16+

“Хан кызы Турандык” сәхнәгә кайта

Кәрим Тинчурин театры сезон ачылышына әзерләнә. Ул көн елдагыча 15 сентябрьгә туры киләчәк. Шулай ук театр Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча эшләнгән “Хан кызы Турандык” спектакленә ныклап әзерләнә.

“Хан кызы Турандык” сәхнәгә кайта

Кәрим Тинчурин театры сезон ачылышына әзерләнә. Ул көн елдагыча 15 сентябрьгә туры киләчәк. Шулай ук театр Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча эшләнгән “Хан кызы Турандык” спектакленә ныклап әзерләнә.

Аның премьерасы классик драматургның 135 еллык туган көнендә, ягъни сезон ачылышында тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия).

- Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга без узган сезонда ук әзерләнә башладык. 15 сентябрьдә тамашачыларны аңа багышланган төрле флешмоблар, лекцияләр, квестлар көтә, – диде К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. 

Сезон ачылышы программасында драматург, артист һәм режиссер каберенә (10:00-11:00), аннары Тинчурин паркындагы бюстына  (11:30-12:30) чәчәкләр кую каралган. Соңрак театр фойесында классикның нәсел шәҗәрәсе презентациясе үткәреләчәк (16:00-17:00).  17:45-18:45 вакыт аралыгында Кәрим Тинчурин театры камера оркестрының чыгышы була. Һәм, әлбәттә, тамашачыларны “Хан кызы Турандык” спектакленең премьерасы да көтә. Ул 18:30 сәгатьтә башлана. 
Бу Венгрия режиссерының Тинчурин театрындагы икенче эше. 2021 елның декабрендә аның куелышында “Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе” спектакле дөнья күргән иде. 

“Хан кызы Турандык” пьесасы беренче тапкыр Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендә 1918 елда куела. Ул вакытта Турандыкның йөрәген яулап алырга омтылган Хәләф ролен Кәрим Тинчурин үзе уйный.

Итальян драматургы Карло Гоцциның “Турандот” әкияти пьесасы беренче тапкыр 1762 елда Венециянең Сан-Самуэле театрында куелган. 

- “Хан кызы Турандык” трагикомедик әкият булгач, көлә торган урыны да, тамашачыларның күзләренә яшь тулган мизгелләр булыр. Бу спектакль утка һәм пластикага бай, –  диде К.Тинчурин театры актеры Рустәм Гайзуллин. Сүз уңаеннан, ул “Хан кызы Турандык”та Акбулат (Панталоне) ролен башкарачак.

Төп рольдә – Турандыкны Әдилә Хәсәнова уйнаячак. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading