16+

"Хәлләр бездә шулайрак, бик мөшкел шул...": "Китап" радиосын Башкортстанның Чакмагыш районына кертмәделәр

«Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөреше кысаларындагы чыгышын Башкортстанның Чакмагыш районында тәкъдим итә алмады. Җирле түрәләр һәм полиция автомарафонны кире борып җибәрде.

«Бездән рөхсәт юк. Алдан кисәтергә иде», — дип артистларны Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов борып җибәрде.

Чараны карарга берничә кеше килгән иде. Концерт булмаса да, аларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан концерт карарга килүчеләрнең берсе администрация өчен гафу үтенеп хат язды. "Рәхмәт килгәнегезгә, зинһар, гафу үтенәм шулай килеп чыкканга... Зинһар, гафу итегез. Хәлләр бездә шулайрак, бик мөшкел шул..." - дигән ул.

«Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешенең максаты — татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау.

Гадел Әхмәтҗанов, Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездәге коррупция, ялагайлык, кешеләре килмәгән!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Башкортлар гомергэ татарны санламады, ???.

      Мөһим

      loading