Шәһри Казан

Әхнәф Зыякаев: «Рәссам булу өчен 1 процент талант һәм 99 процент тырышлык кирәк»

Әхнәф Зыякаев – Башкортстан ягыннан. Аның оста рәссам, скульптор булачагы кечкенәдән үк аңлашылгандыр, мөгаен. Балалар бакчасында вакытта ук иң яхшы әвәләүче, рәсем ясаучы була ул.

Сәнгать мәктәбенә укучылар җыя башлагач та, төркемдәге балалар Әхнәфкә төртеп күрсәтә. Балалар бакчасыннан башланган шөгыль әңгәмәдәшемнең яшәү мәгънәсенә әйләнә.

Училищелар, Петербургтагы Репин исемендәге академия... Әхнәф Зыякаев архитектура, скульптура буенча белемнәрен тирәнәйтә. «11 ел югары белем алдым», – ди үзе. Теория белән практиканы берләштергән профессионалларның берсе ул.

Әхнәф Зыякаевның иҗатында хайваннар темасы – анимализм аерым урын алып тора. «Кешене киендереп куеп, карап ясау әллә ни авыр түгел. Ә менә тик тормаган, гел хәрәкәттә булган хайваннарны сурәтләү катлаулы. Атны гына алыйк: аның күзләрендәге очкынны күреп, мускулларын тоеп, тамырларындагы кан агышын сизеп, хәрәкәтләре аша хис-кичерешләреңне чагылдыру үзе ни тора! Катлау­лырак булган саен кызыграк», – ди Әхнәф Зыякаев.

Тагын бер үзенчәлекле эше «Фаэтон» дип атала. Ул – төрле болтлар, шөрепләр, пружиналардан төзелгән атта баручы кешене хәтерләткән композиция. Аның туу тарихы да үзенчәлекле. «Кайчакта студентларга сүз белән сөйләү җитми, барысын да тотып аңлатырга кирәк. Шул тимерләрне бөгеп, төрле образларга кереп «уйнарга» туры килә. Шөрепне, пружинаны нәрсәгәдер охшату гына түгел, ул образлардан тулы бер композиция тудырырга тырыштым», – ди әңгәмәдәшем.
Рәссамның тагын бер юнәлеше – ул тимердән чүкеп ясый. Күбесенчә калын металлар белән эшләргә ярата. Тимерны кызуында сук, диләрме әле? Ниндидер образ тудыру өчен вакыт бик аз. Кызган тимер 2-3 минутта суына икән. Шуңа да тиз арада сугып, бөгеп, теләгәнеңне тормышка ашырып өлгерергә кирәк. Башта Әхнәф абый тимерче белән репетиция ясап ала. «Тимергә бер төрле итеп ике тапкыр сугып булмый, бер эшләнмә беркайчан да икенчесен кабатламый», – ди ул. Скульптура эше дә күңеленә якын. Кайчакта, образны тудыру өчен, еллар буе уйларга туры килә икән.

Әхнәф Зыякаевны бүген профессионаллар аз булу, урамнан кергән кешеләрнең сәнгатькә тартылуы борчый. Аның әйтүенчә, әти-әнисе кушканга гына рәсем сәнгатен үзләштерүчеләр дә бар. «20 студентның икесе генә рәссам булса да, яхшы санала», – ди ул. Тагын бер мөһим проб­лема – рәссамнарны яклаучы оешма юк. Шулай ук иҗат эшләрен профессионал яктан бәяләүчеләр, тәнкыйтьчеләр дә бармак белән генә санарлык. «Халык югары сәнгатьне аңлап бетерми. Нәтиҗәдә заказлар юк, рәссамнарның акча эшләү мөмкинлекләре булмый дигән сүз. Рәсем ясау пирожки пешерү генә түгел: итен, маен, бәрәңгесен кушудан тыш, акча белән исәпләнми торган вакыт һәм күңел кичерешләре дә бар.
Үзе балаларымны сәнгать өлкәсенә бирмәс идем дисә дә, өч баласының икесе аның юлын дәвам иттергән. Күңел кушкач, башкача булмыйдыр, күрәсең.

Реклама

Әхнәф Зыякаевтан булачак рәссамнарга киңәшләр:

Әгәр рәсем ясый алмый торасың икән, ясама. Әгәр инде рәсем сәнгатеннән башка яши алмасаң, димәк, бу – синеке.

Шикләнсәң, икеләнсәң – рәсем белән шөгыльләнмә.

Талант – 1 процент, 99 проценты хезмәт, тырышлык. Һәр кешене дә рәсем ясарга өйрәтергә була.

«Пшык» килеп чыгарлык булмасын. Шундый хикәят бар. Берәү дага ясарга тотына да, эше килеп чыкмый, бу металлны кабат эретә дә без ясый, анысы да килеп чыкмый, тимер кечерәйгәннән-кечерәя бара. Ахыр чиктә энә ясарга була. Металлны суытырга суга салса, ул «пшык» дигән тавыш чыгара да юкка чыга. Дагадан энә дә ясый алмаган кешеләрне әнә шулай «пшык» дип йөртәләр.

Санкт-Петербург

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: