16+

Хатын-кыз эшләргә өйрәнгән инде ул. Зарланса да эшли, зарланмаса да...

Мәгълүм сораштыру оешмаларының берсе казанлылар арасында идеаль отпуск турында фикерләрен белешкән. Һәр дүртенче Казан кешесе иң шәп ял – 4 атнага сузылган ял дип белдергән. Аякларыңны сузып, диңгездә яки бакчада отпуск уздырулар турында сораштыручыларның 25%ы хыяллана икән. Өч атналык ялга 24% кеше китәргә тели.

Мәгълүм сораштыру оешмаларының берсе казанлылар арасында идеаль отпуск турында фикерләрен белешкән. Һәр дүртенче Казан кешесе иң шәп ял – 4 атнага сузылган ял дип белдергән. Аякларыңны сузып, диңгездә яки бакчада отпуск уздырулар турында сораштыручыларның 25%ы хыяллана икән. Өч атналык ялга 24% кеше китәргә тели.

Гадәтттә бирелә торган ике атналык отпуск хакында 20% кына кеше хыяллана. Хыяллана дию дөрес түгелдер, нәкъ менә икешәр атнага ялга китә дә инде күпчелек халык. Шунысы кызык, ял көннәрен дүрт атнадан да арттырырга теләүчеләр җитәрлек – 14%. Бер ял итә башласаң, эшлисе дә килми башларга мөмкин түгелме икән?

Хатын-кыз эшләргә өйрәнгән инде ул. Зарланса да эшли, зарланмаса да дигәндәй. Шуңа да 4 атна отпуск турында хыялланучыларның 46%ы ирләр икәнен белгәч, аптырамадым. Тагын бер кызык ягы: ялларын озаккарак сузарга теләүчеләрнең 44%ы – хезмәт хакы 50 мең сумга кадәр булучылар. 80 мең сумнан артыграк акча алучылар алай артык озак ял итәргә теләмәвен җиткергән. Аларның ял итәргә вакытлары юк шул. Күпчелеге әле ялларда да ниндидер рәвешле эшләвен дәвам итә.

Шул ук вакытта отпусккка озакка китәргә теләүчеләр, башка еллар белән чагыштырганда, кимегән. Популяр җаваплар – “Барыр җир юк бит”, яки “Мондый шартларда ял иткәнче эшләвең хәерле” дип җавап биргән. Дөньясы шундыйрак шул...

Иң зур бүләк
Эш дигәннән, шул ук оешма тагын бер темага сораштыру уздырган – “Тормыш сиңа биргән иң зур бүләк”. Гаилә кыйммәтләре бөтенләй үк аяк астына салып тапталмаган икән әле бездә, шөкер. Иң зур бүләк дип 20% сораштырылучы өйләрендә бала тууны атаган. Бу җавап белән килешми мөмкин түгелдер. Чыннан да, бала – бала инде ул. Шулар өчен яшибез, шулар өчен эшлибез, тырышабыз, дигәндәй. Гаиләле булуны иң зур бәхет дип санаучылар да шактый, мөгаен, әле балалары тумагандыр.

Ә менә сәламәтлек – иң зур байлык дип санаучылар аз: нибары 7% респондент кына шулай дип җавап биргән. Әллә сораштыручылар арасында өлкәннәр аз булдымы икән? Сер түгел, сәламәтлекнең иң зур байлык, бүләк икәнен берәр җирең авырта башлагач кына аңлыйбыз. Ягъни мәсәлән, өлкәнәя башлагач. Тормышның үзе – иң зур бүләк дип санаучылар саны да бала дип санаучылар белән бертигез.

Эш, хезмәт – иң зур байлыкмы? Монысы инде фәлсәфи сорау. Нибары 3% респондент кына шулай дип саный. Теләсә нинди эш – ул хезмәт дигән сүз. Физик хезмәт, акыл хезмәте. Хезмәт исә арыта, алҗыта. Бәхет дип атап буламы аны? Дүрт атна рәттән ял итсәң, булачактыр, мөгаен. Кесә тутырып акчасын да түләсәләр, була да була әле ул менә дигән бүләк һәм байлык.

6% сораштырылучы тормышындагы иң зур байлыкның ни икәнен әле төшенмәгән. “Барысы да алда әле” диючеләр, ягъни яхшыга, матурга өметләнүчеләр, хыялланучылар шактый икән.

Өмет яшәтә безне. Ярый әле өмет бар...

Сабир Закиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading