16+

Хезмәт базарында студентка урын табылырмы?

Рәсми саннар буенча, ел саен республиканың 10 мең студенты эшле ителгән. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, 17 меңнән 20 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар.

Рәсми саннар буенча, ел саен республиканың 10 мең студенты эшле ителгән. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, 17 меңнән 20 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар.

Студентларның хезмәт отрядлары барлыгын күпләр онытып та өлгерде бугай. Соңгы вакытта аларның эшчәнлеге хакында ара-тирә генә ишеткәлибез. 2003-2019 елларда бу эшкә азмы-күпме ялкын өстәп торучылар табылды. Шушы вакыт эчендә 150 мең студент шундый армия аша узган. Рәсми саннар буенча, ел саен республиканың 10 мең студенты эшле ителгән.

Вазгыять үзгәрә. Хәзер әти-әниләр балаларын читкә җибәрергә әзер дә түгел. Элек бөтенләй башкача булган. Студентларның хезмәт отрядлары бик күп кенә төзелешләрдә, “КамАЗ”, “Оргсинтез”, “Түбәнкаманефтехим” кебек эре төзелешләрдә зур көч куя. Чаллы шәһәрен салганда күп кенә яшьләр эшләгән. Соңгы елларда Сочидагы Олимпия объектлары, “Көнчыгыш” Космодромы төзегәндә алардан башка гына узмаганын сөйли Студент хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев. 2015 елда Россия Президенты Владимир Путин 21 февральне Россия Студент отрядлары көне буларак билгеләүгә үз имзасын куя. Шуннан башлап бу көнне төрле форум-семинарлар оештырыла башлый. Бу юлы да узган елгы нәтиҗәләр буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәрне билгеләячәкләр. 

Студент отрядларында эшләү тәрбия ягыннан да мөһим бер этап буларак карала. Командада эшләргә өйрәнү, вакытлыча эшле булу да мөһим. 40 ел элек үзе дә студент хезмәт отрядларында эшләгән, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев киләчәктә студент отрядларына тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләрне дә алырга кирәк дигән фикердә. Аның сөйләвенчә, элек шундый балалар исәптән алынса, отряд бирелгән биремне үтәгән саналган. Билгеле булганча, 14 яшьлек бала дүртсәгать эшли ала. Киләчәктә бу тәкъдимнәр кануннар белән дә беркетелергә дә мөмкин. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләрне быел “Безнең ишегалды” программасы буенча да эшле итмәкче.

Студентларның хокукларын яклау да мөһим. Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева быел Ялтада үзләре җибәрә торган отрядның эш урыннарын барып карауларын сөйли. 

– Шартларны үзебез барып карамыйча җибәрмибез. Һәрвакыт өч яклы килешүгә кул куябыз. Анда иминият мәсьәләсе дә каралган. Кире кайта, авырып китә икән, бөтенесе язылган. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, 17 меңнән 20 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Бу – база ставкасы, – дип Алсу Нәбиева. –  Безнең уку йорты нигезләмәсе буенча студентка хезмәт отрядында эшләү шарт итеп куелган. Алар бөтенләй башка бала булып кайта. Психологик яктан да, тәрбия ягыннан да.
Сүз уңаеннан, студентларның күпчелеге әйдәман, бармен, аш-су әзерләүче, гомумән, туризм сервисы өчен җавап бирүче хезмәтен башкарган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading