Ул җырчы гына түгел, татар халкының сандугачы иде, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Татарстанның кайсы гына авылына, Советлар Союзының нинди генә шәһәренә барсаң да, анда Әлфия Авзалова чыгыш ясаган. Җырчы кунган өй исә ул чорда патша сараена тиң булган. Әбинең дә «Ул менә шуларда кунган иде», дип сөйләгәнен хәзер дә хәтерлим.
Арабыздан киткәненә инде июнь аенда ике ел булды. Һәм, ниһаять, җырчының каберенә һәйкәл әзер! Ул 20 сентябрьдә, җырчы җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында халык алдында ачыла.
Кабер өстенә һәйкәл кую күренеше Татар зиратында моңа кадәр дә бар иде. Әмма һәйкәлнең үзеннән читтә булуы, халыктан ераграк урнаштырылуы күңелне тырный. Белүебезчә, «Салават күпере» микрорайонындагы бер урамга да аның исеме бирелде. Күбрәк яшь гаиләләр гомер итүче, якты киләчәкле, зур урамга җырчы исемен бирү сөендерә, билгеле. Әмма татарны зурлаган, дөнья буйлап җыр-моңын тараткан әлеге шәхес исеме Казан үзәгендәге урамга бирелмәү күңелдә юшкын калдыра...
Кабер ташы яисә кабер өстенә һәйкәл урнаштыру – мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының эше. Ә җырчыны зурлау исә дәүләт карамагында булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә «Шәһри Казан» сораштыруында катнашкан шәхесләр.
– Әлфия апа бер тапкыр да үпкәләмәс иде, рәнҗемәс иде. Бер кешегә шелтә ясамый иде. Безгә шелтә кирәк булган инде. Илһам абый да, Әлфия апа да, менә болайрак кирәк, дип әйткән булса, бәлки сәнгать икенчерәк булыр иде. Яшьләргә әйтмичә ярамый, – ди танылган җырчы Салават Фәтхетдинов.
Исегездә булса, Әлфия Авзалова соңгы елларда Салават белән чыгыш ясады, хәтта гастрольләргә дә йөрде. Моның белән Салават Фәтхетдинов чиксез горурлануын һәм легенда белән эшләвенә шатлануын яшерми дә.
Әлфия Авзаловага һәйкәл куюга килгәндә, ул бу мәсьәләне алданрак күтәрергә теләге булуын белдерде. Моның өчен ул республика хакимиятенә хат юллап, җитәкчеләр белән фикерләшергә теләвен дә әйтте. Әмма һәйкәл Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка бергә булырга тиеш, ди.
– Мондый дуслык башка бер милләттә дә юк. Икесе дә берсен-берсе яратып, хөрмәт итеп, көнләшмичә яшәде. Мондый ике зур шәхескә һәйкәлсез булмый, – ди җырчы.
Бөек татар җырчыларының исемен мәңгеләштерү өчен һәйкәлне ул Казан Кремле астында хәйрияче Әсгать Галимҗановка багышланган композиция янында урнаштырырга кирәк, дип саный. Оештыру эшләрен дә үзенә алырга теләвен әйтте Салават әфәнде.
Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров фикеренчә, Татарстанда, ни сәбәпледер, хатын-кыз сәнгать вәкилләренә хөрмәт һәм игътибар җитеп бетми. Алар гел арткы планда кала бирә.
– Әлфия Авзаловага республика, һичшиксез, һәйкәл куярга тиеш! Аның исеме дә, фамилиясе дә җырлап тора. Аның кебек кеше юк башка. Илһам Шакировка да, Әлфия Авзаловага да. Алар аерылгысыз. Еллар узгач, бөеклекнең дә беразы гына кала. Советлар Союзыннан килгән татарлар аның һәйкәлен зиратка барып эзләп йөрми. Ирек мәйданыннан узганда, үзәктә яисә Бауман урамыннан йөргәндә, бу бит Әлфия Авзалова һәйкәле, диярлек булсын. Хатын-кызлар безнең гел икенче планда кала шул, – ди Рәшит әфәнде.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та, җырчыга Казан үзәгендә һәйкәл булырга тиеш, дип саный.
– Казанны, Татарстанны хәзер безнең бөтен дөнья белә. Читтән килгән туристлар, татарлар русларның гына һәйкәлен карап йөрергә килми. Аларга күренекле татар кешеләрен яктырткан, дәүләте булган милләтне күрсәтерлек һәйкәлләр Казанның үзендә күп булырга тиеш. Һич югы һәйкәлләр паркы булдырылсын иде. Туристлар бит зиратка барып йөрми. Безгә күренекле шәхесләребезне күрсәтә белергә кирәк, – ди Миңгол Галиев.
Җырчының кызы Зөлфия Авзалова белдерүенчә, кабер өстенә куеласы таш сәхнә шикелле итеп эшләнгән һәм анда – Әлфия Авзалова образы. Ул җырчы зурлыгында эшләнелгән. Һәйкәлнең скульпторы – Фәнил Вәлиуллин. Ул шулай ук күптән түгел Сарман районында ачылган күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров бюстының да авторы. Әлеге мемориаль композиция җырчының иҗади юлы һәм тормышын чагылдыра, сәнгатькә тугрылыкның чын һәм киләчәк буыннарына лаеклы үрнәге булып тора.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар