеп утырган идек. Күңелгә кереп калган, башта игътибар да бирмәгән идем. Искә төште дә, кызыксына башладым, – дип таныштыра Рәфык Һадиев. – Интернеттан кереп карадым. Шуннан соң җыясы килә башлады. Башта бу машинаны ничек рәсмиләштереп булуын белештем. Аны җыеп-җыеп та, йөреп булмаса, нишләргә кирәк? Шуннан эретеп-ябыштыручы танышым Азат Халиуллинга күрсәттем. “Була”, – диде.

Башларгамы-юкмы, дип ярты еллап кына уйлап йөрдем. Бер тотынгач, артка юл юк – башладың да ташладың түгел. Агачтан урындык ясап, ошамаса, тотып атыйм әле дип кенә булмый. Бу тимер эше, катлаулы да, чыгымлы да. Ярты елдан соң, “ГАЗ-66” машинасына алып кайттым. Ул – хәрби машина, хәзер алар чыкмый инде. Шуны сүтеп атып, алыштырасы детальләрен алыштырдым. Сызымын сыздым. Машинаның тиешле стандарт киңлеген, озынлыгы бар. Шуннан чыкмаска тиеш. Башта каркасын эшләп, аннан калганын җыйдым. Монда комбайн тәгәрмәчләре дә, “ЗИЛ” машинасының бер өлеше кереп китте инде.

Рәфыйк абыйның моңа өч ел вакыты китә. “Көн саен җыеп була, әмма моның белән 4 сәгатьтән артык эшләп булмый. Монда уйларга да, шул ук вакытта эшләргә дә, җайлаштырырга да кирәк. Бөтенесе уңайлы да, матур да булсын”, – ди ул. 

Шулай итеп Рәфыйк Һадиев машинасы белән беренче тапкыр былтыр районда узган Җиңү парадына чыга. “Аңарчы күрсәттем инде машинаны, парадка болай гына чыга алмыйсың бит. Район башлыгы да күрде. Башкалар да үз бәясен бирде. Әлфия апа Мөбарәковага рәхмәт – үзе җитәкләгән “Саба телевидениесе” аша халыкка күрсәтте. Махсус карарга килүчеләр дә бар. Кызыксыналар, булдыргансыз, диләр. Моңарчы да үзгәртеп эшләүләр күп булса да, бу җыелган беренче машинам. Бетон болгаткыч, тегермәннәр дә ясаган идем. Без нәселле тегермәнчеләр бит. Әтине дә заманында Туктар авылыннан Сабага тегермәнче буларак чакыралар. Йорт салып, монда күчтек”, – дип сөйли Рәфыйк абый.

– Техника җене малай кешегә яшьтән кагыла бит инде. Электән нәрсәләр сүтә идегез? – дип сорыйм.
– Мотоцикл, мопедлар да булды. Кеше каникулда ял иткәндә, без көтү көтеп, алдык аларны. Әтинең “Иж Планета” мотоциклы бар иде. Җәй көне без аның маен алыштырып, сөртеп-юып куя идек. Шуннан техника җене кагылып калгандыр инде. Моны машина кирәктән дә җыйадым инде. Хобби дип әйтимме?! Хәзер машинаны төрлечә алып була. Бу кешегә күренәсе килүдән дә, кешегә белгертәсе килүдән дә түгел. Машинаны җыю рәхәтлек бирде. Бер караганда авыр инде, әмма ләззәтен дә алсың, – ди яңа машина уйлап табучы җавапка. –  Кайбер төбәкләрдә машинага үзенең исемен куючылар да бар, ә мин “Саба” дип атадым. Әйткән сүзем бар иде: әгәр матур килеп чыкса, үземә ошашлы булса, районның исемен кушам. Беренчедән кыска, дүрт хәреф, әйтелеше бар, яңгырый. Икенчедән, район да матур бит, чиста, тәртип, моның өчен Рәис Нургалиевичка зур рәхмәт. Өченчедән, бездә халык та әйбәт, ярдәм итәм дип тора.  

Сүз дә юк, Рәфыйк абый әйткәнчә, монда йокламаган төннәр, аягүрә ашаулар күп булган. Кайчак син уйлаганча барып чыкмый. Эшнең кире ягы була. Өйдәгеләр дә шундый эшкә алынган иргә каршы килми. Рәфыйк тотынган икән, димәк, ул аны булдырып чыгачак. 

Шулай да моның кадәр машинаның шактый кесәгә сукканын чамаларга була. Сорамыйча кала алмадым. “Белмим, чутлаганым да юк, чутлыйсым да, саныйсым да килми. Монда ару китте инде, әгәр дә кулыңны кесәңә тыгып, нәрсәдер “экономить” итеп, очсызлы материаллардан ясыйм, дип үз-үзеңне алдасаң, барып чыкмый ул. Шуңа күрә, акча булган саен, кирәк-яраклардан күләмлерәк җирләрен алып эшлисең. Күпме ягулык яга диючеләр дә бар, анысыннан да зарланмыйм. Үзең ясагач, җаны бар шикелле. Техниканы каһәрлисем килми. Шуның белән йөрим. Башка машинам юк. Сабада җәяү йөрергә яратам. Әйбер күтәреп алып кайтмас өчен генә машина белән чыгам. Болай юлда кеше белән күрешәсең, дүрт-биш ел күрешмәгән кешеләр бар. Машинадан кул болгап кына китәләр”, – дип сөйли ул. 

“Саба” хаммеры җәй көне тантаналы төстә хастаханәдән бәби алып кайткан. Ә туйга заказ биргәннәре юк икән. “Яшьләр хәзер техниканың нәрсә икәнен аңламый, аларга телефон булсын. Балаларга безнең шикелле техника да кызык түгел. Без бит укырга барганда берәр машина батса, ул чыкмыйча, йә мәктәпкә бөтенләй бармыйбыз, йә тиз генә шуннан китә дә алмый идек”, – ди хаммер хуҗасы. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    хэмер кулланмыйбыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди генә талантлы кешеләр юк инде. "Шәһри Казан " га рәхмәт шундый геройлар турында язганы өчен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Булдырган,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәсмиләштерә дә алган. Кызыклы кеше

          Мөһим

          loading
          2
          X