16+

Хатынының хыянәт итүен белгән ир үзен ничек тотарга тиеш?

Хатынының хыянәт итүен белгән ир үзен ничек тотарга тиеш? Илгиз, Казан.

Хатынының хыянәт итүен белгән ир үзен ничек тотарга тиеш? Илгиз, Казан.

Фаяз Төхбәтуллин, психолог:
– Гадәттә, хатын-кыз беркай­чан да, бер-ике минутлык узгынчы хискә бирелеп, хыянәткә бармый. Ул башта иренә теге яки бу мәсьәләдә нәрсә ошамавын, мөнәсәбәтләрдә нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген әкрен генә әйтә килә. Ире озак вакыт хатынының үтенечләрен игътибарсыз калдырса, хатын-кыз ирен үзенә таяныч буларак күрми башлый. Ир белән хатынның уртак балалары яки милке булган очракта, хатын-кыз иреннән китәргә ашыкмый. Әгәр аның тормыш юлында игътибарлы, үз сүзендә торучы ир-ат очрый икән, хатын-кыз үзе дә сизмәстән күңеле белән әкрен генә аңа тартыла башлый һәм хыянәт итәргә дә мөмкин. Ир-ат хатынының хыянәте турында белеп ала икән, беренчедән, аны гаепләргә тиеш түгел, хыянәткә бару сәбәпләрен, үзенең гаебе нәрсәдә икәнен ачыкларга тырышсын. Хатынын бу юлга үзе этәргәнен аңларга тиеш. Шул вакытта ул үз өстенә җаваплылык алып, хатынына, гаиләсенә карата игътибарын арттырса, кайгыртучанлык күрсәтсә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр уңай якка үзгәрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    И хатынынын хыянэтен кичерэ дип эйт инде имэннэн егылган нэмэстэ

    • аватар Без имени

      3

      0

      Хыянэт итучегэ сэбэп кирэкми. Ул кеше тугел! Ул чирле бер зат!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анон.Мескен ирлэр генэ хатынын исэн калдырадыр,я куып чыгармый!Хыянэт ул гаилэдэге ин эшэке

        • аватар Без имени

          0

          0

          Язылганнар белэн килешэм

          Мөһим

          loading