16+

Хатын-кызга тәмәкене ташларга авыррак

Күпләр өчен тәмәке тарту бер гадәткә әйләнә. Кайберәүләр иртәләрен кәһва һәм сигареттан башка бөтенләй күз алдына китерә алмый. Бигрәк тә хатын-кызларга тәмәкене ташлау авыррак бирелә. Шуңа да белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез яхшырак. 

Хатын-кызга тәмәкене ташларга авыррак

Күпләр өчен тәмәке тарту бер гадәткә әйләнә. Кайберәүләр иртәләрен кәһва һәм сигареттан башка бөтенләй күз алдына китерә алмый. Бигрәк тә хатын-кызларга тәмәкене ташлау авыррак бирелә. Шуңа да белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез яхшырак. 

31 май —  Халыкара тәмәкесез бер көн. Баксаң, дөньяда ел саен 6 миллион кеше тәмәке белән бәйле авырулардан,  фаҗигаләрдән вафат була икән. Моңа тарту аркасында килеп туган онкология авырулары, сүнми калган тәмәке төпчеге нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарда һәлак булучылар да керә.   Шунысы да бар: 600 мең кеше пассив тәмәке тарту сәбәпле үлә. Ягъни үзе тәмәке тартмаса да, янәшәдәге тартучының төтенен сулап үзенә зыян ала.  

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш  психиатры, нарколог, балалар наркологиясе буенча республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, Бөтендөнья  сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча тәмәке тартучыларның 17 процентын 15тән 24 яшькәчә кешеләр тәшкил итә. Активистлар тәмәке тартуга каршы көрәш алып барсалар да, яшьләр арасында бу начар гадәткә тартылучылар борчый. 

Тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны һәркемгә таныш. Хәтта сигаретларның кабына да бу хакта кисәтеп язып куялар. Республика клиник онкология диспансерының 1нче онкология бүлегендә торакаль хирург, югары категорияле онколог -табиб Артур Гыйлметдинов әйтүенчә, күпләр тәмәке тарту аркасында үпкә рагы гына килеп чыгарга мөмкин дип ялгыша. “Даими тәмәке тарту ирен, тел, бугаз, сидек юлларында  яман шешкә дә китерергә мөмкин.  Россиядә ел саен 300 мең яман шеш ачыклана.  Үпкә рагы тире һәм күкрәктәге яман шештән кала өченче урында тора. Гадәттә, 30дан 55яшькә кадәрге эшкә сәләтле кешеләр авырый. Соңгы арада хатын-кызлар арасында үпкә рагы белән авыручыларның саны артуы да борчый. Рак ачыкланган кешеләрнең 80 проценты тәмәке тарта. Шуңа да бу гадәттән котылу өчен ныклы кисәтү эше алып барыла, дәүләт программалары ярдәмендә авыруны беренчел стадияләрдә ачыклауга зур игътибар бирәләр. Флюорография, рентген аша кешенең үпкәләрен тикшереп торалар”. – ди онколог. 

Тәмәкене ничек ташларга? 
Психиатр Степан Криницкийдан киңәшләр: 
- Беренче чиратта үзеңә максат куярга кирәк. Тәмәке тартуның зыянлы икәнен аңлау мөһим. 
- Тартуны ташларга җыенганда якыннарыңнан ярдәм сорарга була. Күпләрнең ихтыяр көче җитеп бетми. Ләкин бер ташлап, кабат башлаучылар да, инде булмый икән дип, кул сешлтәргә ашыкмасын, өметне өзәргә ярамый. Тагын тәмәкене ташлап карарга кирәк. 
- Электрон сигаретлар тәмәкедән котылырга ярдәм итә дигән фикер хата. Киресенчә, электрон сигаретлар башка күп төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
- Баланың кесәсендә тәмәке тапсагыз шунда үк сүгәргә ашыкмагыз. Башта уртак тел табыгыз, бала кызыксынып, әллә яшьтәшләренә ияреп тартып караганмы, шуны ачыклагыз. 
- Күпләр өчен тәмәке тарту бер гадәткә әйләнә. Кайберәүләр иртәләрен кәһва һәм сигареттан башка бөтенләй күз алдына китерә алмый. Бигрәк тә хатын-кызларга тәмәкене ташлау авыррак бирелә. Шуңа да белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез яхшырак. 

Тәмәке тартырга җыенучылар өчен Республика наркология диспансерында ышаныч телефоны  эшли – 8 (843)272 3674.  Белгечләр аноним һәм бушлай ярдәм күрсәтә.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading