Читтә яшәп татар телендә иҗат итүчеләр сафын Башкортстаннан Хисаметдин Исмәгыйлев тулыландырды. Аның беренче язмалары моннан 8-9 еллар элек “Казан утлары” журналында басылып чыккан. Шул ук редакция хезмәткәрләре “Татмедиа” җәмгыяте ярдәме белән аның тәүге китабын тәкъдим итү кичәсен “Татар китабы” йортында уздырды.
Хисаметдин Исмәгыйлевнең китабы гади китап кына түгел. Ул яңа форматтагы кесә китабы буларак нәшер ителгән. “Татмедиа” АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков әйткәнчә, укучыны китапка якынайту юллары өйрәнелә. Затлы-затлы купшы тышлы китаплар укылмаска мөмкин, бәлки кулга тотарга уңайлы, транпортта да кесәдән генә чыгарып укып була торган әлеге китаплар укучылар арасында популярлашып китәр. “Бөтен дөньяда китапны, газет-журналларны укыйлар. Уку – ул дәрәҗә булып тора. Халыкның милләтнең дәрәҗәсе, абруе. Безнең бурыч – халыкны укырга өйрәтү! Бу текстлар җиңел, аңлаешлы, халыкчан булырга тиеш. Кеше йотлыгып өзелә алмыйча укып чыгарлык булсын. Кешегә китап турында аралашу һәм таныту мөмкинлеге булырга тиеш”, – диде ул.
Проект кысаларында өченче авторның китабы басылып чыкты. Хисаметдин Исмәгыйлевнең китабы укучыны реаль тормыш вакыйгаларын тасвирлавы, авторның үзенең күргән-белгәннәренә бәйле булуы белән дә кызыклы. Аннан яңа фикерле ир-ат авторларның әсәрләрен уку да тансык икән. Яңа китапта урын алган “Никах”, “Мин – Абрек” әсәрләре шундыйлардан. Монда мәхәббәт тә, тормыш дулкыннарында сыналган ир-ат язмышы да ярылып ята. Һәм алар безне ышандыра. Кардәш халыклар белән аралашу, аларның холык-фигыльләре дә чагыла әсәрләрдә. Хисаметдин абый үзе дә төрки халыклар тарихын, татар язмышындагы фаҗигале хәлләрне бармак аша гына уздыра торганнардан түгел. Милли хисләр, милләтпәрвәр булуы авторның үз холкының гаярьлегеннән дә тора. Ул үз төбәгендә милли мәдәни учакны тергезгән кеше.
“Стәрлебаш – безнең татар тарихында бик атаклы як. Мәдрәсәсе генә нәрсә тора. Зәки абый мәрхүм бу хакта күп язды. Стәрлебашны татар дөньясының гына түгел, дөньяның үзәге итеп тә күтәрде. Бу табигый хәл. Стәрлебаш кебек тарихы якларда туып үскән кешенең дөньяга карашы да, кабул итүе дә, язучы буларак сүрәтләп бирүе аерыла. Аны бу китабын теләсә кайсы телдә тәрҗемә итеп була, йөз кызармаячак. Яхшы проза әсәре тәрҗемәдә күреләчәк. Аннан язучының тормыш юлы да кызыклы булырга, автор дөньяны күрергә тиеш”, – дип сөйләде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
– Кешене беләсегез килсә, аның әсәрләрен укыгыз. Аның характеры, холкы геройларында чагыла. Язучы булырмын дип һич уйламаган идем. Кешеләр белән аралашырга яратам. Бүген Стәрлебаш районының татар җәмәгатьчелегенең рәисе булам. Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” пьесасы буенча 6 хатынга һәйкәл куярга әзерләнәбез. Бишесе әзер. Арба белән 6 хатын сынына акчабыз җитми әле. Шуңа акча җыю белән мәшгульбез. Стәрлебаш мәчетен тоткан Мөхәммәтшакир Тукаев дигән бик шәп меценат булган, аңа һәйкәл куябыз, – ди Хисаметдин Исмәгыйлев.
“Татар китабы” йортындагы очрашудан соң, Хисаметдин Исмәгыйлев КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасының булачак татар журналистлары белән очрашты. Бик җанлы сөйләшү булды ул. Күп кенә кызыклы җаваплар алынды. Исмәгыйль абый киң белемле, тормышны белгән, бернәрсәгә битараф булмаган автор буларак та ачылды безгә. Сер итеп кенә әйтәбез, авторның “Никах” әсәренең икенче китабы да әзер. Анысы тагы да мавыктыргыч вакыйгаларга корылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар