Ялдан соң да: «Уф, арыдым», – дип эшкә чыгасыз, иртән хәлсезлектән көчкә торасыз, көненә әллә ничә чынаяк каһвә эчәсез икән – бу киңәшләр сезнең өчен. Сез XXI гасырның иң популяр авыруы булган «хроник ару» тозагына эләккәнсез. Энергия җитмәү, хәлсезлеккә күбрәк зур шәһәрләрдә яшәүчеләр дучар була. Авыручылар 20-40 яшьлекләр. «Хроник ару»ны икенче төрле офис чире дип тә йөртәләр әле.
Дөрес тукланырга һәм ашарга!
Хроник ару – «Синдром хронической усталости» медицинага 1988 елларда кертелгән. Табиб-терапевт Элина Борһанова сүзләренчә, аны гади ару белән бутарга ярамый.
– Хроник ару – дүрт-биш ай дәвамында барган хәлсезлек ул. Кешенең тиз хәле бетә. Йокыдан торгач, ял иткәннән соң да көч туплый алмый. Бик еш салкын тидерә, тонзиллит, фарингит белән авырый, иммунитеты төшкән була. Хәлсезлеккә җитди сәбәпләр булмаганда гына табиблар хроник ару диагнозын куя. Үзегездә озакка сузылган хәлсезлек сизәсез икән, һичшиксез табиб-терапевтка яки диетологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәлсезлек яман шеш, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы, калкан сыман биз авыруларының беренче билгесе дә булырга мөмкин. Мондый шик туса, табиб тиешле анализлар бирергә кушачак, – ди Элина.
Хәлсезлек, энергия җитмәгәндә, Элина, иң беренче чиратта туклану рационын һәм йокы режимын бер тәртипкә китерергә кирәк, ди.
– Организмга тимер җитмәү дә хәлсезлекнең бер билгесе булырга мөмкин. Бу очракта гемоглобинны тикшерәбез. Ул күбрәк яшь кызларда, йөкле хатыннарда күзәтелә. Тимер тән буйлап кислород тарата. Шуңа да бу микроэлемент җитмәгәндә, хәл булмый, кешенең башы начар эшли башлый, туңа. Тимерне эчәргәме-юкмы икәнен, аның күләмен бары тик табиб кына хәл итә ала. Үз белдегең белән аны кулланырга ярамый. Тимер белән бергә организмга аксым да керергә тиеш. Кызыл ит белән бавырда аксым, тимер күп. Хәлсезлекнең икенче сәбәбе – йод җитмәү. Бу вакытта калкансыман биз гормоннарын тикшертергә кирәк. Йод диңгез кәбестәсе, диңгез балыгында күп. В витаминнары группасы да энергия, нерв системасы эшчәнлеге өчен җаваплы. Ул ярмаларда, ипи, бәрәңгедә күп. В12 – ит, бавырда бар. Фолий кислотасы – яшелчәләрдә, чикләвектә бар. Миңа мөрәҗәгать иткән кайбер кешеләр Д витамины эчә башлаганнан соң хәл кергәнен сизә. Шуңа да аны да тикшертергә кирәк. Безнең организм, гормоннар системасы циркадный ритмнарга көйләнгән. 21.00 (22.00) – 1.00 (2.00) аралыгында мелатонин гормоны бүленеп чыга. Аны икенче төрле яшьлек гормоны да диләр әле. Ул без йоклаган вакытта бөтен организмны яңарта, энергия туплый. Әгәр дә шушы вакыт аралыгында йокламасак, без иртә белән энергия туплап, ял итеп тормаячакбыз. Бүлмәдә ут булган вакытта да мелотонин бүленеп чыкмый. Сез йоклаганда кемдер өйдә телевизор караса, күзегезгә махсус битлек киеп йоклагыз. Иртәнге якта безне стресс гормоны – кортизол уята. 10.00да йокларга ятып, иртәнге 6да, 6.30да тору – иң кулай көн тәртибе. Әгәр дә бер атна дәвамында йокыгызны тиешле дәрәҗәдә туйдырмыйсыз икән, ял көннәрендә туйганчы йоклагыз. Күп кеше арыганлыкны диңгез буенда бетерергә тели. Мин моның өчен санаторийларны кулайрак күрәм. Хәзер күп кеше хәлсезлектән зарлана. Санаторийларда да моны бетерү өчен махсус процедуралар бар. Ә диңгез буеннан сез, киресенчә, арып кайтырга мөмкин, – ди Элина.
Спортны белеп кулланырга!
Кайберәүләр хәлсезлекне аз хәрәкәтләнүдән күрә. Янәсе, спорт белән шөгыльләнә башлауга кешегә үзеннән-үзе хәл керәчәк. Спорт белгече, Казанда тренерларны аттестацияләүче Резидә Хәкимҗанова, спортка тотынганчы, хәлсезлекнең тамырын тапсаң яхшырак, ди.
– Хроник ару синдромының берничә сәбәбе булырга мөмкин. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында кеше хәлсезлек сизә. Бу очракта арыганлыкны спорт бетерә ала. Ә менә организмдагы ялкынсыну аркасында килеп чыккан хәлсезлек вакытында спорт белән шөгыльләнергә гомумән ярамый. Шуңа да башта хәлсезлекнең тамыры кая барып тоташканын белергә, анализлар тапшырырга кирәк. Әгәр дә анализларыгыз яхшы икән, берничә лабораториягә тапшырып карагыз. Нутрициологка да мөрәҗәгать итсәң була. Ул организмдагы микроэлементларны тикшерә. Мин һәрвакыт «хәрәкәттә – бәрәкәт» шигаре белән яшим. Әгәр дә инде кешенең спорт белән шөгыльләнәсе килә икән, аның өчен яраклы спорт сайлап була. Кемдер велосипедта йөреп тәм таба, кемдер паркларда җәяү йөреп кенә дә рәхәтлек ала. Йөзү, фитнес, зумба, шәрык биюләре... спорт бик күп төрле ул! Казан урамнарында, паркларында да хәзер бушлай спорт белән шөгыльләнеп була. Иртәләрен йога дәресләре бирәләр. Өйдә утырып кына да дөрес сулау күнегүләрен ясап була. Умыртка баганасы, буыннары авыртмаганнар йөгерә ала. Хәзерге заманда сезнең кәефегез, сәламәтлегегез – сезнең кулда, – ди Резидә Хәкимҗанова.
Контраст душ арыганлыкны бетерә. Баш мие яхшырак эшли башлый, кан әйләнеше яхшыра. Иртәнге мондый душтан соң көн дәвамында яхшы кәеф хөкем сөрәчәк. Кичке якта ылыс һәм бераз диңгез тозы салып, җылы ваннада ята аласыз. Мондый суда аякларны гына да тотсаң була.
Аромотерапия нерв системасын яхшырта, мускулларны ял иттерә. Ала миләүшә (лаванда) – тынычландыра, дарчин (корица) — гармония бирә, ылыс — көн дәвамында яхшы кәеф булдыра.
Хроник ару гаджетлардан ару аркасында да булырга мөмкин. Буш вакытыгызны социаль челтәрләрдә узырмагыз. Табиблар йокларга 2-3 сәгать кала бөтен электр корылмаларын сүндереп куярга, атнаның бер көнен интернетсыз уздырырга киңәш итә.
Ачы шоколад ашагыз, какао эчегез. Какао серотонин – бәхет гормоны булдыра. Организмга ул җитмәгәндә, кеше тиз арый, депрессиягә бирелә.
Яхшы әни «ясарга»!
Хәлсезлек психосоматик авырулар – стресс, борчулар, депрессия аркасында да булырга мөмкин. Психолог, нейропсихолог Дарья Смирнова сүзләренчә, хроник ару – озак еллар җыелып килгән стресс, йокысызлык, арыганлык нәтиҗәсе.
– Декретта утырган аналар аеруча да хроник аруга бирешүчән. Баласы еш авырый торган йә ике бала арасының яшь аермалары зур булмаганнар, ялгыз бала караучы яшь аналар аеруча да хәлсезлеккә, энергия җитмәүгә зарлана. Моңа әле йокысызлык, тавык чүпләп бетерә алмаслык йорт эшләре өстәлә. Нәтиҗәдә ару, талчыгу барлыкка килә, – ди Дарья Смирнова.
Психолог сүзләренчә, хроник ару синдромы үз өстенә күп җаваплылык алучыларда да еш күзәтелә.
– Мондый кешеләргә, идеаль булырга омтылмагыз, дим. Иң яхшы ана, иң яхшы хатын, иң яхшы кеше булып булмый. Үз-үзеңне яклый белергә, үзеңә-үзең адвокат булырга өйрәнергә кирәк. Нәрсә дә булса килеп чыкмаган очракта үзеңне әрләргә түгел, якларга, кызганырга кирәк. Башка кеше моны да булдыра, тегене дә эшли дип үзеңне эчтән кимерә башлаганда, үз адвокатыңны уятырга була. «Мин бары тик арыдым, бу нормаль күренеш, чөнки мин шушы-шушы әйберне эшләдем» дип, үзеңне якларга кирәк. Ярдәм сорарга да курыкмагыз. Күп очракта янәшәдәгеләребез безгә ничек авыр булганын әйтмәсәк тә белә кебек тоела. Ләкин алар белмәскә дә мөмкин бит. Шуңа да ирегездән, ата-анагыздан ярдәм сорарга курыкмагыз. Балалары булган иптәш кызларыгыз белән балаларны чиратлашып карагыз. «Яхшы әни ясыйм» дигән әйтем дә бар. Күп балалы яһүд анасы, хәле беткәч, раввинга киңәш сорарга килгән. Аннан өйгә кайткан да, аш бүлмәсенә бикләнгән. Ун, унбиш минут шулай утырган бу. Балалары бүлмә ишеген ачып караса, әниләре бер кулында бер чокыр чәй, икенче кулында пирожный тотып басып тора икән. «Ашыкмагыз, балалар, мин сезгә яхшы әни ясыйм!» дип кире ишекне ябып куйган хатын. Менә шул анекдоттагы кебек, «яхшы әни ясарга» тырышыгыз. Энергиясе булмаган кеше башкаларга да берни бирә алмый. Шуңа да үзегезгә хәл кертә торган шөгыльләрнең исемлеген язып куярга, кирәк вакытта шуны кулланырга кирәк. Ул чәй эчү, иптәш кызыгызга шалтыратып зарлану, урамда йөреп керү кебек гади шатлыклар да булырга мөмкин, – ди Дарья Смирнова.
Психолог сүзләренчә, «хроник ару» олыларда гына түгел, балаларда да күзәтелә икән.
– Хәзер хроник арудан зарланучы балалар саны күбәйде. Гадәттә, бу яшүсмер вакытка туры килә. Хәзер мәктәпләрдә бик күпне таләп итәләр. Аннан соң балалар арасында яхшы уку, күп белү модасы башланды. Моңа өстәп, алар әле бер-берсе белән ярыша-ярыша төрле түгәрәкләргә йөри. Менә шушы әйберләрдән соң бала тиз арада көч туплый алмый башлый. Аннан соң күп кенә бала йокы җитмәүдән интегә. Балалар йокларга соң ята. Аеруча бу икенче сменада укучыларга кагыла. Аларның организмы ял итәргә өлгерми. Телефон, компьютер, телевизор да хроник аруга китерә ала. Телевизор карап, телефонда казынып ял итәм диючеләр ялгыша. Чынлыкта исә бу вакытта баш мие аеруча каты эшли. Бу вакытта башка мәгълүмат артык күп килә, кеше тагын да арый. Гаджетлар белән күп дигәндә 30 минут кулланырга ярый. Тиздән беренче сыйныф укучылары мәктәпкә бара. Күп кенә 7 яшьлек сабыйлар әле дә көндез йоклый. Шуңа да беренче сыйныф укучысын мәктәптән кайтканнан соң бераз гына булса да йоклатып алырга кирәк, – ди Дарья Смирнова.
Фото: zdorowey.ru
Комментарийлар