Һәр авылның да абруйлы, хөрмәткә лаеклы кешеләре, хәтта зур бер нәселләре була. Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында да күркәм, яшьләргә үрнәк итеп куярлык матур, тырыш Мөхәмәтшиннар нәселе яши.
Миңсылу һәм Минниша гаиләсендә 12 бала туса да, алтысы гына гомерле булган. Шул алты баланың бишесе – ирләр. Һәм аларның барысы да, кендек каннары тамган туган авылларында төпләнеп калып, гомер буе механизатор булып эшләгән. Без исә шушы биш бертуганның берсе – Хәннан абый белән Талия апа гаиләсендә кунакта булдык.
Килүебез турында берничә көн алдан ук кисәтеп тә куймаган идек, тик әлеге авылга баргач, авылдашлары безгә нәкъ менә шушы гаиләгә керергә тәкъдим итте. Шул арада Талия апа коймакларын өлгертеп, Хәннан абый белән икесе дә безне, кадерле кунаклары кебек, ачык йөз белән каршы алдылар.
– Әтием Минниша гомер буе тегермәндә эшләде, йон тартты, – дип, сөйләшүебезне әтисен искә алудан башлады гаилә башлыгы. – Ул шулай ук бик күп умарта тота иде. 1941 елда тегермән ташы ярылып, уң кулын өздерү сәбәпле, сугышка бара алмады. Әнинең, башак урганда кылчык кереп, бер күзе сукырайган иде. Шулай да Аллаһы Тәгалә аларга озын гомер насыйп итте. Икесе дә 80нең теге ягына чыгып вафат булдылар. Без, балалар, гел әти янында була торган идек, барыбыз да эшләп үстек. Әти безнең өчен һәрвакыт үрнәк, терәк булды. Йөз-чалымнары белән ул хәтта «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Әлмәндәр ролен башкарган Шәүкәт Биктимеровны хәтерләтә иде.
Дүрт бертуган әтиләре Минниша белән
– Әти, мәрхүм, киң күңелле, яхшы, ярдәмчел кеше иде шул. Төн уртасында сыер бозауласа да, бер кулын селки-селки, йөгерә-атлый төшеп җитәр иде, – дип сүзгә кушыла хуҗабикә Талия апа.
Биш улының авылда төпләнеп калып, кызу урак өстендә дә, язгы кыр эшләре чорында да, кышын да тракторда, машинада эшләүләрендә әтиләренең өлеше зур була, әлбәттә.
– Мин китеп-китеп карадым, ләкин авыл гел үзенә кире тартып кайтарды. Районда да эшләп алдым, тик барыбер шушында кайттым. Тагын китмәкче идем дә, әти: «Кайтасың да китәсең, кайтасың да китәсең. Син улым, бүтән кузгалып йөрмә инде», – диде. Дөрес, аннан соң да төрле җирләргә чакыручылар булды, тик төп ризыгым менә шушында булган, күрәсең, – ди Хәннан ага.
Хәннан абый 1963 елда Алабугада шоферлыкка укып чыга. Аннан кайткач, «Беларусь» тракторында комплекста эшли. Ул чакларда силос ташыганда өчәр норма үти. «Заманында ат та җиктек, көтү дә көттек, умарта да тоттык», – дип искә ала яшьлек елларын. Тырышып эшләгәненең матур нәтиҗәсен дә күрә. Тегермәнлек авылында клуб ачылган вакытта Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа Рәхмәт хаты тапшыра. Шулай ук Хәннан абыйның хезмәт ветераны дигән статусы да бар.
Гомумән алганда, биш бертуган ир-егет: Бәдамша, Ибраһим, Хәйдәр, Мәүлә һәм Хәннан абыйларның колхозда эшләгән гомуми еллары 240ка тула.
– Туганнарымның барысы да 45-47 ел трактор, машина йөртте. Авылда калуыбызга бервакытта да бер тамчы да үкенмәдек. Аллага шөкер, тамагыбыз тук булды. Эшләдек, акчасын биреп тордылар. Хөрмәт зур иде, бәйрәмнәрдән калдырмадылар. Колхоз булганда, эшләве күңелле дә, рәхәт тә иде шул. Хәзер генә менә яшьләрне акча түләмичә җәфалыйлар. Колхоз булганда, яшьләрнең берсе дә авылдан китми иде. Өй салырга да колхоз булышты. Барыбер күңелле иде ул вакытлар. Яшь, егәрле идек. Трактор, машинадан төшмәдек. Ватылса, шундук запчастен алып кайтып бирәләр иде. Складлар тулы була торган иде. Комбайннарны да алып кайтып, яңартып кына тордылар. Ә хәзер бер комбайн гына да никадәр тора! – дип, күңелен тырнап торган хәлләрне дә кузгатып алды ул.
Хәннан абыйның дүрт туганы да тальянда сыздыра икән. Биш бертуганны хезмәт, машина гына түгел, умарталар тоту да берләштерә әле.
– Аллага шөкер, туганнар белән аралашып, йөрешеп яшибез. Барыбыз бергә җыелышкач, зур бәйрәм була. Үткәндә-сүткәндә, сез дә кергәләгез, – дип елмаеп озатып калдылар безне Мөхәмәтшиннар гаиләсе.
Балык Бистәсе, Югары Тегермәнлек
Комментарийлар