16+

Хәбәрсез югалган солдатлар ачыкланырмы?

Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча үзәкләр булдырылачак. “Хәрби батырлык” клубы сугышта катнашучылар исемлеге белән эшләү өчен Татарстан Хөкүмәтеннән финанс ярдәме алган. Бу исә моңарчы алып барылган эш тагы да көчәеп китәчәк дигән сүз. 

Республиканың барлык районнарында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча координацион үзәкләр төзеләчәк. Бу хакта Андрей Кузьминның “Хәрби батырлык” клубы рәисе Михаил Черепанов белән әңгәмәсендә хәбәр ителә. “Министрлар Кабинетында бу эш район админстрациясе аша алып барылачак дип килештек. Мин элегрәк тә мондый исемлекләрне районнарга, Россиянең башка төбәкләренә җибәрә идем. Моңарчы хәрби комиссариат һәм музейлар аша эшләдек. Ләкин хәзер бу эш үзәкләштерелеп оештырыла. Бер-ике урында гына түгел, республиканың барлык районнарында бердәй алып барылачак”, – диде эзтабар тарихчы.

Хәтерләсәгез, шундый ук колачлы эш “Хәтер китабы”н әзерләгәндә оештырылган иде. Бүген яңадан-яңа исемнәр ачыклана, эзтабарлар даими эшли. “Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын билгеләп үткәндә, хәбәрсез югалганнарның йөзләп, ун меңләбе ачыклансын, алар табылсын иде. Кызганыч, моны бары тик профессионаллар гына ачыклый ала.Татарстанда андый кешеләр бишәү”, – дип белдерә республика ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading