16+

Хәербинең диңгез флотын Мәскәү һәм Санкт-Петербург кунаклары нигә үз итә?

Лаеш районының Хәерби авылына баргач, безне урта мәктәптә оештырылган хәрби-диңгез флоты һәм Хәрби дан музее белән таныштырдылар. Музейларны күп күргән бар, дигәнрәк уй йөзебезгә үк чыккан иде, күрәсең.

Хәербинең диңгез флотын Мәскәү һәм Санкт-Петербург кунаклары нигә үз итә?

Лаеш районының Хәерби авылына баргач, безне урта мәктәптә оештырылган хәрби-диңгез флоты һәм Хәрби дан музее белән таныштырдылар. Музейларны күп күргән бар, дигәнрәк уй йөзебезгә үк чыккан иде, күрәсең.

Шуңа күрә Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзилә ханым Минбаева, елмаеп: «Менә карарсыз, бу моңа кадәр сез күргән бер генә музейга да охшамаган», – диде дә үзе артыннан ияртте.

Һәм ул чыннан да ялгышмаган иде. Хәрби-диңгез флоты һәм Хәрби дан музее турында Татарстанда гына түгел, башка чит төбәкләрдә дә беләләр булып чыкты.
– Мондый музейлар Татарстанда берничә генә дип беләм, – диде безгә шушы музейны булдыруга үз өлешен керткән һәм бүген аны карап торучы технология укытучысы Рөстәм Хәсәнов. – Шуңа күрә безгә кунаклар бик еш килә. Хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург, Кыргызстаннан килүчеләр дә бар.

Музей 2009 елның 5 ноябрендә ачылган. Мәктәп укытучысының диңгез флоты белән кызыксына башлавы юктан гына тумаган, чөнки авылдан чыккан диңгезчеләр дә бар икән. Музей ачу турындагы идеяне дә Төньяк диңгездә су асты көймәсендә хезмәт иткән Хәерби авылы кешесе, Татарстанның диңгез җыены рәисе Шәфкать Сөнгатов җиткергән. Һәм алар ел саен 19 мартта су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көнен бергәләп билгеләп узалар икән. Әлеге чараларда Шәфкать Сөнгатов – кадерле кунак.


Алай гына да түгел, укытучы әйтүенчә, музей эшчәнлеге белән чикләнеп калмыйча, мәктәп укучылары белән район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда да катнашалар. Ватан каршындагы бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашлары, әфганчы Илфар Билаловны да сагынып искә алдылар.

Музейга керә торган ишекне үк су асты көймәсенең ишегенә имитация формасында ясаганнар. Биредә хәрби-диңгез флоты тарихына багышланган бай материал тупланган. Водолаз костюмнары, аяк киемнәре, сувенирлар, битлекләр, корабль җиһазлары һәм башка бик күп кызыклы экспонатлар саклана монда. Музейда шулай ук 2000 елда Баренцево диңгезендә һәлакәткә очраган Курск көймәсе турында да мәгълүматлар тупланган.

Эшебезне су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр турындагы мәгълүматларны җыюдан башлаган идек. Материаллар аз булу сәбәпле, диңгез флоты белән бәйле башка тармакларны да колачлый башладык, – дип үз эшен яратып, «тәмләп» сөйли Рөстәм абый.

Музей кунакларын исә рында тавышы белән сәламлиләр. Анысын да без беренче тапкыр күрүебез иде.

Безнең «Казан» дип аталган су асты көймәсе бар иде. Татарстан егетләре шунда хезмәт иттеләр. Аның егерме елдан соң эшләү вакыты чыккач, утильләштерәләр. Ә рында, гадәттә, корабльнең командирына кала. Сөйләшеп, уртак фикергә килеп, без аны үзебездә калдыру бәхетенә ирештек. Ә су асты көймәсе үзе Казандагы Җиңү паркында саклана, – дип аңлатты ул алар өчен кадерле булган экспонат турында.

Лаеш, Хәерби

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading