16+

Хатының кем беләндер йөри? Ышанмагыз...

Сезгә бүген “банк”тан шалтыраттылармы әле? Булмаса, иртәгә шалтыратырлар, бер дә борчылмагыз. Нәрсә әйтәселәрен дә беләм: йә сезнең банк картагызны “блокировать иткәннәр”, йә “аннан зур сумма салдырырга маташканнар”, йә “сезнең исемгә кредит картасы рәсмиләштергәннәр”, йә... Кайсысы? Мошеникларның фантазиясе бай, тавышлары көр, безнең халыкның да ыштансыз калырга теләге юк түгел.

Хатының кем беләндер йөри? Ышанмагыз...

Сезгә бүген “банк”тан шалтыраттылармы әле? Булмаса, иртәгә шалтыратырлар, бер дә борчылмагыз. Нәрсә әйтәселәрен дә беләм: йә сезнең банк картагызны “блокировать иткәннәр”, йә “аннан зур сумма салдырырга маташканнар”, йә “сезнең исемгә кредит картасы рәсмиләштергәннәр”, йә... Кайсысы? Мошеникларның фантазиясе бай, тавышлары көр, безнең халыкның да ыштансыз калырга теләге юк түгел.

Челтәрме, ятьмәме – кайсысы дөрес?..
Беренчедән, күршеләрегезнең череп баеганына сөенергә кирәк. Ни өчен дигәндә, чөнки алар беркайчан да сезга әҗәткә акча сорап кермәячәкләр!

Әгәр сорыйлар икән?
Миңа бер көнне социаль челтәрдән якын танышым яза, чеп-чи татар мужигы урысча миннән әҗәткә 5000 сорый. Соң миннән кем акча сорый инде, дивана?.. Татарча сораулар яудыра башлагач, качты.

Чынлыкта, социаль челтәрләр аша көтмәгәндә килгән “үтенечләрнең” формасы төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән: “Брат, выручай! Акциядә катнаша идем телефонымның акчасы бетеп, сүндереп куйдылар, синең номерга СМС килергә тиеш миңа шуны әйт әле!” Беркатлы татар “братыннан” килгән мондый үтенечне кире кагамы инде?..

Чынлыкта исә, ул “брат” та “сестра” да түгел, дустыгызның аккаунтын ватып кергән гап-гади аферист булып чыга. Андый үтенечләргә җавап бирмәгез. Телефоны булса, үзенә шалтыратып әйтегез, бер очтан хәлен дә белешерсез – заманалар тыныч түгел.

Икенче очрак. Авитода сатарга әйбер элеп куйдыгыз да, көтәсез ди... Ниһаять, горизонтта сатып алучы пәйда була да сезнең товарыгызга “чытырдап ябыша”, беркемгә дә сатмаска куша. Шушы ике-өч көн эчендә килеп исәп-хисап тотышып китәргә ант эчә, ә бүгенгә... әлеге дә баягы, пластик картагызга аванс күчерергә тәкъдим ясый. Сезнең авыз ерыла, күңел киңәя, ыштан авырая... Банк картагызның исем-фамилиясе белән бергә, телефоныгызга килгән СМС кодны әйтеп салуыгызны сизми дә каласыз! Картагыздан чыгып очкан акчаны беркем дә эзләп йөрмәячәген әйткән идем бугай инде мин...

Сатлыкҗан телефоннар.
Тест: Әйтик, телефоныгызга СМС рәвешендә “кара-кара, синең хатының кем белән йөри?”, йә булмаса, “фоткаңны менә кайда элеп куйганнар!” ише игълан белән сылтама килә ди... Сез нишлисез?

Соң хатынының кем белән йөргәнен кайсы татар мужигының беләсе килмәсен инде?! Әлбәттә, сылтамага китереп тә баса да, шуның аша читтән торып телефонындагы бөтен мәгълүматка, шул исәптәпн, онлайн-банкка керү мөмкинлеге бирүче программаны урнаштырып та куя.

Моның морале: хатыныгызга, бераз гына булса да, ышанырга кирәк бит, егетләр... Акчагыз хет янга калыр.

Тагын бер “прикол”, номерегызга “банк”, йә бер “интернет-магазин” исеменнән СМС килә: “имеш, сез кайдандыр нәрсәдер сатып алгансыз; әгәр бу сез түгел икән, кичекмәстән менә бу телефон буенча шалтыратыгыз!” Шалтыраттыгыз исә, һаман бер үк алым: “банк картагызның номерын бирегез дә, без, эт йомышлаганчы, акчагызны кире кайтарабыз”.

Кайтаралар... Тот капчыгыңны!

P.S. урынына.
Сезнең дә кесә телефоныгыз белән соңгы вакытта сәер хәлләр булгалыймы ул? Минекенә таныш булмаган чит номердан шалтырату килә. Трубканы алу төймәсенә басуым була, шалтырату өзелә. Бер шалтыраталар, ике, өч... Киңәшем: берүк, кечеҗанлыланып, “пропущенный”га кире шалтырата күрмәгез! Кирәк кеше сезнең белән элемтә юлын үзе табар ул.
Без дә бит, насыйп булса, “Шәһри” битләрендә кабат очрашырбыз.

Сезнең Әмир Исламов

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading