Нәтиҗәдә, хокук саклау органнары тарафыннан ике кеше кулга алынган. Шулай ук террорчылар инструкцияләр язылган 10 кәрәзле җайланма, 60 банк картасы, 6 мең АКШ доллары, чит илләргә акча күчерү буенча исәп-хисап документлары йолып алынган.
Татарстанлылар да әлеге капкынга эләккән. Алардан акча мөселманнарга ярдәм итәр өчен дип җыелган.
Республиканың Куркынычсызлык советы секретаре Рафаэль Гыйльманов бер интервьюда белдергәнчә, 2014 елдан алып Татарстан территориясендә 49 җинаять ачыкланган, шуларның 17се быел теркәлгән. Террорчылар акчаларны социаль челтәрләр аркылы да, интернет сайтлар аша да җыйган. Алар кешеләргә турыдан-туры ярдәм сорап та, мошенниклык юлы белән дә эш иткән.
– Андый хәйрия оешмаларына сак карарга кирәк. Алар террорчыларга ярдәм итә торган яшерен миссия белән эш итә. Бу бигрәк тә Ислам төркемнәрендә киң таралган. Анда мөселманнарга ярдәм итәр өчен сәдака бирергә өндиләр, – ди Рафаэль әфәнде.
Цифрлы технологияләр үсеше интернетның төрле җинаятьләрне ешрак кылу өчен мәйдан булуына китерде. Хокук бозучылар өчен аноним булу һәм халыкның финанс белеме түбән булу яхшы шартлар тудыра. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да сөйләгән иде.
– Тулаем алганда, соңгы елларда җинаятьчелек интернетка китә һәм шуңа бәйле рәвештә талаулар һәм фатир талаулар азрак булды. Хәзер җинаятьчеләргә үзләрен куркыныч астына куеп башка фатирга керергә кирәкми, анда сигнализациягә эләгергә мөмкин. Аларга компьютер артына утырып, аноним эш итү кулайрак, – диде министр.
Комментарийлар