16+

«Хатым сиңа дога булып барсын!»

Сыйныфташым Мәгъсүмне күргән саен, синең турында бер язма әзерлим әле, дия идем. Уңышлары да җитәрлек булды, язарлыгы да бар иде, кулга каләм алырга вакыт кына тимәде.

Сыйныфташым Мәгъсүмне күргән саен, синең турында бер язма әзерлим әле, дия идем. Уңышлары да җитәрлек булды, язарлыгы да бар иде, кулга каләм алырга вакыт кына тимәде.

Менә хәзер аның турында язарга утырдым. Тик тамакта төер, чөнки Мәгъсүм шушы көннәрдә генә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Күпме әйтелми калган сүзләр, сорамыйча калган сораулар...

Мәгъсүмнең вафаты турында хәбәр барыбызны да тетрәндерде. Ул туган Питрәч районы, Татцик бистәсе халкы да, Мишә буендагы кошлар да бер мизгелгә тынып калдылар кебек тоелды. Әле кайчан гына һөнәри бәйрәме – Урманчылар көнен билгеләп үткән иде ул.

Мәгъсүм белән бер мәктәптә 4 чакрым җәяү күрше авылга йөреп укыдык. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, икебез дә шәһәргә киттек.«Оргсинтез» берләшмәсенә эшкә урнаштык. Авылга да ял көннәрендә бергә кайта идек. Күрше Шәле авылына клубка йөргән чаклар да истә. Мәгъсүмне авыл үзенә тартты, күрәсең. Ул урманчы һөнәрен үзләштерде. Авылда төпләнеп калды. Әти-әнисе нигезен ташламады. Өйләнде, ике бала үстерделәр. Кызганыч, уллары вакытсыз вафат булды. Мәгъсүм бала хәсрәтен бик авыр кичерде. Тик язмыштан узып булмый, ниш­лисең. Сабыр итәргә кала.

Үзең дә арабыздан китеп бардың. Урының җәннәттә булсын, сыйныфташ. Үз язмышым авыр булганга, синең белән исән чагыңда күрешеп сөйләшергә вакыт та булмады. Бу хатымны елый-­елый язам, гаиләңнең авыр кайгысын уртаклашам. Хатым сиңа дога булып барсын.

Миңлегөл Әдһәмова, Казан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading