Шәһри Казан

Хайваннарны ничек сакларга?

Көтүдә йөрүче терлекләрдән бик күп төрле йогышлы авырулар тарала дип укыдым. Бигрәк тә кеше организмында да яши торган суалчаннар куркытты. Әниләрнең, бабасыр кердеме әллә, тик утыра алмыйсын, дип әрләгәне дә искә төште. Димәк, ул элек тә булган?

Аларга каршы чара күреләме?

Гөлниса, Питрәч районы.

«Татарский» төбәкара ветеринария лабораториясе белгече Энҗе Гафурова:

Реклама

– Аңлавымча, газета укучы эчәклекләрдә яши торган паразит суалчаннар – гельминтозлар турында сорый. Аның бик күп төрләре бар. Бабасыр да шуның бер төре, әлбәттә, ул элек тә булган. Көтүлектә йөргәндә, суалчаннар тизәк аша тарала, печән аша икенче терлеккә иярә. Бу паразитлар терлекләрне үлемгә дә китереп җиткерергә мөмкин, бигрәк тә яшь малларны. Әлеге очракта хәбәрләшеп эшләп, көтүгә йөри торган бөтен терлекләрне эчәклек паразитларыннан арындырырга кирәк. Ветеринар-санитар чаралар үткәрелгәндә, бер терлекнең дә читтә калмавы мөһим. Шулай ук эт-мәчеләрне дә истән чыгармагыз. Бу төр паразитларның кеше организмында да яши һәм үрчи алганын исәпкә алсак, аларның ничаклы куркыныч икәнен күз алдына китерү авыр булмас.

Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов:

– Республика буенча барлык терлекләргә гельминтоз суалчаннарына карата чара күрелә. Мөгезле эре терлекләргә прививка ясала, сарыкларга таблеткалар бирелә. Бу – һәр яз саен көтү чыгар алдыннан башкарыла торган мәҗбүри эшләребезнең берсе. Йорттагы песи һәм этләрне кайгырту хуҗаларга йөкләнгән.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: